16+

Тигез урында да яра, җәрәхәт алырга мөмкинсең

Дөнья күләмендә ел саен 2,3 млн. ир-ат һәм хатын-кыз эш урынында бәхетсезлек очраклары яки эш белән бәйле авырулар нәтиҗәсендә үлә.

Тигез урында да яра, җәрәхәт алырга мөмкинсең

Дөнья күләмендә ел саен 2,3 млн. ир-ат һәм хатын-кыз эш урынында бәхетсезлек очраклары яки эш белән бәйле авырулар нәтиҗәсендә үлә.

Агымдагы елның 4 маенда Әлмәт районында кырда язгы чәчү эшләре вакытында 19 яшьлек студент егетнең гомере өзелә. Бу каза буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Чәчү вакытында эшкә чыккан студент егетнең кулы чәчкеч механизмына эләгә. Әлмәт үзәк район хастаханәсенә китергәч, Родион Нуриев табиблар кулында җан бирә. Бу хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Сарман аграр көллиятенең 3нче курс укучысы Әлмәт районына практика узарга кайткан булган. Башта аны Алабугага җибәргән булганнар, ә аннан Әлмәт районына күчергәннәр... Кем әйтмешли, бәла аяк астында гына. Тик күпчелек очракта казаны булдырмый калып булыр иде. Әлеге дә әлеге мәсьәләдә баягы кеше факторы хәлиткеч роль уйный. Белгечләр белән эш урынында иминлек кагыйдәләрен кисәтү, аларны булдырмый калу, инде ишекне каза шакыган икән, бу очракта кемгә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы, Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алсу Зәйнетдинова белән әңгәмә кордык. 

– Алсу Хәмитовна, эш урынында килеп чыккан бәхетсезлек очракларына тукталсак, статистика буенча кайсы хезмәт ияләренең эш урыны иң хәвефлеләрдән санала? 
– Эш урыны куркыныч булган саен хезмәткәрләрнең иминлеге турында ныграк кайгыртырга туры килә. Биек катлы йортлар төзүчеләр, мәсәлән, саклык нормаларын үтәмәсә, яисә эш бирүче аларның иминлеген кайгыртмаса, элементар саклык чаралары белән тәэмин итмәсә, бәла-каза чыгасын көт тә тор. Әмма ул төзелеш, сәнәгать предприятиеләрендә генә түгел, гади офиста да килеп чыгарга мөмкин. Кешене эш белән тәэмин итүдән тыш, аның иминлеген кайгыртмаган намуссыз җитәкчеләр бихисап. 

2024 елның гыйнвар-март айларын гына анализласак та, эшкәртү сәнәгате, транспортлау һәм саклау (һәркайсында җәрәхәт алу очраклары – 31,6 процент), казылма байлыклар чыгару (15,8 процент) һәм төзелеш (10,4 процент) иң хәвефле участоклар булып санала.

– Эш урынында бәла-казаны кисәтү, булдырмый калу өчен нинди чаралар күрергә? Прокуратура, яки сезнең хезмәткәрләрегез тарафыннан ясалган шелтә, шикаятьләрнең файдасы бармы? 
– Бәхетсезлек очраклары безне һәркайда диярлек сагалап тора. Элек-электән килгән "Сакланганны Ходай саклар" дигән әйтем бүгенге ыгы-зыгылы тормышта аеруча актуаль, чөнки кешенең хәвеф-хәтәргә юлыкмавы еш кына аның үз-үзен тотышыннан да тора. Тәүлекнең нинди вакыты һәм кайда булуыбызга карамастан, үзеңнең һәм башкаларның иминлеге турында онытмау мөһим. Өйдә тигез урында да яра, җәрәхәт алырга мөмкинсең. Ә инде имгәнү куркынычы зуррак булган производствода техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча зарур. Шуңа күрә оешма-предприятиеләрдә әлеге кагыйдәләрне кагылгысыз үтәү барлык хезмәткәрләр өчен дә мәҗбүри шарт булып тора. Теләсә нинди техник процессны үтәгәндә һәм оештырганда кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклауга бәйле мәсьәләләр иң актуаль һәм мөһим сорауларның берсе булып тора һәм торачак.
Һөнәри авыруларны, производстводагы травмаларны кисәтү һәм оешмаларда һөнәри хәвеф-хәтәрләрне киметүдә төп фактор булып хезмәт шартлары буенча эш урыннарын аттестацияләү тора. 
Анализдан күренгәнчә, һәрбер өченче травма - югарыдан егылып төшү, һәр бишенчесе - төзек булмаган җиһазларны эксплуатацияләү, һәрбер унынчысы - материаллар һәм җир җимерелү сәбәпле килеп чыга. Бәхетсезлек очракларының 20 процентын транспорт фаҗигаләре тәшкил итә. 
Эш - эш белән, ә кеше сәламәтлеге, аның тормышы иң зур байлык икәнен онытмаска, моның өчен барлык чараларны да тиешенчә, үз вакытында үтәргә кирәк. 

– Эш урынында сәламәтлеккә зыян килсә, нишләргә?
– Эш урынында күңелсез хәл килеп чыккан очракта, беренче чиратта хезмәтне саклау бүлегенә йә предприятие җитәкчесенә хәбәр итәргә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, зыян күргән хезмәткәрнең якыннарына бу хакта әйтергә кирәк. Башка хезмәткәрләргә куркыныч янамый икәнлеге ачыклангач, әлеге бәхетсезлек очрагы махсус журналда билгеләнгән формада теркәлә. Бу хакта әлеге эш белән шөгыльләнүче оешмаларга, әйтик, Россия хезмәт инспекциясенә, Социаль иминиятләштерү фонды, прокуратурага хәбәр ителә. Тикшерү эше башланганчы, бәхетсезлек очрагы булган урындагы әйберләрне кузгатмау яки барысын да фотога, видеога төшереп калдыру сорала. Беренче көнне үк җәрәхәт алу турында медицина белешмәсе алу да мөһим. Зыян күргән кешегә өч көн эчендә әлеге бәхетсезлек очрагы теркәлгән акт тапшырыла. Аның буенча эшкә яраксыз кешегә билгеләнгән тәртиптә иминият түләве бирелә.

Бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен кайбер таләпләрне үтәү зарур: 
•    Хезмәткәрләрнең биеклектә эшләү өчен рөхсәте булу;
•    Предприятие үзенең хезмәткәрләренә биеклектә эшләгәндә иминлек ысулларын өйрәтү һәм куллану;
•    Хезмәткәрләр техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үтәү;
•    Предприятие хезмәтне саклау буенча даими укыту алып бару һәм белемнәрен тикшерү;
•    Җитәкчеләр белгечләрне кирәкле җиһазлар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү;
•    Хезмәтне саклау буенча планнан тыш инструктажлар үткәрү һәм белемнәрен тикшерү;
•    Куркыныч тудыручы барлык машиналар һәм станоклар сакланыч койма белән әйләндереп алынган, төсле сигнал разметкалары һәм куркынычсызлык билгеләре белән тәэмин ителгән булырга тиеш
.

– Әйтик, хезмәте җитештерү яки производство белән бәйле хезмәткәр эш урынында үзен начар хис итә башлый. Хастаханәдә аңа инсульт диагнозы куялар да, соңрак ул вафат була ди. Әлеге очракны эш урынында җәрәхәт алуга тиңләргә буламы һәм тикшерү үткәрергә кирәкме?
– Бәхетсезлек очрагы эш вакытында, эш бирүче территориясендә булган икән, Россия Хезмәт кодексының 227 маддәсе нигезендә аны тикшерергә кирәк. Шуннан чыгып комиссия, яки Дәүләт хезмәт инспекторы бәхетсезлек очрагының шартларын һәм сәбәпләрен, шулай ук хезмәтне саклау таләпләрен бозган затларны билгели ала. Әгәр табиблар биргән нигезләмәдә, хезмәткәрнең сәламәтлеге алган зыян белән аның хезмәт эшчәнлеге арасындагы бәйләнеш ачыкланса, инсульт производствода бәхетсезлек очрагы, дип танылырга тиеш.

– Хезмәткә бәйле хокуклар үтәлмәсә, кая мөрәҗәгать итәргә? 
– Хезмәт эшчәнлегенә бәйле барлык сораулар белән Казан шәһәре, Ш.Мәрҗани урамы, 48 нче йорт адресы буенча урнашкан ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоны: 528-20-23. 

Нибары 20 яшь!
2023 елның 24 октябрь көнне Чирмешән районында производствода 20 яшьлек эшче үлгән. Фаҗига иртән «Кама автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү тресты» оешмасы җитештерү территориясендәге мәйданчыкка бетон җәйгәндә килеп чыга. Егетнең кулы грунт изгеч механизмына эләгә. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлә. Хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше буенча җинаять эше кузгатылган иде. Әле дә тикшерү бара. 

Шулай да була!
Күмертауда шәхси оешма хезмәткәре талпан тешләвеннән үлгән. Ир-атның өченче төркем инвалидлыгы булган, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Билгеле булуынча, фаҗига 2023нче елның җәендә булган. Үлгән ир бер компаниядә вахта ысулы белән эшләгән һәм аны талпан тешләгән вакытта ул эш урынында булган.
Үлгән кеше гаиләнең бердәнбер туендыручысы булганлыктан, якыннары мораль компенсация таләп итеп, судка дәгъва белдергәннәр. Суд эш бирүчене үлгән ирнең әтисенә һәм әнисенә 850шәр мең, сеңлесенә 450 мең сум түләргә мәҗбүр итә. Карар әлегә үз көченә кермәгән.
Эш бирүче фаҗига булганнан бирле һәлак булган кешенең гаиләсе белән элемтәгә кермәгән. Шулай ук компания җирләүне оештыру өчен матди ярдәм дә тәкъдим итмәгән, хезмәткәрнең гаиләсе белән бөтенләй кызыксынмаганнар да. 

Тагын фаҗига 
2024 елның 22 маенда Казанда Ямашев урамында трамвай юл ремонтлаучыларны бәрдергән. Бер ир-ат үлгән, икенчесе хастаханәдә. Ремонтчылар рельсларда тоташу урынын төзекләндерү өчен шәхси машинада килгән, махсус жилетлар кимәгәннәр. Трамвай йөртүче сүзләренчә, түбәнлеккә төшкәндә күзләренә кояш яктырту аркасында ул аларны күрмәгән.

ФИКЕР: 
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Эш урынына кеше эшләргә дип бара, һәлак булыр өчен түгел. Төзелештә кайчан тәртип урнаштырылыр: субподряд оешмалары бихисап, сорый башласаң, төзелеш мәйданында кем эшләгәнне төгәл генә белүче дә юк».

АКЧА!
Җитештерүдә бәхетсезлек очраклары булганда, эшкә сәләтлелекне югалту дәрәҗәсенә карап, 1 тапкыр 141 480 сумга кадәр түләнә. Ай саен 108 1784 сумга кадәр билгеләргә мөмкиннәр. Бу түләүләрне Россиянең социаль фонды билгели.

ТАРИХ ЭЗЕННӘН
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне тарихы 1989 елдан башлана, ул вакытта Америка Кушма Штатлары һәм Канадада беренче тапкыр эш урынында бәхетсезлеккә тарып үлгән эшчеләрне искә алу көне уздырыла. Халыкара хезмәт оешмасы бәяләвенчә, ел саен 2,3 млн. ир-ат һәм хатын-кыз эш урынында бәхетсезлек очраклары яки эш белән бәйле авырулар нәтиҗәсендә үлә. Көн саен уртача 6 000 кеше. Бөтен дөньяда ел саен җитештерүдә якынча 340 млн. бәхетсезлек очрагы һәм 160 млн. һөнәри авыру корбаннары теркәлә. Кызганычка каршы, еш кына бу корбаннар эш бирүченең җитештерү чыгымнарын өлешчә яки тулысынча санга сукмау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә игътибарсызлык хисабына экономияләү теләге белән бәйле. 

КАНУН
Россия Президенты Владимир Путин производствода бәхетсезлек очрагы яки һөнәри авыру аркасында үлгән эшчеләр өчен түләнә торган иминият түләүләре күләмен арттырды. Сумма ике тапкыр артты һәм 2 миллион сумга кадәр җитте. Бу турыдагы мәгълүмат Россия хөкүмәтенең рәсми порталында урнаштырылган.

САН!
Статистика мәгълүматларына караганда, эш урынында һәлак булучыларның күбесе – 3 елдан да кимрәк эш стажы булган 30 яшькә кадәрге эшчеләр һәм 20, ә еш кына аннан да күбрәк эш стажлы 50 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр.

Анна Арахамия фотосы 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading