16+

“Сәләт”кә сәяхәт: биредә Россиянең 11 төбәгеннән балалар җыелган

Җәйнең иң күңелле мизгеле – лагерьга барган вакыт. Яңа дуслар табу, уен-көлке, якты хатирәләр... "Сәләт" аланнары эшчәнлеге башланды. Без дә барып, балачакны искә төшердек, күзәтүләр ясадык.

“Сәләт”кә сәяхәт: биредә Россиянең 11 төбәгеннән балалар җыелган

Җәйнең иң күңелле мизгеле – лагерьга барган вакыт. Яңа дуслар табу, уен-көлке, якты хатирәләр... "Сәләт" аланнары эшчәнлеге башланды. Без дә барып, балачакны искә төшердек, күзәтүләр ясадык.

Кызык 1. Сары футболка, ак кепкадан 400 бала күрдек. Кәеф ничек дип сорасаң да, җаваплары бер: "Шәп! ". Әле сменаның башы гына булса да, бөтен сөрәннәрне ятлаганнар. Биредә Россиянең 11 төбәгеннән балалар җыелган. "Болгар Туган Тел" аланының төп максаты – татар телен, мәдәниятен өйрәнү. 3 ел рәттән "Болгар Туган Тел" аланы Биләрдә узган, быел исә, янәдән Болгарга кайткан. Исеме җисеменә туры килә инде хәзер.

Кызык 2. Сәлкешләрне Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде.

– Бу вакытның тәмен белеп калыгыз. Бер-берегез белән танышыгыз, аралашыгыз. Сезнең матурлык белән, республикабыз, илебез матурлана, – дип хәер-фатыйхасын бирде ул. Балалар аны "үзләренеке" кебек кабул итте. Юкка түгел икән, Тимур Сөләйманов та "Сәләт" юлларын таптаган.

– Беренче тапкыр Сәләткә 1998 елда "Сәләт-Раушан" аланына килдем. Анда танышкан дусларым белән хәзер дә аралашам. Балачак, яшүсмер чакта аралашып, үзеңне күрсәтергә кирәк. "Сәләт"тә иң мөһиме – мохит, – диде ул.

Кызык 3. Сәләт дөньясы белән таныш булмаганнарга сәлкеш, әйдаман, башҗитәк сүзләрен аңлау кыенрак. Хәзер аңлатабыз. Сәлкешләр – аланга килгән балалар, (сәләтле кеше сүзеннән). Әйдаман – балалар белән эшләүче вожатый. Башҗитәк – әйдаманнар белән эшләүче вожатый. Кыскасы: "Сәләт"нең үз иерархиясе бар.

Кызык 4. Балалар агач чатырда тора. Алар кырмыска һәм башка бөҗәкләр белән дуслашканнар да бугай. Ярый әле идәндә йокламыйлар. Чатырларның иге-чиге юк, кыр уртасында үсеп чыккан шәһәр сыман. Көннәр салкын тора, ә төннәрен температура тагын да ныграк төшә. Агач чатырда гади чатырга караганда җылырак булса да, сизелерлек. Пермь өлкәсеннән Алинә Дускаеваның моңа кадәр чатырда яшәп караганы булмаган. Беренче тәҗрибәсеннән хис-кичерешләр белән уртаклашты.

– Узган елны безнең мәктәптән 20 кеше Биләргә форумга барды. Мин, кызганыч, җитешә алмадым. Быел андый мөмкинлек барлыкка килгәч үк, ризалаштым. Һава торышы салкынча. Мин җылы яратам, төнлә әзрәк өшедем. “Сәләт” башка лагерьлардан аерылып тора. Монда милли рух сизелеп тора. Мин татар телендә чиста сөйләшмим. Бер чатырда торучы кызлар татарча бик яхшы белә. Алар миңа яңа сүзләр өйрәнергә ярдәм итә, - диде Алинә.

Кызык 5. Сәлкешләрнең уку чатырлары Илһам Шакиров, Муса Җәлил, Сара Садыйкова, Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка олуг шәхесләрнең исемнәрен йөртә. Сәлкешләр дә һәрвакыт җырлап, биеп торалар, сөрәннәр кычкыралар. Берсе истә дә калды әле: " Ал да гөл һәй, ал да гөл һәй, монда рәхәт шуны бел һәй".

– Болгарга беренче тапкыр килдем. Уфаның татар гимназиясендә укыйм, шигырь бәйгеләре, татар теле олимпиадаларында катнашып, җиңүләр яулыйм. Мин иҗади шәхес, “Болгар Туган Тел” аланында татар телен үстерүгә юнәлтелгән чараларны күрәсем килә, - диде Илдан Кәлимуллин. Балаларның лагерьга күңел ачарга гына түгел, укырга теләп килүләренә дә кул чабарлык.

Кызык 6. Балаларның нәрсә ашаганын үзебез татып карадык. Иртән чәй, ботка, булка бирделәр. Төшке ашка компот, макарон, кәтлит һәм борщ. Беренче кашыкны капкач ук, "лагерь тәме" искә төште. Ашауга зарланырлык түгел. Балаларда аллергия булса, ботканы да суда пешереп бирәләр икән. Сәлкешләр белән дә фикер алыштык.
- Бик тәмле ашаталар. Миңа барысы да ошый. Ризыкларыбыз кайнар, яңа гына пешкән, - диде Алинә Дускаева.

Кызык 7. "Болгар Туган Тел" аланы башланганын сәлкешләр генә түгел, әйдаманнар да зарыгып көтә икән. Елдан-ел бу аланга кайтучылар бихисап. Аларның берсе Рөстәм Сәләхетдинов.  “Болгар Туган Тел” аланында 2018 елда сәлкеш булып килгән. 2020 елдан башлап, һәр елны бу аланга кайта икән.

- “Болгар Туган Тел” аланын яратам, ул мине җәй буена яхшы кәеф белән тәэмин итә. Сәлкешләр бик сәләтлеләр. Төркемдә балалар бик күп. Беренче көнне үк исемнәрен истә калдырып бетереп булмый. Миннән киңәш: балаларга “йолдызым”, “матурым” дип эндәшәм, - диде Рөстәм.

Ләйсән Фәхриева да “Болгар Туган Тел” аланына 3 ел рәттән кайта.

- Балаларны яратам. Сәлкешләр шундый ихлас. Балаларга бер яхшылык эшләсәң дә, алар аны онытмаячак. Минем мәктәптә укыган вакытта сәлкеш булмадым, шуңа күрә “Сәләт” фәлсәфәсен аңлау кыенрак булды, - дип уртаклашты Ләйсән.

Шунысы кызык: бөтен әйдаманнарга “апа”, “абый” дип эндәшәләр. Аларның да күзләре янып тора. Балаларга да күңелле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading