16+

Тормыш булгач, юлы да кирәк, күпере дә

Казанда 2024 елның октябрендә БРИКС илләре саммиты булачак.

Тормыш булгач, юлы да кирәк, күпере дә

Казанда 2024 елның октябрендә БРИКС илләре саммиты булачак.

Россия Президенты Владимир Путин узган ел БРИКС илләренең чираттагы саммитын Татарстан башкаласы – Казанда үткәрергә тәкъдим итеп, сөенечле мәшәкатьләр тудырды.

Үзәк игътибар үзәгендә
Югары дәрәҗәдәге халыкара чарага әзерлек кысаларында, Казанда колачлы төзекләндерү эшләре башкарыла. Шәһәр үзәгендәге урамнар юлларын төзекләндерүгә, өстәмә рәвештә агачлар утыртуга керешелде инде. Йортларның һәм биналарның диварлары да яңартылачак. Җәяүлеләрнең юл кичүләренә күтәртү платформалары урнаштырылачак. Габдулла Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропорты ягыннан килгәндә Казанга керү өлешендәге стела яңага алмаштырыла. Эшләр планына башкала үзәгендәге 18 урам-юл участогы алынган. Шул исәптән, Миллениум күперендә дә ремонт эшләре үткәрелә. Миллениум күперендә хәзер транспорт бөкеләре күзәтелә, шунлыктан, юлга бераз иртәрәк чыгуың хәерле. 

Юллар булсын имин!
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә быел Казанда 9 урам юлы ремонтлана. Мисал өчен, исемлеккә Гаврилов, Копылов, Баруди, Химиклар, Моисеев урамнары, Отары бистәсендәге Үзәк урамы, Ибраһимов проспекты белән Себер трактының юл өлешләре кертелгән. Юл өслеге генә түгел, төзекләндерү участокларында беррәттән тротуар, юл билгеләре, баганалар, рәшәткәләр һәм светофорлар да яңартыла. 

Быел “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында юл төзү-төзекләндерү эшләрен гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 2 426 907,2 мең сум, республика бюджетыннан 569 274,6 мең сум күчерелә. “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты чыганакларына юл эшләре бер Казанда гына түгел, ә республиканың башка торак пунктларында да алып барыла. Казан агломерациясендә, ягъни, шәһәр тирәсендә юллар төзелешенә 1 миллиард сум акча тотылачак. Түбән Кама шәһәре агломерациясендә юллар төзелешенә 657,5 миллион сум билгеләнгән. Түбән Камада яшәүчеләр юл төзелешләре сәбәбендә, урманнарга зыян салынуына борчыла. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров: ”Юл төзү барышында урманга ясалган зыянны каплау максатында, Түбән Кама шәһәре янында 260 гектарда агачлар утыртылачак”, - диде.

Агропредприятиеләргә юл килә
Татарстан буенча юлларны төзекләндерүгә 54,5 миллиард сум күчерелә. Республика Премьер-министры Алексей Песошин карарга имза куйган. 
Россиянең “Авыллар территорияләрен тотрыклы үстерү” дәүләт программасы кысаларында, авыллардагы агропредприятиеләргә кадәр асфальт юллар сузу дәвам итәчәк.  Юл төзү-төзекләндерү эшләре Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә башкарыла. Күперләр дә яңартыла. Мәсәлән, быелгы планда Минзәлә районында -  Ургуда, Мамадыш районында Ошма елгалары аша күперләр төзү, ә Балык Бистәсе районында – Әшнәк, Чирмешән районында Лагерка елгалары аша салынган күперләрне төзекләндерү каралган.

 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading