Авылда яңа алынган ишекләрне куярга килгән абзый сөйләде бу тарихны.
- Рафил белән Зәринә - безнең гаилә дусларыбыз, - дип башлады ул сүзен. - Рафил яшьлегендә бер урыс кызы белән очрашып йөргән, ләкин әнисе башка милләт кешесен килен итеп күрергә теләмәгән.Тик хисләрне тыеп була димени?! Кыскасы, бу кыз Рафилдән балага...
Авылда яңа алынган ишекләрне куярга килгән абзый сөйләде бу тарихны.
- Рафил белән Зәринә - безнең гаилә дусларыбыз, - дип башлады ул сүзен. - Рафил яшьлегендә бер урыс кызы белән очрашып йөргән, ләкин әнисе башка милләт кешесен килен итеп күрергә теләмәгән.Тик хисләрне тыеп була димени?! Кыскасы, бу кыз Рафилдән балага узган. Әмма яшьләр барыбер аерылганнар. Еллар узган. Теге хатын кияүгә чыккан, тагын балалары туган. Рафил дә үз бәхетен очраткан - Зәринә белән кавышкан. Ике малай үстереп яталар. Тату гына яшиләр иде дусларым. Ел саен җәй көне безгә кунакка кайталар иде. Рафил акчага аптырый торган кеше түгел. Эш урыны яхшы. Ел саен чит илдә ял итәләр. Аларның тормышларына һәрчак сокландык.
Тик көннәрдән беркөнне Зәринә ирен "ВКонтакте" социаль челтәрендә теркәгән. Дуслары, танышлары белән аралашсын, янәсе. Классташлары аларның ничек яшәгәннәрен күрсеннәр, белсеннәр. Рафил башта каршы килсә дә, азрак интернет белән танышкач, үзенә дә кызык була башлаган. Шулай аралаша- аралаша ул интернетта яшьлек мәхәббәтен дә эзләп тапкан. Теге урыс хатыны белән интернет аша аралашу очрашуга ук барып җиткән. Күпмедер качып очрашып йөргәннән соң, уртак балалары хакына берләшергә булганнар. Рафил, ике баласы белән Зәринәне калдырып, беренче мәхәббәте белән яши башлады. Сөяркәсе ире белән араларны законлы рәвештә өзсә дә, Рафил хатыны белән суд аша аерылышмады әлегә. Зәринә янына да килгәләп китә. Без исә дустымның бу гамәлен бер дә хупламадык, тик ул берни дәшми. Безнең дә аны гаепләргә хакыбыз юк. Үз тормышына үзе хуҗа. Хәзер менә хатын мин "ВКонтакте"та озаграк утырсам, шикләнеп куям. Интернет гаиләне җимерергә дә мөмкин икән шул,- дип тәмамлады сүзен абзый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар