Россия авиалайнеры ватыкларында чит илдә җитештерелгән шартлаткыч матдәләрнең эзләре табылган, дип белдерә ТАСС.
Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников Россия Президенты Владимир Путинга белдергәнчә, "А321" авиалайнерында 1 килограммга кадәрге тротил эквивалент егәрлегендәге кулдан ясалган корылма шартлаган. Димәк, "А321" авиалайнерының һәлакәткә очрау сәбәбе - теракт. Владимир Путин самолетны шартлаткан террорчылар турында: "Без сезне планетаның теләсә кайсы почмагыннан табачакбыз һәм җәзасын бирәчәкбез", - диде.
Фото: cdnimg.rg.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар