16+

Тротуарда тайгак. Имгәнсәң, кая мөрәҗәгать итәргә?

Урамда бер җылыта, бер суыта. Мондый температура тирбәлешләреннән соң аяк аслары ай-һай хәтәр.

Тротуарда тайгак. Имгәнсәң, кая мөрәҗәгать итәргә?

Урамда бер җылыта, бер суыта. Мондый температура тирбәлешләреннән соң аяк аслары ай-һай хәтәр.

Кайчак тротуардан барганда да үзеңне шугалакта кебек хис итәсең. Егыла калсаң, үз-үзеңне генә гаепләү дөрес түгел. Бозлавыкны булдырмау өчен җавап бирергә тиешле хезмәтләр бар. Шуңа күрә имгәнсәң, дәвалау чыгымнарын да үз өстенә алар алырга тиеш.

Ничек исбатларга?
Беренче адым. Әгәр дә егылып җәрәхәт алгансыз икән, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Табибларны адресны  азып алырга, егылу сәбәбен – бозлы юл өслегендә егылуыгызны теркәүне сорагыз. Әгәр дә янәшәгездә берәр кеше сезнең егылганны күргән икән, аның контактларын сорагыз. Шаһит күрсәтмәләре таләп ителүе бар.

Икенче адым. Егылу урынын фотога яки видеога төшерегез. Кадрга бозлавык, әйләнә-тирә, мөмкин булса, урам исеме һәм йорт саны да керергә тиеш. Әгәр дә сезнең егылуыгыз берәр машина видеорегистраторы, кибет яки подъезд камерасына эләксә, язманы сорап алыгыз.

Өченче адым. Әгәр дә дәвалау таләп ителсә, докуметлар җыегыз – травмпунктан белешмә, медкартадагы язулар, табиб рецептлары һәм дару сатуып алган чеклар, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү килешүләре һәм башкалар. 

Шикаятьне кая юлларга?
Барысы да сез егылган урынга бәйле.
•    Әгәр дә йорт ишегалдында егылгансыз икән, дәгъваны идарәче компаниягә юллагыз.
•    Әгәр дә мәктәп, поликлиника яки башка дәүләт оешмасы янында егылсагыз, бу оешманың администрациясенә мөрәҗәгать итегез.
•    Кибет, даруханә яки башка шәхси оешма янында икән, җавапны бина хуҗасы яки арендалаучы тотарга тиеш.
•    Муниципаль җирдә – юл чыгу, тротуар яки транспорт тукталышында егылсагыз – җирле администрациягә шикаять белдерегез.

Шикаятьтә ни рәвешле җәрәхәт алуыгызны, урын, вакыт һәм күргән зыянны күрсәтегез. Дәвалауга күпме акча тотуыгызны языгыз һәм моны дәлилли торган документларны беркетегез.

Әгәр дә шикаятькә игътибар итмәсәләр?
Әгәр дә шикаятегезне игътибарга алмасалар, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мораль зыян күләмен алган җәрәхәт авырлыгын, нәтиҗәсен һәм дәвалану вакытын исәпкә алып, суд билгеләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    (Инна-Лилляхи Ва-Инна-Иляи хи-Раджиун (Без Аллаһыныкы һәм Аның янына кайтачакбыз).

    Мөһим

    loading