Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә махсус хәрби операциядә катнашырга контракт килешүе төзегән кешегә 1,5 миллион сум акча күчерелә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Марат Галиев әйткәнчә, чит ил гражданнары да контракт килешүе төзи ала, аларга Россия гражданлыгы бирелә.
Балтач районының Чутай авылы хатын-кызлары бергәләшеп “коры аш” әзерлиләр икән. Алар ризыкны “ТНВ” студиясендә дә әзерләп күрсәтте.
– Махсус хәрби операция зонасына баргалап торабыз, аннан җитдиләнеп кайтасың. Хәрбиләрнең күзләре янып тора, “Без җиңәбез!”, – диләр. Халык армиягә теләктәшлек күрсәтә, моның өчен халыкка да рәхмәт! Яшьләрнең теләктәш булулары аеруча әһәмиятле. Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән башкорт һәм татар җырларын җырлашып алабыз. Исән-сау кайтсыннар, җиңү яулап кайтсыннар, – диде Элвин Грей.
Менделеев районы хакимияте башлыгы Радмир Беляев үзләре районында яшәүчеләрнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм туплап җибәреп торулары турында сөйләде.
Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге институт директоры Радик Салихов республика халкының Бөек Ватан сугышы елларында да фидакарь хезмәт куйганлыгын искә алды.
Махсус хәрби операциядә катнашкан Айрат Сабиров, “Добробат” төркеменең элекке контрактчылары Иван Хомяков, Павел Шишкин, Николай Мусин хәрбиләрнең бердәмлеге турында сөйләделәр.
Комментарийлар