16+

Соңгы кыңгырау чыңлады, кесәгә кырау сукты...

Узган атнада мәктәпләрдә соңгы кыңгырау шалтырады. Бу исә, ни дисәң дә, әти-әниләр кесәсенә дә саллы гына кагылып үткән зур бәйрәм.

Соңгы кыңгырау чыңлады, кесәгә кырау сукты...

Узган атнада мәктәпләрдә соңгы кыңгырау шалтырады. Бу исә, ни дисәң дә, әти-әниләр кесәсенә дә саллы гына кагылып үткән зур бәйрәм.

Әзерлек чаралары инде артта калды, тугызынчы һәм унынчы сыйныфны тамамлаучылар имтихан бирергә кереште. Тиздән аттестат алырлар, чыгарылыш кичәләре узар. Димәк, яңа чыгымнар. Әти-әниләрдән шул хакта белештек. 

Гөлүзә Назмиева, Арча, Сөрде:

– Безнең олы кызыбыз Алсу быел Кенәр урта мәктәбенең тугузынчы сыйныфын тәмамлый. Укуы әйбәт, борчылсам да, имтиханнарын әйбәт бирәчәгенә ышанам. Ирем белән 3 кыз үстерәбез, икенчесе 2 сыйныфта укый, төпчегенә әле өч кенә яшь. Соңгы кыңгырау бәйрәменә дип акчаларны ел башыннан әз-әзләп җыя килдек. Берьюлы чыгарып бирергә күп булыр дидек. Барысы – 4000 сум. Бөтен кирәк-яракларны юнәтергә шул җитте. Альбомнары гына да 3000 сум тора бит, ленталары да шул хакка кергән. Чыгарылыш кичәсенә күлмәкне дә сатып алдык, туфлие белән ул да 4000 сумга төште. Казанга ук барып йөрмәдек инде, безнең Арча базарында да кием-салымны мулдан саталар, шуннан сайладык. Үзенең медицина училищесына укырга керәсе килә дә, билгеләре күрсәтер. 

Гөлнур Саматова, Мамадыш, Түбән Тәкәнеш:

– Улыбыз Илмир быел унберенче сыйныфны тәмамлый. Бүген беренче имтиханы, күңелемнән гел догада, Аллаһы зиһенен ачсын, тел ачкычлары бирсен иде дип телим. Болай әйбәт укыды, билгеләре 4 ле дә 5 ле. Тугызынчы сыйныфны 15 укучы тәмамлаганнар иде, унберенчегә 3 укучы калдылар. Соңгы кыңгырау бәйрәменә бер тиен дә җыешмадык. Илмир улым үзе җәй буе акча эшләде, аена 35 мең хезмәт хакы алды. Картасында акча җитәрлек булгач, безне борчымады, чәчәкләргә, кирәк-яракларга үзе генә түләде.  Имтиханнарын биреп бетермичә, чыгарылыш кичәсе турында сөйләшмибез дидек. Күпмегә төшә, ничә сумнан җыелышырга туры килер, төгәл генә әйтә алмыйм. Егермедән артык укытучы, 3 укучы... 
Кайсы уку йортын сайларга әлегә икеләнәбез. Абыйсы – Илнур Казанда Аграр университетта укый. Баштарак Түбән Камага шәһәрендә нефтьче һөнәренә укырмы дигән идек тә, әтисе кире уйлады, Казан ягын сайларбыз кебек.  

Гүзәл Мөхәммәтшина, Балтач:

– Әмир улым тугызынчы сыйныфны тәмамласа да, мәктәптә укып калачак әле. Нияте – табиб булу, мин гомерем буе фельдшер булып эшләдем, үз һөнәрем белән аның хыялына юл бирдем. Бер сыйныфта – 27 укучы, 4 параллель, барысы 88 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый.  Бәйрәмгә дип махсус акча җыешмадык, әти-әниләр ел башында ук балаларга карталар булдырдык. Акча тотарга өйрәнсеннәр өчен дә бик әйбәт, нәрсәгә тотканнарын контрольләп барабыз. Чәчәкләргә балалар үзләре түләде, без белмәдек тә. Ә менә чыгарылыш кичәсе турында очрашып сөйләштек, әмма акча мәсьәләсен кузгатмадык. Имтиханнардан соң барысына да өлгерәбез, иң мөһиме әйбәт билгеләр белән генә куандырсыннар. Хәер, 2 350 сум тирәсе альбомнарына дип кенә җыйдык.

 Гөлнара Хәйриева, Балык Бистәсе, Биектау:

– Әмирхан улым – өченче балам. Тугузынчы сыйныфны тәмамлау алдында, химиядән имтиханын тапшырды, күңеле шат, барысын да эшләдем ди. Тугызынчыдан соң китәр уе да бар иде. 3 яшеннән әтисез үскән бала, терәгема дә, киңәшчем дә, син киткәч улым ялгызым нишләрмен дигән сүзем җитте – кире сүтелде. Уйчанланып калды, сизәм, үзенең дә күңеле канат очрырырга әзер түгел. Өй җанлы бала, әтисез бик иртә тормышка берегеп үсте. Әтисе бу якта данлыклы көрәшче иде, мәһабәт гәүдәле, ике метрлы ир, 40 яшендә йөрәктән китеп барды – миокард инфаркты. Әмирханда да көрәшчеләр каны ага, узган ел сабантуйларында призлы урын да алды, ел дәверендә дә бик шөгыльләнмәкче иде дә укуы белән генә тыеп килдек. Имтиханнарга әзерлек дия килдем. Укуы бик әйбәт, чирек саен өч кенә 4 лесе чыга, калганнары гел 5 ле. 
Быелгы соңгы кыңгырау бәйрәме минем өчен дә икеләтә дулкынландыргыч. Үзем шушы мәктәптә укытучы булып эшлим. Улым тугузынчы сыйныфны, ә беренче сыйныфта укыткан бала унберенче сыйныфны тәмамлый. Тугызынчыда саннары ишле иде дә, унберенчегә бер генә укучы калды шул... 
Әмирхан киләчәген компьютерлар белән бәйләр кебек. Үзе компьютер җыйды бит, аны Казанга гамәле конференциягә дә алып абрдык. Интернетка тоташтырды, өйдә шуның белән эшли. Өметем зур үзенә, ике кызымнан соң туган терәгем дим. Әтисе исән булса аның өчен бик куаныр иде дә...
Ә акча җыешуга килгәндә авыл җирендә алай зурдан купмыйлар. Укытучыларга чәчәк алып, рәхмәтебезне җиткерәбез дә шуның белән вәссәаләм. Альбомнар ясатабыз. Бәясен әлегә белмибез.  
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading