16+

Татарстаннан Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм дә һәм күңел җылысы да агыла

Татарстаннан, “Бердәм Россия” партиясе теләктәшлегендә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә янә 200 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде.

Татарстаннан Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм дә һәм күңел җылысы да агыла

Татарстаннан, “Бердәм Россия” партиясе теләктәшлегендә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә янә 200 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде.

Бу партия тарафыннан озатылган иң зур автоколонна. Йөк төзелеш чималларыннан, эш коралларыннан, электр җиһазларыннан гыйбарәт. Шулай ук, өс киемнәре, компьютер җиһазллары, мәктәп укучылары өчен лингафон кабинетына “Диалог-М” аппаратлары, азык-төлек тутырылды. 

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге узган елның июленнән башлап, инде 16 автоколонна ярдәм оештырды. Мисал өчен, Түбән Кама шәһәре халкы 55 тонна, ә Мамадыш районында яшәүчеләр 20 тонна гуманитар ярдәм туплады. Районнарда гуманитар ярдәмне җирле активистлар белән бергәләшеп “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” әгъзалары җыйды.

— Гуманитар ярдәм автоколоннасы Халыкара өлкәннәр көненә багышлап озатылмаса да, анда өлкәннәр өчен махсус гигиена әйберләре дә җибәрелде. Татарстаннан Лисичанск шәһәрендә бик күп волонтерлар эшли. Алар анда тормыш-көнкүрешне җайга салуда катнаша, гуманитар ярдәмне өлкәннәрнең яшәү урыннарына илтеп тапшыруда да булыша,-диде Татарстанның хезмәт, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Эльмира Зарипова.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Лисичанск шәһәрендә эшләүче татарстанлы-волонтерларны мактады.

— Кызганыч, анда торак шартлары бөтен кешенеке дә юк. Ялгызак пенсионерларның һәммәсе дә кышка утын әзерли алмый. Волонтерлар буллыша. Аларга ярдәмнәре өчен рәхмәт!-дип язды Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading