16+

"Әтисе һәлак булган улыбыз өчен акча таләп итә"

Махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатларның әниләре һәм тол хатыннары гаиләләргә матди ярдәм түләү тәртибен яңадан карап чыгуны таләп итә.  Эш шунда: балаларын ташлап киткән, алимент түләмәгән һәм тәрбияләүдә катнашмаган күп кенә әтиләр кисәк кенә уллары барлыгы турында искә төшергән.

"Әтисе һәлак булган улыбыз өчен акча таләп итә"

Махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатларның әниләре һәм тол хатыннары гаиләләргә матди ярдәм түләү тәртибен яңадан карап чыгуны таләп итә.  Эш шунда: балаларын ташлап киткән, алимент түләмәгән һәм тәрбияләүдә катнашмаган күп кенә әтиләр кисәк кенә уллары барлыгы турында искә төшергән.

Әти-әниләр солдат акчасы өчен сугыша башлаган?

Алар дәүләт тарафыннан түләнелә торган компенсациягә, шулай ук социаль ташламаларга өметләнә. “Лайф” басмасы хәбәр итүенчә, Россиядә шундый әти-әниләрне лаексыз варис дип тану турында берничә дистә мөрәҗәгать каралган инде. Күбесе уңышсыз. Кайчандыр балалары турында “оныткан” әти-әниләрне суд яклап чыга. Вөҗдан шулай кушмый, ә канун шулай ди. Әмма шулай да...

Айсылу ханым (исеме герой соравы буенча, үзгәртелде) – Казан шәһәреннән. 
– Улым кечкенәдән хәрби хезмәт турында хыялланды, – дип башлады ул сүзен. – Әтисе балага бер ай булгач ук, сөяркәсе белән Себергә күченеп китте. Алиментка бирмәдем. Әти кеше үзе дә ничә еллар дәвамында улының барлыгы турында белмәде. Икенче тапкыр кияүгә чыктым, ирем улымны үз баласы кебек тәрбияләде. “Баласы турында белешмәгән атадан ярдәм кирәкми”, – дип миңа суд юлларында йөрергә кушмады. 2020 елның көзендә улым армия срогын тутырып кайтты да, иптәшенә ияреп контракт төзеде. 2022 елның февралендә улымның Украина белән чиктәш территориядә булуын белдем. Ләкин ул миңа берни белгертмәде, безне яман хәбәрләрдән саклады, күрәсең. Шалтыраткан саен: «Әни, борчылма, без чиктә торачакбыз, безне беркем дә сугышка алып бармаячак», – дип әйтә иде. Контрактын өзәргә үгетләдем. Ләкин ул кырт кисте. “Егетләрне калдырмыйм!” – диде. Соңгы тапкыр апрель азагында сөйләштек. Телефонын алмагач, иптәш егетенә шалтыраттым. Улымның 1 майдан бирле хәбәрсез югалган дип саналуы турында хәбәр итте. Төрле инстанцяиләр аша ике ай эзләттек. Беркем берни белмәде. Төрле фаразлар йөрде: бәлкем, әсирлектә, яу кырында ятып калгандыр...

Кыскасы, ике ай ут йотып яшәдек. Ә 2022 елның 2 июнендә Россия һәм Украина арасында мәетләр алмашу булган. Улым алар арасында иде. Баламны җирләп ике атна вакыт үткәндер, социаль яклау бүлегеннән шалтыраттылар, улымның әтисе турында мәгълүмат сорадылар. 20 ел эчендә бер тапкыр да баланы күрмәгән, берничек тә ярдәм итмәгән һәм хәтта аның тормышы белән кызыксынмаган әти кешене эзлиләр! Зарларыма каршы социаль яклау бүлегендә: «Шулай булырга тиеш, документлар буенча ул әти һәм түләүләрнең яртысын алырга тиеш, канунда шулай язылган», – диделәр. Социаль челтәр аша беренче иремне эзләп таптым, аңа улыбызның һәлак булуы турында яздым. Хәбәремне укыды, әмма җавап булмады. Тиздән миңа хәрби частьтән шалтыраттылар һәм улымның әтисеннән компенсация түләү турында документлар килгәнен әйттеләр. 2022 елның июнендә “биологик әти” кешене лаексыз варис дип тану турында судка шикаять яздым. Ләкин юрист табуда кыенлыклар килеп туды. Мөрәҗәгать иткән һәр адвокат та: «Канун буенча ул – әти. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән, мондый төр эшләр буенча суд тәҗрибәсе юк», – диде.

Шуннан соң үзем үк норматив база белән кызыксына башладым һәм Россиядә бердәнбер шундый төр эш турында мәгьлүмат таптым. 2019 елда булган бу. Улы белән аралашмаган, аны тәрбияләүдә катнашмаган әти кеше, армиядә хезмәт итүче улы һәлак булгач, тиешле түләүләргә дәгъва иткән. Югары суд баласын югалткан әни ягына баскан. Суд билгеләмәсендә: «Дәүләт түләүләре лаеклы ул тәрбияләгән гаиләгә рәхмәт йөзеннән бирелә (Россия Югары судының гражданлык эшләре буенча Тикшерү комитетының 2019 елның 28 октябрендәге 25-КГ19-9 номерлы билгеләмәсе)», – дип аерымачык язылган. Аның буенча, гаиләдән киткән әти яки әни улын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән, аны матди яктан тәэмин итмәгән, ата-ана бурычларын үтәмәгән, алимент түләмәгән булса, ул иминият суммасын һәм бер тапкыр бирелә торган түләүне алуга дәгъва итә алмый. Алга таба нәкъ менә шушы документтан чыгып эш итә башладым.

Адвокатым исә, суд эшләре бара дип, компенсация түләүче барлык инстанцияләргә, Оборона министрлыгына, иминият компаниясенә, социаль яклау хезмәтенә улымның биологик әтисенең исәп-хисап счетларын блоклау турында таләп җибәрде. Әмма социаль яклау бүлеге моңа күз йомган, акча түләнгән. 

Себердә эшләп кайткан кеше буларак элекке иремнең пенсиясе әйбәт икән. Суд барышында ул безгә даими рәвештә финанс яктан ярдәм иткәнен сөйләде. Имеш, берничә тапкыр кайтканы булган, улымның кулына акча биреп калдырган. Миннән берни дә яшермәгән улым әтисе белән очрашуы турында әйтер иде, әлбәттә. Шуңа аның ялганын шаккатып тыңлап утырдым. Кешедә бернинди дә вөҗдан газабы юк, күрәсең. Ул сөйләргәннәрнең барысы да сүз булып кына калды. Бернинди документаль дәлил китерелмәде.

Хәтта улыбызны җирләгән вакытта безнең белән булмавына да сәбәп тапты ул. Янәсе, инфаркт булып хастаханәдә яткан. Моның дөресме-түгелме икәнен тикшерер өчен хәлем дә, вакытым да юк. Һәр сүзем рәсми документ белән расланды. Ләкин судка биргән иң мөһим дәлилләрнең берсе дип улымның училищега кергәндә тутырылган анкетасы дип саныйм. Анда «әти-әни» дигән өземтә бар. «Әти» дигән урында улым әтисенең исем-фамилиясен язган, ләкин шунда ук “аралашмыйбыз” дип өстәгән. Минемчә, монда башка дәлилләр дә кирәкми, болар улының кулы белән язылган. Әлбәттә, элекке ирем документ ялган дип әйтә башлады. Әмма судлашудан туктамады. Минем кебек хәлдә булган әти-әниләр бик күп. Балаларын тәрбияләмәгән, кызыксынмаган, алимент түләмәгән, әти яки әниләр хәзер күкрәк сугып акча таләп итә.  

Адвокатым белән түләү тәртибен үзгәртүне, акчаны дәүләткә кире кайтаруны таләп итеп гариза яздык. Андый төр түләүләрне бала белән яшәгән, тәрбияләгән, яки аның опекуны булган кеше алырга тиеш. Ә икенче як үзенең хаклы булуын исбатласын. Әгәр дә бала белән әти яки әни кеше аралашып торган икән, бу бит җиңел тикшерелә: хатлар, банк күчермәләре, фотолар һәм башкалар белән.

Аңлыйм: “Акча өчен көрәшәсең”, – дип әйтүчеләр дә булыр. Эш акчада түгел. Улымны кире кайтарыр өчен бөтен миллионнарын да бирер идем. Хәзер баламның намусы өчен көрәшәм.

Канун намуслы кешеләр ягында булсын, беркем дә судтан судка кадәр “җәһәннәм юлы”н үтмәсен иде.

 

Язмага реакция белдерегез

28

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Судта йөргән кеше генә белә, безнең Судларның гумансызлыгын!!! Аллам сакласын, суд юлларын таптарга язмасын!🤲 күп йөрдем инде гаделлек эзләп суд юлларында, тик йөргән саен, гаделсезлек белән күбрәк очрашырга ткры килде! Хәлемнән килсә, риелтор, адвокат, прокурор, судьяларны җиде иләктән сайлап куяр идем. Гади халыкка кая да файда юк инде! Үзе йөргән кеше генә белә моны!

    • аватар Без имени

      8

      2

      Килешэм, бу оятсыз эти. Тиеш тугел ана акча. Кем устергэн, шуна булсын акча, уги этигэ.

      • аватар Без имени

        5

        0

        Аллам сакласын.Алла ярдэм, сабырлык бирсен сезон, АМИН!!!

        • аватар Без имени

          7

          2

          Оятсыз ата. Ничек оялмый.

          • аватар Без имени

            3

            0

            Ул эти дигеннере шул малнын хаерен курми бер кайчанда

            Мөһим

            loading