16+

Татарстанда аю күрсәң, акыр да бакыр, ул тавышны яратмый, бахыр

Татарстанда табигатьнең саклаулы җирләре 465,109 гектарны тәшкил итә, бу республиканың барлык территориясенең 7 проценты.

Татарстанда аю күрсәң, акыр да бакыр, ул тавышны яратмый, бахыр

Татарстанда табигатьнең саклаулы җирләре 465,109 гектарны тәшкил итә, бу республиканың барлык территориясенең 7 проценты.

Якутиядә- тыюлык, Татарстанда- алгарыш

Республикадагы аеруча саклаулы табигать территорияләренең икесе- федераль дәрәҗәдә, ә 187се төбәк әһәмиятендә. Моннан тыш, 29 заказник эшли, 149 табигать һәйкәле исәпләнә. Мәсәлән, Тукай-Кырлай урманы табигать һәйкәле санала.

 —Россиядә иң күп аеруча саклаулы табигать территорияләре  Якутия җирлегенә туры килә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте дә бездә табигать тыюлыкларын саклауга һәм үстерүгә нык игътибар бирә, эшчәнлегебездә ярдәм күрсәтә. Быел тагын Минзәлә, Алексеевск, Балык Бистәсе, Азнакай, Чистай һәм Апас районнарында аеруча саклаулы табигать территорияләре оештырылачак. Татарстанда халык та, сәнәгать предприятиеләре дә, торак җирлекләр дә, авыл хуҗалыгы эшчәнлегендәге җирләр дә күп. Шунлыктан, табигатьнең саклаулы территорияләре дә, әлбәттә инде, Якутиядәгедән азрак,- диде Татарстан Республикасының биологик чыганаклар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстанда “Түбән Кама” милли паркы һәм “Идел- Чулман” дәүләт табигать биология мохите тыюлыгы- иң колачлылары.

Тәүге сүз - “әни”, икенчесе- “табигать”

—Балаларны табигатькә хөрмәт сыйфатында тәрбияләп үстерү кирәк. “Җир көне”, “Кошлар көне” пропаганда чаралары әһәмиятле.  Суның һәм һаваның чисталыгы, яшеллекнең үсеше һәм сакланышы кешелекнең бүгенге, шулай ук киләчәктәге яшәеше нигезе. Узган ел табигатькә зыян ясаучыларга карата 400 административ эш кузгатылды, 70 миллион сум штраф түләттерелде. Хуҗалык эшчәнлегендә табигатькә зыян салудан бик нык саклану таләп ителә. Татарстанның нефть һәм сәнәгать предприятиеләре табигатьне саклауга да лаеклы хезмәт өлеше кертәләр,- диде Федор Батков.

Әлеге сүзләрне Казан федераль университеты профессоры, биология фәннәре докторы Татьяна Рогова да куәтләде.

 —Табигатьне саклау кешенең үзе өчен үк кирәк. Шунлыктан, табигать чыганакларыннан белеп һәм сак файдалану зарур. Торак пунктлар янында көнкүреш калдыклары полигоннарын тирәнтен уйлап проектлау һәм төзү мәслихәт. Авыллардан да көнкүреш калдыкларын җыеп алып китүнең гамәлгә кертелүен бик хуплыйм, чөнки чүпләр ерганакларга һәм елга буйларына түгелә иде. Хәзер “Экология каркасы” дигән проектлар башкарыла. СССР чорында “Территориаль комплекслы схема” дигән программа бар иде. 1980 елларда Мәскәү һәм Таллин шәһәрләренең экологиясен саклауга юнәлтелгән чаралар планы кабул ителде. Казан шәһәрен колачлаган схема да әзерләнә башлаган иде,- дип, тарихи фактларны да искә төшереп сөйләде Татьяна Рогова.

 Лениногорск мактау сүзе ишетте

Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова видеоэлемтәгә чыкты. Ул сүз алганчы Федор Батков “бу район табигатьне саклауга зур тырышлык күрсәтә” дип әйтеп куйды.

 —Урманнар районыбызның 27 процент өлешен били. Анатолий Щеповских исемендәге “Степной” заказнигыбыз бар. Аны саклауга һәм үстерүгә әһәмият бирәбез. Ел саен “Парклар маршы” халыкара экология чарасында актив катнашабыз. Мәктәпләрдә укучыларга экологиягә кагылышлы дәресләр үткәрелә, табигать һәйкәлләренә экскурсияләр оештырыла,- диде Зөлфия Михайлова.

 Урманга кычкыра-кычкыра керегез

 Республикадагы 631 төрдәге биочыганаклар (үсемлекләр, агачлар, гөмбәләр, кошлар, балыклар,..) Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән. Көрән аюларга бетү куркынычы янамый әлегә. 2025 елда Татарстанның “Кызыл китабы”ның чираттагы томын чыгару ниятләнелә, аны әзерләүгә республика бюджетыннан 10 миллион сум бирелгән.

 —Көрән аюлар бездә кайсы районнарда күзәтелә?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

 —Татарстанда көрән аюлар вакыт-вакыт 140 берәмлеккә җитә, даими рәвештә 50-60 аю бар. Аюларның йөрүе Әгерҗе, Мамадыш, Теләче, Балык Бистәсе, Саба, Арча, Биектау, Тәтеш урманнарында күзәтелә. Урманнарга кычкыра-кычкыра, агачларга суга-суга керегез, аюлар тавыштан курка. Әгәр дә инде аю каршыгызга чыкса, аны котыртмагыз, ашатырга омтылмагыз, борылып йөгермәгез. Берәр агачка яки агач төбенә басып, каты итеп кычкырыгыз, кулларыгызны күтәреп болгагыз,- дип җавап кайтарды Федор Батков.

 —Аю үзеннән зурраклардан курка,- дип тынычландырды Татьяна Рогова да.

 Ләкин, урманга кергәндә сак булу зарур. Көрән аюларның авырлыгы 500 килограммга кадәр җитә. Татарстанда 150-200 килограмм авырлыктагы аюлар бар. Андый авыр һәм көчле җәнлеккә каршы торып булмый, тамагың ярылганчы кычкырсаң да ярдәме тимәскә мөмкин.

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading