16+

Үсмерләрне экстремистик төркемнәр йогынтысыннан ничек сакларга? 

18 апрельдә Россия Дәүләт Думасы Җинаять кодексына төзәтмәләр кертте һәм диверсия, террорчылык кебек гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгын тагын да катгыйландырды. Диверсия өчен 15 ел урынына 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә тәкъдим ителде.

Үсмерләрне экстремистик төркемнәр йогынтысыннан ничек сакларга? 

18 апрельдә Россия Дәүләт Думасы Җинаять кодексына төзәтмәләр кертте һәм диверсия, террорчылык кебек гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгын тагын да катгыйландырды. Диверсия өчен 15 ел урынына 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә тәкъдим ителде.

Ә «халыкара террорчылык» өчен җәза 10 елдан түгел, ә 12 елдан  башланачак. Террорчылык берләшмәләрендә катнашкан өчен – 10 елдан 15 елга, террорчылык эшчәнлегенә җәлеп иткән өчен 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный...
Казанның балаларга ярдәм итүче «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге педагог-психологы Антон Федякин белән үсмерләрне әйләнә-тирәнең начар йогынтысыннан саклап калу хакында сөйләштек.

– Антон Юрьевич, әйтегез әле, ни өчен балалар экстремистик берләшмәләргә эләгә?
– Үсмерләр фикердәшләр табарга, үзләрен күрсәтергә омтыла. Һәм чит илләр тарафыннан финанслана торган радикаль төркемнәр шундый мөмкинлек бирә. Алар баланың психикасы ныгып бетмәгәнен белә, аның хәленә кергән булып, бөтен проблемаларында илдәге идарә системасын гаепләп, террорчылык һәм диверсия гамәлләре кылырга этәрә. Шул рәвешле, экстремистик төркемнәр яшьләрнең тормышын җимерә, аларның гаиләсенә зур фаҗига китерә. 
Мәсәлән, башта бала социаль челтәрдәге яки телеграм-каналдагы берәр шундый төркемгә языла һәм капкынга эләккәнен сизми дә кала... 

– Бүген үсмерләр арасында агрессиягә корылган «футбол хулиганнары», чәчләрен пеләшкә ала торган скинхедлар, Япония мультфильмнары һәм комикслары тәэсирендә барлыкка килгән «аниме»чылар, мәктәптә җинаять кылырга этәргән Россиядә тыелган террорчылык оешмасы кебек нәфрәт хисләрен үстерә торган субкультуралар популяр. Моның сәбәбе нидә? 
– Мондый субкультураларның максаты – кешедә нәфрәт хисләре уяту, чөнки шул вакытта аңардан экстремист һәм террорчы әзерләп була. Ә экстремистларны, террорчыларны җәмгыятьтәге тынычлыкны юкка чыгару, Хөкүмәт кабул итә торган карарларга йогынты ясау һәм башкалар өчен файдаланалар.

– Акча өчен машинага, хәрби комиссариат бинасына ут төрткән үсмерләр тоткарланган иде. Әти-әниләре алар өчен җавап тотамы?
– Агрессив идеология сеңдерү алымын гына түгел, җиңел генә баерга теләүчеләрне дә файдаланырга мөмкиннәр. Баланың матур әйберләргә, шул ук смартфонга кызыгуы табигый бит, ләкин ул акчаны ничек эшләп булганын гына аңлап җиткерми...
Әти-әниләр балаларына җинаятьчел гамәлләр һәм алар өчен нинди җаваплылык янавы турында аңлатырга тиеш. Мәктәп, көллият һәм югары уку йортларында да аңлату эшләре алып барырга кирәк. 

Җинаятьчеләр, баланың башын бутап: «Син әле бала гына, сиңа моның өчен берни дә булмый», – дип ышандыра. Шуны исегездән чыгармагыз – барыбер җавап бирергә туры киләчәк! Шул исәптән, баланың әти-әнисенә дә.

Бездә бит сабыйны гел карап-тәрбияләп торалар да, бераз үсә төшкәч, мөстәкыйльлек бирәбез дип, игътибарны киметәләр. Әти-әни үз эшенә, өй мәшәкатенә чума, ә үсмер үз-үзенә хуҗа булып кала. Аның борчулы көннәрендә янәшәсендә әти-әнисе терәк булмый икән, бала тирә-юньдәге яшьтәшләренең фикеренә таяна башлый. Бүген үсмерләр интернетка ияләште, ә социаль челтәрләрдә шуларны күзәтеп утыручы махсус төркемнәр бар. Чит кешеләрнең сүзенә ияргән бала үзенең ниндидер начар гамәл кылуын аңламый да кала... 

Шуңа күрә гаиләдә бала һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Аны спортка тартырга яки төрле иҗади шөгыльләр белән кызыксындырырга кирәк.

Дмитрий Шатров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading