16+

Татарстанда кайсы предприятиеләр табигатькә зур зыян сала?

Идел-Чулман төбәгендәге предприятиеләргә табигатькә ясаган зыяннары өчен быел 1,15 миллиард сум штраф салынган. Шуның 121 миллион сумы түләнгән.

Татарстанда кайсы предприятиеләр табигатькә зур зыян сала?

Идел-Чулман төбәгендәге предприятиеләргә табигатькә ясаган зыяннары өчен быел 1,15 миллиард сум штраф салынган. Шуның 121 миллион сумы түләнгән.

“Звениговский” кооперативы, “УК ПЖКХ” төбәк операторы, “Татнефть” җәмгыяте, “Питрәч коммуналь челтәре”, “Түбән Кама нефтьхимия” предприятиесе, Зәй Водоканалы, Яшел Үзән Водоканалы, Чистай Водоканалы,  “Казан органик синтез” предприятиесе, “Арча” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Әлмәтнең “Экосервис” җәмгыяте тирә-юнь мохитне саклау турындагы кануннарны тупас бозганнар.

 — Казансу елгасы суының нык пычранганлыгы турында хәбәр кергәннән соң Арча һәм Биектау районнарында эзләнү үткәрелде. Нәтиҗәдә, “Арча” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең елгага пычрак матдәләр агызуы ачыкланды, - диде Россия табигатькә күзәтчелекнең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

 Чүплек һаваны пычрата

Казанлылардан, бигрәк тә, “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләрдән һавада начар ис булуыннан зарланып, 305 мөрәҗәгать кергән.

— Тикшерү барышында “УК ПЖКХ” төбәк операторының Химическая урамындагы полигонында зарарлы сыекчаларның читкә агып чыгуы билгеле булды. Әлеге сыекчаларда нитратның нормадан 11 мәртәбә, нитритның-15 мәртәбә һәм цинкның 1,5 мәртәбә күбрәк булганлыгы ачыкланды. Төбәк операторына 300 мең сум штраф салынды, - диде Фаяз Шакиров.

Химическая урамындагы “Восточный” полигонында 2нче карта төзелеше бара. Фаяз Шакиров әйткәнчә, көнкүреш каты калдыкларын туплый торган бу чокырның (карта) мәйданы 19,2 гектарны тәшкил итә, төзелеш быелның декабренә тәмамланачак.

 Су чигенүгә йорт салма

Быел Иделдә һәм Казансуда су саегу аеруча нык күзәтелә. Югары Ослан янында Иделдә су биеклеге Балтый үлчәү системасы буенча 50,46 метрны тәшкил итә.

— Су кимү сәбәпле, ярлар чыгу бу яр һәм сулык түгел, дигәнне аңлатмый. Су булмаган очракта да, ярлар читләрендә төзелешләр алып бару тыела, - дип кисәтте Фаяз Шакиров.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading