Урман тирәләренә чүп ташлаган, тыелган көннәрдә учак кабызган кешеләргә гомум исәптә 1,2 миллион сум штраф салынган. Татарстанның урман фондына кагылышлы барлык мәгълүмат цифрлы базага туплана. Республиканың урман хуҗалыгы белгечләре Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын эшчәнлектә куллана башлады. Республика урманнарын файдаланудан федераль бюджетка – 288,6 миллион сум, республика бюджетына 101,8 миллион сум түләүләр күчерелгән. Министрлык карамагындагы урманчылыклар быелның 1 ноябренә 705,2 миллион сумлык түләүле хезмәтләр күрсәткән.
—Татарстан Рәисе теләктәшлегендә урман хуҗалыгының техника паркын яңарту дәвам итә. Быел тагын 31 берәмлек техника һәм техник җиһазлар сатып алынды,-диде министр Равил Кузюров.
Балаларның урманда “яшәве” яхшы Татарстанда 159 мәктәптә “Мәктәп урманчылыгы” эшли, аларда 2 меңнән артык укучы бала шөгыльләнә. Равил Кузюров әйткәнчә, Саба районы “Мәктәп урманчылыклары” бик активлар. “Табигатькә, урманнарга сак мөнәсәбәтне бала чактан тәрбияләү мөһим”,-ди министр.
Бәйрәмгә үстерелгән чыршылар Яңа ел бәйрәме өчен сатуга чыгарыла торган чыршылар һәм наратлар, министр аңлатканча, республиканың урман хуҗалыклары питомникларында махсус үстерелә, аларны кисү урман фондына зыян ясамый. Чыршы базарына китереләчәк чыршыларның һәм наратларның инде бәясе дә билгеле. “Күрше-тирәбездәге төбәкләр дә урманнарга бай. Алар да чыршылар алып килеп сата, шунлыктан, беренчел бәяләр үзгәрергә мөмкин”,-диде Равил Кузюров.
Комментарийлар