Татарстан урманнарында янгынга каршы режим кертелде
Республикада аномаль эссе һава урнашты. Мондый чорда коры үләннәрнең һәм чүп-чарның янып китү очраклары күбәя. Бу утның торак корылмаларга һәм урманнарга кабу ихтималлыгын арттыра.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Республикада аномаль эссе һава урнашты. Мондый чорда коры үләннәрнең һәм чүп-чарның янып китү очраклары күбәя. Бу утның торак корылмаларга һәм урманнарга кабу ихтималлыгын арттыра.
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев әйтүенчә, шушы хәлләрне күздә тотып, республика урманнарында 16 июльдән башлап янгынга каршы махсус режим кертелгән. Узган ел бездә урман янгыннарына юл куелмаган. Хабаровск краенда быел 604 янгын чыккан инде. Әле хәзер дә 120 мең гектарда тайга мәйданнарын сүндерү чаралары күрелә. Татарстанда урманнарның 530 мең гектарын ылыслы агачлар тәшкил итә, ә алар тиз кабынып китүчән.
Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сүзләренә караганда, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарында урманнарның янгын хәвефлелеге иң югары (5 класс) чиккә җиткән. «Һава температурасының уртача тәүлеклек күрсәткече нормадан 5-6 градуска югары. Августта явым-төшемнәр көтелә, температура да нормага якын булачак. Сентябрьдә янә коры һәм эссе булыр дип фаразлана», - диде Сергей Захаров. Алдагы көннәрдә яшенле яңгырлар һәм җилнең көчәюе көтелә, ләкин болар урманнарда янгыннар чыгу куркынычын ахыргача хәл итмәячәк.
Татарстан урманнарында, авыл хуҗалыгы кулланышындагы кырларда ут кабызу вакытлыча тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар