Субхон Ахроров белән инстаграм аша таныштым. Исеменә караганда безнең милләт кешесе булмаса да, татарча сөйләшеп, татар җырларын башкаруына игътибар иттем. Инстаграм сәхифәсен дә татарча алып бара ул.
Скопировать ссылку
Субхон Ахроров белән инстаграм аша таныштым. Исеменә караганда безнең милләт кешесе булмаса да, татарча сөйләшеп, татар җырларын башкаруына игътибар иттем. Инстаграм сәхифәсен дә татарча алып бара ул.
Субхон тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсеннән икән. 2011 елда Казанга килеп, үз бизнесын будырган – җимешләр һәм чикләвекләр сату белән шөгыльләнә.
– Татар телен өйрәнүемнең беренче сәбәбе дә эшем белән бәйле. Сатып алучылар белән аларның үз телләрендә сөйләшәсем килде. Татарча эндәшкәч, сиңа карата кешеләрдә хөрмәт уяна, җылы мөнәсәбәт урнаша. Ике телдә дә кулланыла торган уртак сүзләр күп булганлыктан, телне өйрәнү авыр булмады. Театр-концертларга еш йөрим. Коронавирус аркасында чикләүләр кертелгәч, спектакльләрне, җырлы тамашаларны бик сагынган идем. Татарча китаплар да күп укыйм. Һәр көнне берничә бит булса да укырга тырышам. Хәзерге вакытта Флера Тарханованың шигырьләр китабын укыйм. Бу телдә яхшы сөйләшкәч, әтиең яки әниең татармы дип сорыйлар. Безнең нәселдә татар кешесе юк. Телне ныклап өйрәнүем татарларга булган хөрмәтем ул, – ди әңгәмәдәшем.
Үзбәк һәм татар теле охшаш булса да, кайбер сүзләр Субхонны аптырашта да калдырган. Аларда зәңгәр дип яшел төсне атыйлар икән.
Комментарийлар