Узган ялларда Рөстәм Миңнеханов Казанда Иске һәм Яңа Татар бистәләрен йөреп чыкты.
Беренче объект - Каюм Насыйри җәяүле урамының парковка зонасына әверелгән өлеше. Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИгә Казан Башкарма комитеты белән бергә җәяүлеләр өлешен киңәйтергә, машина кую урыннарын башка җиргә күчерергә, шулай ук Фатих Кәрим урамын туристлар автобуслары туктап тору урыны итеп җайлаштырырга тәкъдим итте.
Икенче объект - «Кәвешче йорты» торак архитектурасы ядкәре. XIX гасыр азагында кәвешче Кәрим төзегән бина, революциядән соң аны коммуналь фатирлар итеп үзгәртеп корганнар. 2000 еллар башында авария хәлендә булганга, аннан кешеләрне күчергәннәр. Реставрация эшләре 2011 елда башланган. Бинаның таштан корылган өлешендә 17 номерлык мини-кунакханә ачарга җыеналар. Рөстәм Миңнеханов кунакханә номерларын карап чыкты һәм инвесторлар белән сөйләште.
Аннары Президент Шамил йортында булды, ул XIX гасыр уртасында төзелгән. Бүген анда Габдулла Тукай әдәбият музее урнашкан. Күп еллар буена бина ремонт көтә. Президент объектны тикшереп чыгарга һәм яңа реставрация проектын әзерләргә кушты.
Иске Татар бистәсендә Рөстәм Миңнеханов реставрация таләп итә торган берничә мәчетне карап чыкты. Шулар арасында 1881 елда төзелгән «Әҗем» мәчете бар. Революциядән соң монда киномеханиклар мәктәбе дә, шәһәр кинотеатры да урнашкан булган. 1992 елдагы реконструкция барышында мәчетне баштагы хәленә кайтаралар. Хәзер яңадан торгызу эшләре уздырырга кирәк. Татарстан Президенты хәзрәт белән сөйләште һәм, гамәлдәге реставрация проекты буенча, түбәне ремонтлау мөмкинлеген карарга кушты.
Бистә мәчетен дә тулысынча реконструкцияләргә кирәк. Хәзерге вакытта аяныч хәлдә булуы сәбәпле, аны ябып торырга дигән карар кабул ителгән.
Соңгы объект - «Казан» милли-мәдәни үзәге. Рөстәм Миңнеханов музей комплексын карап чыкты һәм учреждение җитәкчелеге белән сөйләште. Үзәкне үстерү проектын тәкъдир итү барышында икенче төркемне Казансуның яңартылган яр буе белән бәйләргә һәм Фёдор Шаляпин музее проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим ителде. Татарстан Президенты бу идеяне хуплады.
- Казанның бөтен байлыгы - аның үзенчәлегендә һәм тарихында. Интерактив җайланмалар һәм гаджетлар - үзләреннән-үзләре кызыклы нәрсәләр, әмма бу вакытлы күренеш. Технологияләр алга бара, ә кешеләрне һәрвакыт тарих һәм борынгы предметлар кызыксындыра, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар