Дустым, әгәр дә син булачак 80 бәхетле әйдаман исемлегенә кермәгәнсең икән, күпне югалткансың! Әйе, нәкъ менә шуның кадәр кеше «Сәләт» яшьләр оешмасының «Әйдаманнар мәктәбе»ндә 22-26 февраль көннәрендә «Байтик» лагерен гөрләтте. Бирегә эләгер өчен, төрле биремнәр үтәп, иң-иңе булырга тиешсең. Әлеге бәйге 2001 елдан бирле оештырыла. Максаты - «Сәләт» аланнарында эшләү...
Кемнәр катнашты?
Катнашучыларның күбесе - 1-2 нче курс студентлары. Алар - «Сәләт» белән күптәнге дуслар, ләкин араларында әлеге оешма белән тәүге тапкыр бәйләнешкә керүчеләр дә булды. Егет-кызларның шактые бу мәктәптә беренче тапкыр. Оештыручылар, моны искә алып, уенчыларны ике зур төркемгә бүлде. «Беренче лига»дагы катнашучылар «Әйдаманнар мәктәбе»ндә тәүге тапкыр катнашса, ә «Премьер-лига»дагылар исә монда инде икенче-өченче ел рәттән үз кеше. Ике төрле төркем катнашучыларына конкурслар аерым җирдә үтте.
Әлбәттә, һәр бәйгедә безнең эшләрне бәяләүчеләр кураторлар иде. Ә финал ярышларын күп еллардан бирле «Сәләт»тә үз кеше булган Альберт Шакиров, «Студентлар лигасы» президенты Тимур Сөләйманов, «Әйдаманнар мәктәбе» проектының җитәкчесе Венера Сөләйманова, һәм, әлбәттә, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир күзәтте.
Чынлап әйтәм, андагы ритмга көнләшерлек! Минут саен чара: әле «Топ-спикер», әле «Шәмчек», әле «Ажиотаж» иде.
«Топ-спикер» - ул...
Әлеге конкурс өч турда узды. «Топ-спикер» бәйгесендә катнашучыларга тема һәм аны сәхнәдә ачып салыр өчен 1 минут вакыт бирелә. Монда кул астыңда булган барлык әйберне кулланырга, сәләтеңне дә күрсәтергә мөмкин. Тамашачыга эмоциональ яктан никадәр күбрәк тәэсир итсәң, шулкадәр яхшырак. Вакытны катнашучының беренче сүзеннән саный башлыйлар. «Беренче лига» катнашучыларына «Үземнән соң мин нәрсә калдырам?», «Хөрмәтле, ..., синнән сорыйм!» дигән темалар бирелде. Катнашучыларның күбесе диярлек изгелек темасына сөйләде. Ә «Премьер-лига» темалары түбәндәге иде: «Бердән-берем», «Аккош, кара урман, зәңгәр томан», «Җиңелү вәсвәсәсе җиңү алдыннан килә». «Әйдаманнар мәктәбе»ндә беренче тапкыр катнашучыларга тема бик күпкә алдан эленде. Беренче тур белән өченче турны чагыштырып булмый, әлбәттә. Башта каушап сөйләүчеләр ахырга таба кыюланды, дулкынланмады. Кураторыбыз Нариман Динмөхәммәтов бераз «Топ-спикер» серләренә төшендерде. Катнашучы чыгыш ясаганда укымаска, темага оригиналь яктан якын килергә, сәхнәдә кулланылган әйберләре акланган булырга тиеш. Теманың исемен дә чыгыш вакытында куллану мәҗбүри түгел икән.
Серләр «шәмчек»тә ачыла
«Әйдаманнар мәктәбе»ндә «шәмчек»ләр дә үткәрелде. Нәрсә соң ул? «Шәмчек»не «Сәләт» аланында һәр төркемнең әйдаманнары белән берлектә уза торган кичке «җыелыш» дисәк тә була. Монда барысы да түгәрәккә утыра, утлар сүндерелә, шәмнәр кабызыла, тема бирелә. Һәркем аңа үз фикерен белдерергә тиеш була. «Шәмчек»тә сөйләнгән серләрне башкаларга әйтергә ярамый. Безне 6-7 кешелек төркемнәргә бүлделәр. «Мин бәйрәм уйлап табам», «Минем тормыш нәрсәсез яхшырак булыр иде?», «Дөньяны үзгәртер өчен бер көн», «Хыяллар кая илтә?» - шушындый һәм башка темалар бар иде. Мин исә беренче теманы сайладым. Беркайчан да «шәмчек» үткәргәнем юк, бераз каушата да. Тик, барысы да сөйли башлагач, курку да онытылды, ахрысы, ерып чыктым бит, тәки! Икенче көнне «шәмчек»ләрнең җиңүчеләре билгеләнде, алар аннары финалда ярышты.
«Мин һәм кулдашым» ажиотажы һәм башкалар
Әлеге конкурста парлап, ягъни кулдаш (напарник) белән ярыштык. «Сәләт» аланнарында һәр төркемнең ике әйдаманы була, аларның бердәмлеге-бергәлеге дә төркем эчендәге атмосферага шактый тәэсир итә. Шуңа бу уен аеруча файдалы. Без кулдашым Эмиль белән, төрле станцияләр буенча чабып, педагогик хәлләрне чиштек. Төркемеңдә бер малай үзенең мин-минлеген, бай әти-әни баласы икәнен күрсәтә башласа, нишләргә? Аландагы ике әйдаман бер-берсе белән дус булмаса, бу проблеманы ничек чишәргә? Әлеге сорауларга без дөрес җаваплар табарга тиеш идек. Аллага шөкер, кулдашым Эмиль - әйдаман булган кеше, шуңа да әлеге конкурс бик авыр булмады.
Мәктәп дәвамында төркемләп проектлар уйлап табу, аларны яклау булды. «Сәләт» аланнарында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яңа кичке чаралар уйлап табу, «Сәләт» лидерлар мәктәбен төзү, «Сәләт»нең электрон базасын булдыру - боларның барысын да без, булачак әйдаманнар, проектлар рәвешендә уйлап таптык.
«Интервью» дигән уенда кураторлар артистлар булды дисәм, ялгыш булмас! Алар йә сәлкеш, йә әйдаманның аландагы торышы белән бәйле берәр вакыйга күрсәтте. Менә монда чын әйдаманлыгыңны танытырга кирәк иде. Мәсәлән, бала иртә белән уянмый, ә аңа зарядкага барырга, ашарга һ.б. эшләргә кирәк.
Иң катлаулысы - финал!
Финал турына барлыгы 10 - «Беренче» һәм «Премьер-лигадан» бишәр кеше чыкты. Әле иң авыры алда иде. Финалда катнашучыларга үзләрен төрле яклап күрсәтергә туры килде. Иң авыры, мөгаен, фәнни-тикшеренү эшен башкарганда булгандыр. Монда кыска гына вакыт эчендә теманы фәнни яктан ачып салырга, аны тәкъдим итәргә тиеш идең. Темалар шактый катлаулы булды. «Яшүсмерләрдә толерантлык хисен тәрбияләү теориясе һәм методикасы», «Яшүсмернең эмоциональ сферасы» темалары сезгә дә бик ошап бетмидер, әйеме? Ә финалга чыкканнарның сайлау мөмкинлеге юк иде. Катнашучыларның әйдаманлык сәләтен сөрәннәр (кричалки) уйлап табу, логик мәсьәлә чишү, кулдаш белән бергә төркем почмагын ясауда да сынадылар.
«Өйрәнегез, үсегез! Сез - үз дәрәҗәгезнең осталары. Әле бу «Тәмамлыйбыз» дигән сүз түгел, ә «башлыйбыз» дигән фикер генә. Чөнки җәйге аланнарга әзерлек башлана. Әгәр син бүген лидер икәнсең, иртәгә моңа, әлбәттә, үз дулкыныңда булсаң гына ирешә аласың», - диде Әдип Әлмир.
Шундый тиз ритмлы финал уеныннан соң, җиңүчеләр исеме яңгыратылды. «Беренче лига» лауреатлары - А.Гарипова, Р.Нуруллин, 3 нче урын - Г.Хәсәншин, 2 нче урын - А.Садреева, 1 нче урын - А.Ломов. «Премьер-лига» лауреатлары - И.Ибраһимов, А.Әхмәдиева, 3 нче урын - К.Шәрипов, 2 нче урын - З.Шамионова, 1 нче урын - Т.Насыйбуллин. Уен шул кадәр көчле булды ки, җиңүчеләрне бер-берсеннән 0,3 балл гына аерды.
Тәмле әйбер күп булмый, диләр. Дөрес икән! Дүрт көнлек «Әйдаманнар мәктәбе» дә инде тәмам. Шундый җылы, «Сәләт» атмосферасыннан аерыласы килми. Эх, ник мин монда бер-ике елга иртәрәк килмәгәнмен?! Өйгә кайткач та, кешеләрнең урамда бик әкрен йөрүләрен сиздем: тиз ритмга ияләшкәнмен икән. Бер нәрсәне аңладым мин: «Әйдаманнар мәктәбе», яратам Сине!
Таһир Насыйбуллин, «Әйдаманнар мәктәбе»нең «Премьер-лига» төркемендә җиңүче: «Әйдаманнар мәктәбе»ндә икенче тапкыр катнашам. Үткән елгы кебек, быел да барысы да ошады. Иң истә калганы, әлбәттә, финал! Көчле көндәшләр белән ярышу бик авыр иде. Финалдагы конкурслар арасында фәнни-тикшеренү эше һәм эссе язу аеруча кыен булды, аларга күп көч куярга туры килде. Быел җиңгәч, киләсе елга «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнаша алмыйм. Куратор булып барачакмын. Ә әйдаман булып «Сәләт-Бөгелмә» аланына барырга уйлыйм. Анда сәлкеш булып ял иткәнем дә, әйдаман да булганым бар. Ә «Сәләт»тә 2005 елдан, хәзер төгәл әйтә алмыйм, әллә 33 нче, әллә 34 нче тапкыр инде...
Элина Степанова, «Әйдаманнар мәктәбе» республика конкурсының директоры: «Әйдаманнар мәктәбе» 2001 елдан бирле үткәрелеп килә, мин 2011 елда оештыра башладым. Быел әлеге конкурста беренче тапкыр - 40, икенче-өченче тапкыр 24 кеше катнашты. Гомумән, «Сәләт»тә беренче тапкыр булганнар саны 10 иде. Һәр «Әйдаманнар мәктәбе» калганнарыннан аерылып тора. Быелгысы бик көчле узды. Катнашучылар, бөтен көчләрен биреп, үзләрен иң яхшы яклардан гына күрсәттеләр. Конкурсның ошамаган яклары - аның дүрт кенә көн дәвам итүе. Кураторлар белән бергә җыелып, яңа идеяләр таба алдык, «Ел лидеры», «Ел әйдаманы» конкурсларыннан берничә яхшы фикер таптык. Үзем «Әйдаманнар мәктәбе»ндә 2006 елда катнаштым. Быелгы катнашучылар - «Сәләт»нең киләчәге һәм иң шәп әйдаманнары. Җиңүчеләр исә стипендиягә лаек була. «Беренче лига»да җиңгән кешегә - «Сәләт» стипендиясе, ә «Премьер-лига»ныкына Татарстан Республикасы Президентының стипендияләре бирелә.
Марсель Гафаров, «Беренче лига» катнашучысы: Барырга дип үткән елны уйлап йөргән идем. Тик монда студентларны гына алалар. Шуңа 1 нче курска кергәч үк бардым. Бу конкурс бары уңай эмоцияләр генә калдырды. Бигрәк тә яңа танышулар, кызыклы уеннар. Кураторлар шундый кызыклы программа төзегәннәр, аларга зур рәхмәт! «Сәләт»нең «Раушан», «Тел», «Шәхес-КВН» аланнарына әйдаман булып барырга уйлыйм.
Комментарийлар