16+

Торак базары: фатир алыргамы, алмаскамы

Ипотека түләве хезмәт хакыннан 25 мең сумга артып китә.

Торак базары: фатир алыргамы, алмаскамы

Ипотека түләве хезмәт хакыннан 25 мең сумга артып китә.

1 июльдән гаилә ипотекасы буенча ставка алты яшьтән өлкәнрәк балалы гаиләләр өчен 12 процентка кадәр артырга мөмкин. 
Исегездә булса, Россия Президенты Владимир Путин гаилә ипотекасы программасын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим иде. Шуңа бәйле рәвештә, бер вариант буларак ставка арттыруны карыйлар, дип сөйләгәннәр "Известия"гә Финанс министрлыгына якын чыганаклар. Хәзер гаилә ипотекасын 6 процент белән алырга була.

Ике-өч эштә эшләсәң генә
Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә, ставка арту сатып алучыларның кимүенә китерәчәк. Мисал итеп икенчел торак базарындагы вазгыятьне китерде ул. Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта төп ставка еллык 16 процент дәрәҗәсендә. Банклар базар ипотекасын 16,5-25 процентка бирәләр.

– Ике ел элек икенчел торак базарында ипотека алучылар 70 процентны тәшкил итсә, хәзер 20 процент тирәсе генә, хәтта аннан да азрактыр. Кайбер банклар апрель аенда заявка бөтенләй булмады, диләр. Мондый югары ставка белән ипотека алучылар бик аз. Һәм ул мөмкин дә түгел, – ди белгеч. 

“РИА-Новости” аналитиклары китергән саннарга күз салу да җитә. Казанда ипотека буенча уртача айлык түләүләр хезмәт хакыннан 25 мең сумга артып китә икән. Башка шәһәрләр белән чагыштырсак, Санкт-Петербургта – 23 мең, Мәскәүдә – 58 мең сумга артык. Тикшеренү үткәрү өчен нигез итеп икенчел базарда ташламалы программаларсыз, 18 процент ставка белән алынган ике бүлмәле фатир сайланган. Кредит 30 елга бирелгән, беренчел кертем – фатир бәясенең 30 проценты.

Шул рәвешле Казандагы фатирга ипотека түләп бару өчен милекченең кереме уртача хезмәт хакыннан 2,8 тапкырга артык булырга тиеш. 

– Төп ипотека ставкасы буенча фатир сатып алу мөмкин түгел диярлек. Әмма торак проблемасы булган кешегә, икенчел базарда бәя ягыннан әйбәт вариант табылса, фатир алырга була. Бер ел ярымнан ипотеканы рефинанслый алалар. Ни өчен дигәндә, төп ставканы инде арттырмаячаклар. Җәйгә төп ставканы киметү тенденциясе көтелә. Августка 1-2 процентка төшер кебек. Югары ставкалы ипотека алып, соңрак аның проценты кимесә, рефинанслау ясарга, ягъни башка банкка күчеп, иске кредитны каплау өчен түбәнрәк процентлы кредит алырга була, – ди ул.

Казанда торакка ихтыяҗ зур
“Лефарт” күчемсез милек агентлыгына нигез салучы, Татарстан риелторлары гильдиясе әгъзасы Ләйсән Гыйлаҗиева әйтүенчә, 1 июльдән гаилә ипотекасы буенча ставка алты яшьтән өлкәнрәк балалы гаиләләр өчен 12 процентка кадәр арту турындагы хәбәр әлегә нибары фаразлар гына. 

– 1 июльгә таба ачыграк билгеле булыр. Яңа төзелә торган йортларга 8 процентлы ташламалы ипотека программасы бетә дигән сүз таралгач, ажиотаж булып алды. Һәркемнең түбән ставкалы ипотека алып каласылары килә. Шуңа карап, йорт төзүчеләр дә, ихтыяҗ булганда сатып калыйк дип, ахры, бәяләрне арттыра башлады. Гаилә ипотекасы ставкасы арттырылса, ихтыяҗ кимер кебек. Шул ук вакытта ставка ким булу аркасында халык кредитка бата. Икенчел торакка еллык 16 процент белән чагыштырганда, 6 процент ул күпкә ким. Халык чынлап та түбән ставкалы иптотекага кызыга. Аннары Казан җәлеп итүчән шәһәр булып кала бирә. Самара, Ульяновскидан күчеп килүчеләр күп. Шуңа башкалада торакка ихтыяҗ зур, – ди ул. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading