16+

Рүзәл Минһаҗев: "Анда күргәннәрдән соң тормышка башкача карый башладым..."

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче, блогер, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты. Рүзәлне күпләр "Игелеккә бер адым" хәрәкәтен җитәкләүче буларак та беләләр.

Рүзәл Минһаҗев: "Анда күргәннәрдән соң тормышка башкача карый башладым..."

Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче, блогер, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты. Рүзәлне күпләр "Игелеккә бер адым" хәрәкәтен җитәкләүче буларак та беләләр.

Яңа елга кадәр ул берничә тапкыр Луганск һәм Донецкта булып, алгы сызыктагы Татарстан егетләренә җыелган ярдәм йөген озата барган иде. Мөслим районыннан киткән егетләр белән алдан ук аларның урнашу пункты турында белешкән. Чөнки Рүзәл белдерүенчә, исемле посылкалар да булган. 

Әлеге изге эшкә алынган Рүзәл кайткач, безнең белән аралашты, күргәннәре турында сөйләде.

– Ай саен Фирдүс Тямаев төркеменнән өч егет - Фирзәр Тямаев, Фидәил Фатучев һәм мин, Мөслим районыннан - Ленар Галәев, Илнар Тохбагалиев махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга, татарстанлыларга республикабыз халкы, волонтерлар, “Сугышчан туганлык” җәмгыяте әгъзалары, оешмалар ярдәме белән җыелган ярдәмне илтәбез. Белгәнегезчә, социаль челтәрләрдә "Игелеккә бер адым",  "Егет сез" дип аталган хәйрия төркемнәрен алып барам. Алар аша да бик күп ярдәм килә.  Боларга кием-салым, медицина, шәхси гигиена кирәк-яраклары, беренче чиратта кирәк булган әйберләр, тимер мичләр һәм башкалар керә. Гомумән, социаль челтәрләрдә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган төркемнәр бик күп. Алар аша республикабызның төрле төбәгендә яшәүчеләр үзләренең якыннарына исемле посылкалар җибәрә. Маршрутыбызга карап, алабыз, ияләренә тапшырабыз. Әлбәттә, бөтенесен дә түгел. Юлыбыз җаена туры килсә генә. Кайберләренең кулларына биреп булмый, чөнки без барган вакытта егетләр алгы сызыкта була. Бу очракта командирларына тапшырабыз. 

— Авылдашларың белән күрештеңме? Аларның кәефе ничек?
— Авылдашым, бергә уйнап-үскән дустым Алмаз Минһаҗев, Илназ Хөснетдинов, икетуганым Раил Заянов, Шамил Баев иң беренче эшелон белән махсус хәрби операция зонасына китте. Әти-әниләре белән элемтәгә чыга алар. Килүебезне алдан ук әйтеп куйган идем. Бик нык көткәннәр. Аллага шөкер, бар да әйбәт. Сүз дә юк, алгы сызыкта җиңел түгел. Окоплар, блиндажларда яшиләр. Саклану чаралары – каскалар, бронежилетлар, корал барысында да бар. Сагыналар, өйләренә кайтасылары килә, аларның күзенә карагач ук, бар нәрсә дә аңлашыла. Сагышлары күзләренә чыккан, моны күргәч, без бу тормышта юкка борчылып яшибез икән дип уйлап куям. Әмма алар авыл егетләре, бирешә торганнардан түгел, түземлеләр, көчле рухлылар. Һәркайсында да сугышчан рух.

– Җирле халык белән аралаштыгызмы?
– Анда күргәннәрдән соң тормышка башкача карый башладым, ничә ел буена әлеге халык изелеп яшәгән, бик аяныч. Бабайларыбыз элек әйтә иде бит, берүк ачлык-ялангачлык, сугыш афәте килмәсен, дип. Анда бар да бар. Ничә ел бомбага тотылган, ут астында яшәгән халык бик нык арыган, талчыккан, күзләрендә сагыш. Солдатларыбызга уңай карыйлар.

– Ярдәм дигәннән, алгы сызыктагы егетләребезгә ниләр кирәк?
– Бигрәк тә анда шәхси гигиена, медицина кирәк-яраклары, җылы киемнәр – көндәлектә тиз туза торган әйберләр кирәк. Шулай ук бензокискеч, изолон, монтажная пена, балта, пычкы, мич, мунча ташы, бинокль, генератор, кечкенә газ баллоннары, йокы капчыклары, оекбашларга да ихтыяҗ зур. Олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр өчен +7 917 860-32-99 телефон номеры Сбербанк картасына беркетелгән, Гөлүзә И. исемендә.  Без бердәм милләт... Безнең борчу - бер... Егетләр - без сезнең белән!!! Әйберләрне - Мөслим районы, Метрәй авылы, Пушкин урамы 51 йортка да китерергә мөмкин.
Мин рәхмәтле сезгә - КЕШЕЛЕК🙏 Йөрәкләрдә янган утны - ярдәм итеп өләшик әле...🔥🔥🔥

Фотолар: Рүзәл Минһаҗев архивыннан

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading