16+

Үзең җыештырган урынга чүп ташлатасы килми

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне җыештыру буенча санитар икеайлык бара.

Үзең җыештырган урынга чүп ташлатасы килми

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне җыештыру буенча санитар икеайлык бара.

Казанда гомумшәһәр өмәсе 20 апрельдә узачак. 

Подрядчы предприятиеләр эшчеләре бүген дә шәһәр территориясен җыештыру белән шөгыльләнә. “Горводзеленхоз” тресты эшчеләре, мәсәлән, Декабристлар урамындагы “Фестивальный” бульварын тәртипкә китерү белән мәшгуль.

– Трестта 1995 елда эшли башлаган идем, 10 елга якын торак-коммуналь хуҗалыгында эшләп алгач, янә үзебезнең коллективка кайттым. “Фестивальный” бульвары бик матур, аны туристлар да ошата. Бульвар сукмакларына чүпләр ташламасак, яктырткычларны ватмасак иде. Төзеклек үзебез өчен күңелле бит. Узган кыш кар күп булды. Хезмәттәшем Рәйсә тырыш кыз, аның белән тирләп-пешеп кар көрәдек. Тиздән чәчәкләр утырта башлыйбыз, Казаныбыз матур булсын,-ди Резеда Насрытдинова.

Ул Арча районындагы Югары Пошалым авылыннан, ә хезмәттәше Рәйсә Салаватуллина Питрәч районындагы Көлкамәрдән.
– Училище тәмамлагач урнашкан идем трестка, 15 елга якын вакыт узган инде. Коллективны яратам, Казаныбызның матурлыгы өчен эшлим,-ди Рәйсә Салаватуллина.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин казанлыларны, предприятиеләрне өмәләрдә катнашырга чакырды. Казанда октябрь аенда БРИКС саммиты узачагын да искәртте ул.

–  Казанны барыбыз да яратабыз, чиста һәм төзек шәһәрдә яшәргә телибез. Кыш буена туплана килгән чүпне предприятиеләргә генә җыештыру авыррак, җыештыру күбрәк вакытны алачак. Кунаклар килер алдыннан шәһәрне чистартыйк. Кемнеңдер чистартуы бер нәрсә, ә шәһәр кешеләренең, һәр мәктәпнең, көллиятнең, вузның, сәнәгать предприятиесенең бердәм булып җыештыру эшләренә чыгуы бөтенләй дә икенче нәрсә. Аннан соң, гадәттә, шул ук укучылар, яшьләр һәм казанлылар чүпне савыттан читкә ташларгамы-юкмы, дип уйлый башлый.  Без – мэрия, районнар хакимиятләре хезмәткәрләре дә яшел зоналарны җыештырырга чыгабыз,-диде мэр Илсур Метшин.

Казан паркларында һәм скверларында халык катнашындагы өмәләр 21 апрельдә дә оештырыла.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading