16+

Татарстандагы игелекле гамәлләр бөтен Россиягә үрнәк итеп күрсәтелә

Республикада 2010 елдан башлап “Игелекле Татарстан” (“Добрый Татарстан”) конкурсы үткәрелә.

Татарстандагы игелекле гамәлләр бөтен Россиягә үрнәк итеп күрсәтелә

Республикада 2010 елдан башлап “Игелекле Татарстан” (“Добрый Татарстан”) конкурсы үткәрелә.

—  Бәйгенең максаты- иреклеләрнең җәмгыятьне үстерүгә керткән хезмәтләренә теләктәшлек күрсәтү, волонтерлык хәрәкәтен пропагандалау,-диде “Татарстан Республикасында иреклеләрнең мәгълүмат-ресурс үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбәракшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә. 

Конкурска ел саен 140тан артык эш тапшырыла. Узган елгы җиңүчеләр-волонтерлар Марина Власова белән Аммар Хуссейн:”Без ниндидер грамоталар турында уйламадык. Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алганлыгыбызга сөенеп эшләдек һәм эшлибез”,-дип, бер үк фикерне әйттеләр.

—Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада иреклеләр-волонтерлар хәрәкәтенә зур әһәмият бирә, ярдәм күрсәтә. Казандагы волонтерлык хәрәкәте Универсиада узган 2013 елда үзен бөтен дөньяга танытты. Казандагы волонтерлык Россиядәге волонтерлык хәрәкәтенә нигез булды, чөнки Сочи Олимпиадасы планда тора иде. Татарстанда волонтерлар тарафыннан башкарыла торган игелекле гамәлләр бөтен Россиягә үрнәк итеп куела,-диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Эфирда игелек 2023” (“Добро в эфире 2023”) конкурсы да үткәрелә. Конкурска эшләрне 30 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 14 декабрьдә Казанда Баширов исемендәге IT-паркта була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading