16+

Сәяхәткә җыенмасагыз да була: Төркия Казанга үзе килә

Казанда май ахырыннан июнь урталарына кадәр Төрек Республикасы мәдәнияте көннәре узачак.

Сәяхәткә җыенмасагыз да була: Төркия Казанга үзе килә

Казанда май ахырыннан июнь урталарына кадәр Төрек Республикасы мәдәнияте көннәре узачак.

Төркиянең һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары теләктәшлегендә оештырыла әлеге чара. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз әфәнде таныштырганча, төрек артистлары, “Нәүрүз” театр фестивале кысаларында, 27 майда Камал театрында спектакль куя. 

– Анкара белән Камал театрлары артистлары белән спектакльне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әзерләде, – диде ул.
Камал театрында 29 майда төрек суфи музыкасы концерты була. “Мир” кинотеатрында 3 июньнән башлап, 5 көн дәвамында Төркия кинофильмнары күрсәтелә. “Красная косынька” фильмын төрекләр танылган язучы Чыңгыз Айтматов әсәре буенча төшергән.

– Кино артистлары, мәсәлән, әбисе татар булган актриса Айдан Шенер киләчәкме? – дип кызыксынып, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Төркиянең кино артистлары монысында килми. Алар соңрак “Алтын мөнбәр” кинофестивале үткәрелгәндә булырлар. Айдан Шенерга без тәкъдим итәрбез, – дип җавап кайтарды Угур Йылмаз.

Казан Кремлендә 4 июньдә “Төрек чәе” белән “Татар чәе” семинары планлаштырылган.
– Төрекләр белән татарларны мәдәни уртаклык кына түгел, ә чәй дә берләштерә. Төрекләр дә, татарлар да чәй ярата, шунлыктан, очрашулар чәй табыны артында уза, – диде Генераль консул.

“Туган авылым” комплексында июнь башларында Төркия поварлары осталык дәресләре үткәрәчәк. Угур Йылмаз әфәнде искәрткәнчә, Төркия мәдәнияте көннәрендәге кайбер чараларга “чакыру билеты” белән генә кереп булачак. Төркия артистларының концертлары октябрь аена да билгеләнгән. 1980-1990 елларда бик популяр булган, Татарстанда да чыгыш ясаган җырчы, музыкант Барыш Манчо инде мәрһүм икән. 

– Төрек дәүләт театры белән хезмәттәшлек элемтәләребез көчле. Алар ел саен “Нәүрүз” театр фестивалендә катнашалар. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев төрек артистлары белән спектакль куйды. Төрек режиссеры Мостафа Көрт хәзер Камал театры артистлары белән спектакль әзерли, – диде Камал театры директоры Илфар Якупов.

Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Виктория Даутова әйткәнчә, Төркия Республикасы мәдәнияте көннәре программасы министрлык сайтына куеп барылачак. Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы да мәдәни чаралар турында социаль челтәрләр аша хәбәр итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading