16+

Татар теле укытучыларын бер мәйданган туплыйлар

12-14 ноябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия Туган тел форумы узачак. Чарага илебезнең 30 төбәгеннән 800дән артык кеше чакырылган.

Татар теле укытучыларын бер мәйданган туплыйлар

12-14 ноябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия Туган тел форумы узачак. Чарага илебезнең 30 төбәгеннән 800дән артык кеше чакырылган.

Алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслек авторлары, тел галимнәре, туган телдә белем бирүче оешма вәкилләре, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән мәгариф белән идарә итү органнары, Конгресс канаты астында эшләүче татар оешмалары, татар милли автономия рәисләре һәм вәкилләре бар. Форумда катнашучылар өчен киң күләмле эш һәм күңел ачу программасы каралган. 

-    Бөтендөнья татар конгрессының ел дәвамында дистәләгән проекты гамәлгә ашырыла. Бу проектлар барысы да халкыбызның төрле катламнарын бергә туплау, аларны Татарстанга, Казанга тарту көченә ия.  Быел беренче тапкыр Россия күләмендә Туган тел форумын оештырабыз. Илебезнең 30дан артык төбәгеннән 800дән артык кешене бер мәйданга туплыйбыз.  Төп максатыбыз - татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, бу юнәлештә эш алып баручы мәгариф хезмәткәренә уку-укыту методикасы белән генә мавыкмыйча, милли хәрәкәтнең вәкиле буларак эшләү мөһимлеген аңлату. Бүгенге көндә туган тел мәсьәләсе ул – көн кадагындагы мәсьәлә. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. Бу гыйбарә барыбызның да күңелендә, - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров. 

Бүгенге көндә Россиянең 24 төбәгендәге 1100гә якын мәктәптә ( шуларның 400гә якыны Башкортстанда) татар теле предмет буларак укытыла. Моннан тыш, мәчет-мәхәлләләр, мәдәният оешмалары, татар оешмалары каршында татар теле өйрәтү курслары эшләп килә. Быел ил күләмендә бөтен туган тел укытучыларын берләштерү өчен Татар теле укытучылары ассоциациясе оешты. “Ялгыз агачны җил сындырачак” дигән әйтемне искә төшереп, бу ассоциация төзелү зур алга китеш булуы әйтелде.

Бөтенроссия Туган тел форумын ел сан оештырырга ниятлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading