16+

Тукайга килүче халык кайда?

Тукайлы шигърият бәйрәменә килүчеләр аз иде Бу көннәрдә башкалабызда гына түгел, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә Туган тел бәйрәмен билгеләп үттек. Республикабыз район һәм шәһәрләрендә дә Тукайлы шигърият рухы сизелде.

Тукайга килүче халык кайда?

Тукайлы шигърият бәйрәменә килүчеләр аз иде Бу көннәрдә башкалабызда гына түгел, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә Туган тел бәйрәмен билгеләп үттек. Республикабыз район һәм шәһәрләрендә дә Тукайлы шигърият рухы сизелде.

Арчада – Кушлавычта эчтәлекле чаралар уздырылды. Ел саен апрель аенда Тукайга килү, күңелебез белән Тукайга кайту – үзен татар баласы дип санаган өчен кешеләр өчен яңалык түгел. Бу шулай булырга тиешле хәл кебек кабул ителә. Тик күңелләр генә безнең берләшүне, бергә җыйналуны, балалар белән өлкәннәрнең туган телдә аралашуын көтә. Тик...

Быелгы шигърият бәйрәмен генә күзәтик әле. Анда бер генә дә яңа йөзләр юк иде бит. Булса да бер 10-15ләп кеше булгандыр. Казанга укырга килгәннән бирле Шигърият бәйрәмен калдырмаска тырышабыз. Студентларны да алып киләбез. Быел никтер күбесе “Татарча сөйләшәбез”не оештырып йөрүчеләр булып, алдан ук шул чарага китеп барды. Кемнәр бар иде соң Тукайлы шигырь бәйрәмендә? Милләтебезнең, телебезнең сагында торучы татар зыялылары. Алар җәмгысе 40-50ләп җыелыр, вуз укытучылары, яшь шагыйрьләр, журналистлар. Болар барысы да туган телне эшләрендә даими кулланучылар. Ә Тукайга килүче башка халык кайда?

Шигърият бәйрәменә килү, халыкны җыйнауның бәлкем оештыру мәсьәләләре турында да уйларга кирәктер. Мәсәлән, бу көннәрдә Казаныбызны гөрләтеп йөрүче төрле төбәкләрдән килгән калфаклы татар ханымнарына, милләт аналарына ник шигърият бәйрәмендә кунакка  калмаска, ди. Бәлкем съезд программасының бер өлеше итеп Шигърият бәйрәмен дә кушып җибәрергә кирәк булгандыр. Аннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана чарага җыелган республика районнарыннан килгән укытучы, китапханәчеләр һәм дә башкалар Шигърият бәйрәмендә катнаша ала бит.

Ә мәктәп укучылары турында әйтмим дә инде. Элегрәк махсус шушы чарага дип килүче сыйныф укучылары бар иде. Менә шуларны барысын уйлыйсың да, шигърият бәйрәменең сүнеп баруын күрәсең. Кызганыч, быелгы бәйрәмдә халык тагы да азрак иде. Әллә көннең үзгәреп китүе шулай тәэсир итте, әллә безнең күңелләр дә үзгәрде шунда. Ә татарча шигырь-җырлар балаларның, яшүсмерләрнең барыбер күңелләренә үтеп керә. Аларның “Без моны мәктәптә җыр дәресендә өйрәндек” диюләре дә, “И туган тел”гә кушылып җырлаулар да юкка булмас, шәт. Һичьюгы күңелләренә Тукайлы шигъриятнең бер орлыгы салыныр.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading