16+

«Ватанны ярату балага әти-әнисеннән, әби-бабасыннан күчә»

Газета укучыларыбыздан Ватанны ярату, 9 май – Җиңү көне турында фикерләрен сораштык.

«Ватанны ярату балага әти-әнисеннән, әби-бабасыннан күчә»

Газета укучыларыбыздан Ватанны ярату, 9 май – Җиңү көне турында фикерләрен сораштык.

Вазыйх Фатыйхов, язучы:


– Ватанны ярату балага әти-әнисеннән, әби-бабасыннан күчә. Чөнки сабый өйдәге якын туганнарының ни уйлаганын, ни сөйләшкәнен белеп һәм ишетеп үсә. Балаларны китап укырга гадәтләндерергә кирәк. Без фронтовик-язучыларның ватанпәрвәрлек белән сугарылган әсәрләрен укып үстек, батыр сугышчылар һәм разведчиклар белән горурландык. Бүгенге язучылар да үзләренең әсәрләрендә Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә омтылырга тиеш, дип уйлыйм.

Равилә Һадиева, педагог:

– Мәктәптән тыш эшчәнлек алып барылган иҗат үзәкләрендә дә балаларга һәм үсмерләргә Туган илне ярату төшенчәсе сеңдерелә. Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәтле булу, авылыңның яки шәһәреңнең төзеклеген-чисталыгын саклау, тырышып уку – болар бала күңеленә иңдерелгән ватанпәрвәрлек орлыклары. Кешедә ватанпәрвәрлек хисе әнә шулай кечкенә берәмлекләрдән туплана.

Эльвира Хөсәенова, хезмәткәр:


– Быел “Үлемсез полк” хәрәкәтенең үткәрелмәве вакытлы гына күренеш, дип уйлыйм. Киләсе елларда бу чараның һичшиксез тагын да колачлырак оештырылачагына ышанам. Җиңү көненең рухы көчле, әлеге рух безне берләштерә, яңа җиңүләргә әйди. Милләтара дуслыкны саклыйк, бердәм булган очракта, без куәтле.

Эдуард Ахмаев, кинотеатр директоры:


– Ватанпәрвәрлек тәрбиясендә музейлар экспонатларын, аерым хәрби частьләрнең сугышчан юлына яки Бөек Ватан сугышы батырына багышланган бүлекләрне файдалану нәтиҗәле алым. Музей хезмәткәрләре, укытучылар сөйләгәннәр бала күңеленә гомерлеккә сеңеп кала. Бөек Ватан сугышы, армия темасына төшерелгән кинофильмнар да Ватанга тугрылык тәрбияли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading