16+

Рөстәм Миңнеханов: «Гаиләләр турында кайгырту - безнең төп бурычыбыз»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гаилә елында күп балалы гаиләләргә һәм МХОдә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

"2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә елын ачу тантанасы 23 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды. Без шулай ук яхшы чара үткәрдек, күп балалы гаиләләрне кабул иттек. Гаилә - дәүләтнең нигезе. Гаиләләр турында кайгырту - безнең төп бурычыбыз», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Шәһәр һәм район башлыкларына, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында күп балалы гаиләләр һәм хезмәт династияләре белән очрашулар оештырырга, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә гаиләләр өчен тематик чаралар үткәрергә, шулай ук күп балалы гаиләләргә һәм аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә игътибар бирергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов МХОдә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүне беренчел бурычларның берсе дип атады.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading