16+

Тарихи ядкарьләребезгә туристлар агыла

Быел Болгарда туристлар саны 173 меңгә җиткән, туристлыктан кергән акча да, узган еллардан аермалы буларак, шактыйга арткан, ул 10,649 млн сум белән исәпләнә.

Тарихи ядкарьләребезгә туристлар агыла

Быел Болгарда туристлар саны 173 меңгә җиткән, туристлыктан кергән акча да, узган еллардан аермалы буларак, шактыйга арткан, ул 10,649 млн сум белән исәпләнә.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительләр советы утырышы узды. Совет рәисе, ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, утырышны ачып, Попечительләр советына үзгәрешләр кертелүен игълан итте. ТРның Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров шушы совет рәисе урынбасары булырга ризалыгын бирде, составка тагын Кафил Әмиров, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты директоры Павел Юдин, Өлкәара фәнни-реставрацияләү сәнгать идарәсе башлыгы Андрей Козлов та кертелде.
Утырышта чыгыш ясаган Спас районы хакимияте башлыгы Камил Нугаев сүзләренчә, изге Болгарны торгызу программасы шактый уңышлы булган: туристлар саны быел 173 меңгә җиткән (былтыр - 133,5 мең), туристлыктан 10,649 млн сум акча эшләгәннәр (былтыр - 2 млн). Болгарның Ак мәчетенә җомга намазларына йөрүчеләр дә бар икән. Ләкин проблемалар да юк түгел: туристлар сезонында 30-40 экскурсовод җитми, шифаханә төзү, сервис булдыру кирәк.
Утырышта төп сүз 2013-2015 елларга каралган «Мәдәни мирас - Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар» комплекслы проектын 2014 елда гамәлгә ашыру турында да барды. Бу проект белән инде 3,5 еллап шөгыльләнәбез, төрле юнәлешләрдә, шул исәптән фәнни-эзләнү юнәлешендә ниятләнгәннәр үтәлә бара, командабызның квалификациясе сизелерлек күтәрелде, әйтергә кирәк, үзеңне яхшы якка үзгәртә, сафландыра икән бу эш, шуның өчен генә дә аның белән шөгыльләнү кирәк, дигән фикердә тора М.Шәймиев. Хәзергә кадәр шактый эш башкарылды, ә ул безнең өчен яңа, ләкин эш тагын да артты, катлаулыракка әйләнде: тагын да күбрәк институтлар, дәүләт органнары, интеллектуаль өлкә җәлеп ителә тора. Хәер, Россия шартларында эш җиңелләрдән түгел, һәрвакыт акча җитми... Могҗиза булмас, әмма алынган эшне тел-теш тидермәслек итеп башкарып чыгасы бар, дип өндәде М.Шәймиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading