16+

“Укый торган буын тәрбияләмибез...”

Рәйхана Шәйхиева! Иң тырыш хат ташучыларыбызның берсе ул. Арча районы Шурабаш авылы элемтә бүлегенә керүче Шура белән Яңа Сәрдә авылларына хезмәт күрсәтә.

“Укый торган буын тәрбияләмибез...”

Рәйхана Шәйхиева! Иң тырыш хат ташучыларыбызның берсе ул. Арча районы Шурабаш авылы элемтә бүлегенә керүче Шура белән Яңа Сәрдә авылларына хезмәт күрсәтә.

Һәр өйдә көтеп алалар үзен. Рәйхана – Тумышы белән Шура авылы кызы, авылдашлары белән аралашып эшләве яшәргә көч бирүен дә яшерми. Сүз дә юк, хезмәте җиңелләрдән түгел. Өстәвенә әле ул берьюлы ике эштә эшли, балалар бакчасыннан бушауга элемтә бүлегенә йөгерә, аннан абунәчеләре янына юнәлә. 

Белеп торам, авыл кешенесенең өйдәге хезмәте дә тавык чүпләп бетермәслек. Ярый әле балалары ярдәм итә. Төпчеге – Рәдинә быел сигезенче сыйныфка укырга бара, хуҗалыктагы кош-кортлар, бакча мәшәкате, аш-су көйләү аның өстендә. Олы кызлары Зәлинә Казанда шәфкать туташы булып эшли. Уртанчы балалары Рәсим яңа гына солдат хезмәтеннән кайткан. Кыскасы, гөрләп торган тормышларына күз тимәсен. 

– Яшьли дөм ятим калдым... Әтием Фирдәвес исемле иде, 20 яшемдә әтиемне, тагын 5 елдан соң әниемне дә югалттым. Рәшидә исемле иде мәрхүмә. Авыртты. Кияүгә чыгарга җыенган чагым, әни үз хәле хәл булса да, кеше ни әйтер дип кенә туй табынында утырды. Икенче көнне урынга егылды... – дип хәтирәләрне барлый Рәйхана. 

Мәктәптән соң Арчада педагогика училищесында укый ул. Ә дипломлы булуга аны Казан мәктәбенә, татар теле укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Шул елны ук читтән торып югары уку йортына керә. 6 ел эшләп укый! Шәһәрдә генә каласы югыйсә, ә ул кабаттан авыл ягына юнәлә.

– Шәһәрне яратмыйм, барган арада да шау-шуыннан арып кайтам. Авылдагы иркенлеккә, хөрлеккә җитәме соң! – ди ул.
Кыз баланы авыл ягына дәшкән сәбәп тә саллы – егете Зөлфәт кулын сорый. Шулай итеп 4 балалы гаиләнең төпчекләре дә туган оясыннан канат очыра! 

– Авылга кайткач Шура мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләсәм дә кеше урынында гына идем, бераздан тарих фәнен укытырга бирделәр. Тарих – минем фән түгел дип тартышып, карышып булса да берничә ел эшләдем әле. Аннары мәктәптән киттем. Төрле эштә сыналдым. Кая куйсалар да эшкә җаваплы карарга кирәк, шул чагында гына нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешеп була, – ди әңгәмәдәшем.

Почта хезмәте исә икеләтә тырышлык сорый. Ике кулларыннан берничә төрле эш үтә: газета-журнал тараталар, пенсия-субсидия өләшәләр, коммуналь хезмәт тәүләүләре җыялар... Өстәвенә капчыклап товар да саталар! Шулай да зарланмыйлар. Кырыс шартларга түзеп, эштән күңеле бизмәгән хат ташучыларга без икеләтә рәхмәтле. 

– Яратып укучылар күп, алтышар газета алдыручы гаиләләр дә шактый. Яңа Сәрдә авылыннан Даимә Кадыйрова белән Ләйсән Камалиева, Шурадан Резеда Гайнуллина белән Фәридә Галиуллиналар бер кочак яздыралар. Әле алай да әзсенәләр. Басма матбугатны укый торган буын тәрбияләмибез, шунысына җаным әрни. Моңа кемне дә гаепләп булмый, бездән туган буын – үзебезнең балалар... Димәк, үзебез үк гаепле. Әти мәктәптә укый алмаган, беренче сыйныфтан ат җиктем, дип сөйли иде. Ә бит ул укымаган газета юк иде. Унар газета килгәне исемдә. Әти белән әнидән күреп газета укырга гадәтләнгәнбез. Кайсы гына заманда яшәсәк тә, балалар әти-әни гадәтен кабатлый. Без укымыйбыз икән, балалар да, оныклар да шул юлдан атлый.  Хәлле тормышта яшәп тә, байлык артыннан куып кулына бер газета алмаучы гаиләләр дә бар. Аларга үпкәләмим, ләкин күпме үгетләп тә газета укырга күндерә алмыйм, – ди Рәйхана ханым.

Җирлектә “Шәһри Казан.Язмыш” газетасын яратып укулары сөендерә. Рәйхана хезмәт куйган участокта аны 37 гаилә яздыра. Бик хуп! Газетаны ни әсбәпле яратып укуларын сорагач, Рәйхана:

– Мин үзем яратып укыйм ул газетаны. Һәр язма үз урынында, күләме дә таман гына, теманың яктыртылышы да үз чамасында. Артык та, ким дә түгел, дигәндәй. Язылу кампаниесе башлангач та, кайсы газетага яызылырга белмичә, икеләнеп торсалар, үзем укыган газеталарны әйтеп, аларның эчтәлеген сөйләп чыгам. Күпләр бүген рәхмәт укый, белми идек, шәп газета бар икән, ярый язылганбыз, диләр. Кайчагында әз генә үгет, белгәнеңне сөләп күрсәтү дә кирәк шул, – ди ул.  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading