16+

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Алексей Копунов гаиләсенә «Алтын Йолдыз» медален тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган подполковник Алексей Викторович Копуновның гаилә әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды/

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Алексей Копунов гаиләсенә «Алтын Йолдыз» медален  тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган подполковник Алексей Викторович Копуновның гаилә әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды/

Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Алексей Копуновка Россия Федерациясе Герое исеме бирелде (үлгәннән соң).

Рөстәм Миңнеханов «Алтын Йолдыз» медален хәрби хезмәткәрнең әнисенә, тол хатынына һәм улына тапшырды. Республика Рәисе Алексей Копуновның батыр һәм каһарман сугышчы, грамоталы офицер булуын билгеләп үтте. Аның фидакарь тәвәккәл гамәлләре куелган хәрби бурычларны үтәүне тәэмин итте һәм шәхси составның гомерен саклап калырга ярдәм итте. "Без Алексей Викторович белән горурланабыз һәм аның атырлыгына сокланабыз. Ул Ватанга намуслы хезмәт итү үрнәге булып тора", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Алексей Копунов МХО барышында Россия Герое исеменә лаек булган 14 татарстанлының берсе булды. Алексей Викторович Копунов 1980 елның 21 октябрендә туган. 2002 елда «Танк гаскәрләренең команда тактикасы» белгечлеге буенча Казан югары танк команда училищесын тәмамлый. Контракт буенча офицер вазыйфаларында хәрби хезмәт үтә. «II дәрәҗәдәге хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

2022 елның көзендә мобилизацияләнгән. Хезмәтен батальон командиры урынбасары, батальон командиры, мотоукчылар полкы командиры урынбасары вазыйфаларында үтә.

Авдеевск юнәлешендә оборона хәрәкәтләрендә катнаша. Быелның 21 мартында Бердычи торак пунктының Төньяк кырыенда Алексей Копунов, үзенә ышанып тапшырылган подразделение белән идарә итеп, дошманның контратакасын актив кире кага.

Сугыш барышында өч яраланган хәрбине шәхсән үзе эвакуацияли. Аларга беренче медицина ярдәме күрсәткәндә, дошман кассета сугыш кирәк-яраклары куллана. Подполковник яралы иптәшен үзе белән каплый, шуның белән аның гомерен саклап кала. Үзе яралана. Эвакуацияләүдән баш тартып, Алексей Копунов командалык итүен һәм дошманның оборона чиген өзеп чыгуына юл куймаучы хәрби бурычын үтәвен дәвам итә. Соңгы мизгелгә кадәр батырлыгын һәм ныклыгын югалтмый. Дошман тарафыннан чираттагы тапкыр кассета боеприпасы кулланганнан соң, гомерен кисәрлек җәрәхәтләр ала. Аны Казанның Арча зиратында җирлиләр.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading