16+

Табибларга 500әр мең сум акча бирәчәкләр

Быел ТР сәламәтлек саклау өлкәсе алдында нинди максат-бурычлар тора, нинди яңалыклар көтелә һәм нинди мәсьәләләрне хәл итәсе бар? Бу турыда узган атнада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә һәм ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләштеләр.

Табибларга 500әр мең сум акча бирәчәкләр

Быел ТР сәламәтлек саклау өлкәсе алдында нинди максат-бурычлар тора, нинди яңалыклар көтелә һәм нинди мәсьәләләрне хәл итәсе бар? Бу турыда узган атнада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә һәм ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләштеләр.

Белгечләр һаман җитми...
Табиблар кытлыгы сәламәтлек саклау системасында әле дә иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә 672 буш урын бар: участок терапевтлары, педиатрлар, гомуми практика табиблары, офтальмологлар, невропатологлар, эндокринологлар, амбулатор звенода хирурглар кирәк. Татарстанда хәзерге вакытта барлыгы 12 мең 180 табиб эшли. Ләкин аларның да инде 21,2 проценты пенсия яшендә, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. Бүген кадрларны җәлеп итүнең төрле ысуллары кулланыла. Шуңа караган төп яңалыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә җиткерде: республикага Россиянең башка төбәкләреннән күчеп килүче табибларга 500әр мең сум акча биреләчәк. Табиблар бу акчаларны торак алу өчен беренчел кертем итеп куллана алачак. Шул рәвешле ел саен читтән килгән медицина хезмәткәрләре өчен 100әр млн сум акча бүлеп бирелү каралган.
Авыл турында сөйләгәндә, узган елны авыл җирендә урнашкан медицина учреждениеләренә 35 яшькәчә 35 табиб эшләргә кайткан. Быел исә авылга 80 яшь белгеч кайтырга мөмкин, әлегә шуның кадәр гариза расланган. Белүебезчә, авылга эшләргә кайткан яшь табибларга ярдәм буларак 1 млн сум күләмендә акча бирелә. Әлеге программа быел да дәвам итәчәк.
Төзиләр һәм яңарталар
Быел Татарстанда 175,9 млн сумга республиканың 43 районында 75 модульле фельдшерлык-акушерлык пункты (ФАП) төзелү планлаштырыла, моннан тыш, шундый 252 медицина учреждениесен төзекләндерергә ниятлиләр. 2014 елда беренчел звенога зур өстенлек бирәчәкләр, барлыгы 432 беренчел ярдәм күрсәтү объектын төзү һәм төзекләндерү күздә тотыла. Моның өчен 330 млн сум бүлеп бирелгән.
Яңалыкларның тагын берсе: Казанда 1 нче балалар хастаханәсе каршындагы дәваханәне ремонтлау һәм яңа төзекләндерелгән бинада ашыгыч медицина ярдәме станциясе филиалын урнаштыру планлаштырыла. Ул Фучик урамындагы микрорайонда барлыкка киләчәк.
Тормышларына куркыныч янаган авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү схемасы да хәзер үзгә. Бүген ул Казанның төп өч үзәгендә башкарыла. Алар - Республика клиник хастаханәсе, 7 нче шәһәр хастаханәсе, шулай ук «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ААҖ. 2013 елның октябреннән ашыгыч ярдәм машиналарына бөтен шәһәр буйлап дежур клиникаларга барырга кирәкми, аларның һәрберсе аерым бер үзәккә беркетелгән. Мотоциклларда йөри торган ашыгыч ярдәм бригадасы да уңай нәтиҗәләр бирә.
Хезмәт хакы күпме?
Хезмәт хакына килгәндә, гыйнвар башына булган мәгълүматлар буенча, табибларның уртача хезмәт хакы бүген 33 мең сумга тигез. Коллегиядә Гадел Вафинның участок табибларының - терапевт, педиатр һәм тар профильле белгечләрнең хезмәт хакын арттыру буенча тәкъдиме дә хупланды. Моның өчен 360 млн сум бүленә.
Диспансерлаштыру дәвам итә
Билгеле булганча, узган елны Россия Хөкүмәте киң масштаблы акция башлап җибәрде: хәзер барлык субъектларда да диспансерлаштыру үткәрелә. Республикада бушлай медицина тикшерүе үткәрүне инде узган елның май аенда башлап җибәрделәр. Нәтиҗәдә, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин әйтүе буенча, 2013 елда Татарстанда 530 мең кеше диспансерлаштыру үткән. Бу вакытта 74 мең кешедә кайбер авырулар беренче тапкыр ачыкланган. Яңа ачыкланган авыруларның 39 проценты йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән бәйле булса, авыруларның 20 проценты - эндокрин система һәм туклану бозылуга, 7,5 проценты - сидек-җенес органнары системасына, 4 проценты сулыш органнарына кагыла. Узган елгы тикшерү барышында авырулары беленгән кешеләрнең 2068ендә (0,4 процент) ниндидер шеш булуы ачыкланган, шулар арасыннан 558 кешедә яман шеш табылган. Диспансерлаштыру узганнан соң, 34 мең кеше күзәтү астына алынган. Гадел Вафин әйтүе буенча, ел саен республикада халыкның 20 проценты диспансерлашу узарга тиеш, бу - 611 мең кеше дигән сүз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading