16+

Төркиядә Татарстан Барсының койрыгын сындырып ашаганнар

Истанбул шәһәрендә 23-26 ноябрьләрдә узган Бөтендөнья Хәләл Саммиты кысаларында “Шеф-поварларның халыкара кубогы 2023” бәйгесе дә булды.

Төркиядә Татарстан Барсының койрыгын сындырып ашаганнар

Истанбул шәһәрендә 23-26 ноябрьләрдә узган Бөтендөнья Хәләл Саммиты кысаларында “Шеф-поварларның халыкара кубогы 2023” бәйгесе дә булды.

Казанның аш-су осталары командасы Көмеш кубок яулады.

— Казанда узган Россия – Ислам дөньясы саммитында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ислам илләре поварларының һөнәри конкурсын оештыру тәкъдимен әйткән иде. Ул бәйге быелның май аенда Казанда үткәрелде дә. Ун кешелек команда белән Истанбулга да бардык. Андагы шеф-поварлар бәйгесендә 50 ил командасы катнашты. Без яулаган Көмеш кубок Алтын кубокка тиңләшерлек, -  диде Казанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

— Бездә татар милли ризыклары сата торган сәүдә нокталары һәм рестораннар аз түгелме? –дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

— Иске Татар бистәсендәге кафеларда гына түгел, Казанның башка микрорайоннарында да татар ашлары тәкъдим ителә. Сәүдә нокталары аз дип әйтмәс идем. Татарның милли ашлары бик популяр. Казанда татар ашларыннан тагын 2 ресторан ачылачак. Истанбулда татар ашлары рестораны эшли, анда тагын 1 татар-төрек ашлары рестораны ачылачак, - дип җавап бирде Зөфәр Гаязов.

Шеф-повар Ләйлә Кашапова шәхси беренчелектә алтын медаль яулаган.

— Казан Кремле, Татарстан Гербы, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Барс сурәтләре ясалган шоколад тортымны таможня хезмәткәрләре аэропортта 2 мәртәбә аударды. Бетерделәр тортымны, дип елардай булдым. Чөнки ул торт конкурска алып барыла иде. Кунакханәдә тортымны төне буе төзәтеп утырдым. Бәхетемә шул тортым алтын медальгә ия булды. Иптәшләремнең чыгышын карарга киткән араларда шоколад Барсның койрыгын сындырып ашаганнар бит,әй. Жюри килгәнче шоколадтан яңа койрык ясап ,Барска эләктереп куярга өлгердем, - дип, күңелле итеп искә төшерде Истанбулдагы хәлләрне Ләйлә Кашапова.

Эксперт Илья Фролов, шеф-поварлар Илгиз Галиев, Рөстәм Рәхимов Истанбулда узган бәйгенең тәҗрибә туплау ягыннан бик әһәмиятле булганлыгын әйттеләр.

— Казан командасы бәйгедә, Россия һәм Татарстан данын яклап, ватанпәрвәрләрчә тырышты. 2024 елда инде Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә узачак аш-су осталарының һөнәри бәйгесенә әзерләнәбез, - диде Зөфәр Гаязов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading