16+

Скутерлар – һәлакәт чыганагы

Лаеш районында 2008 елның маенда җан өшеткеч фаҗига булган иде.

Скутерлар – һәлакәт чыганагы

Лаеш районында 2008 елның маенда җан өшеткеч фаҗига булган иде.

Скутерга утырган балалар «КамАЗ» машинасы астында калды. Өч яшьлек пассажир һәлакәт урынында ук үлде, ә скутерны йөрткән 12 яшьлек бала авыр имгәнү алды. Ул, инде 4 ел дәвамында, һаман аңсыз хәлдә ята. Двигатель күләме 50 куб см. Һәм тизлеге сәгатенә 50 километрдан артмаган скутерларны ЮХИДИдә теркәү зарури түгел. Ләкин «РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре»ндә язылганча, мопед, шулай ук скутер да транспорт чарасы булып санала. Димәк, аларны идарә итүчеләр дә кагыйдәләрне үтәргә бурычлылар. 16 яшьтән дә кечерәк балаларга мопедта яки скутерда автомобиль юлларына чыгу рөхсәт ителми. Бу кагыйдәне бозучыларга 500 сум штраф салына.
Балаларның ата-аналары һәм өлкән туганнары юл хәрәкәтендә катнашканда сабыйларга мөнәсәбәттә җаваплылык күрсәтсеннәр иде. Казан шәһәренең Киров районындагы Краснококшайский урамында «Хонда-Цивик» автомобилен йөртүче кеше өлкән яшьтәге хатын-кызны һәм аның оныкчыгын таптатты. Көчле бәрү җәяүлеләрне «Ауди» машинасына күтәреп ыргыта. Нәтиҗәдә пенсионер хатын белән икенче сыйныф укучысы булган кызчык шунда ук җан бирделәр. Һәлакәт теркәлгән әлеге урында җәяүлеләр өчен юл аша чыгу каралмаган. Югыйсә 130 метр читтәрәк кенә җир асты юл кичүе бар. Гап-гади кагыйдәләрне үтәмәвебез, ашыгу-кабалануыбыз әнә шулай олы фаҗигаләр белән тәмамлана. 20 сентябрьгә кадәр «Игътибар - балалар!» республика профилактика чарасының икенче этабы уза. Ата-аналар һәм өлкәннәр дә балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтсеннәр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading