16+

Владимир Путин: “Россиянең белем бирү потенциалы көчле, куәтле педагогик һәм фәнни мәктәпләре бар”

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласында оештырылган I халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучыларга видео мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

Владимир Путин: “Россиянең белем бирү потенциалы көчле, куәтле педагогик һәм фәнни мәктәпләре бар”

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласында оештырылган I халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучыларга видео мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

– Кунакчыл Казанда планетаның күп кенә дәүләтләреннән мәктәпкәчә, гомуми һәм югары белем министрлыклары җитәкчеләрен, шулай ук педагогларны һәм абруйлы фәнни оешма вәкилләрен күрүгә бик шат. Сезгә мәгариф өлкәсен үстерү белән бәйле һөнәри мәсьәләләр турында фикер алышырга, бу өлкәдә тәҗрибә һәм алдынгы технологияләр, практикалар белән уртаклашырга туры киләчәк, – дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Бүген белем алу, кешенең дөньяга карашы, яңаны аңларга тырышып яшәве ХХІ гасыр үсешенең төп хәрәкәт итүче көченә әвереләчәк. Шул уңайдан ил башлыгы “барлык илләрдә дә кешеләрнең үз талантларын тормышка ашыру, белем алу өчен тигез мөмкинлекләре булуы, ә дәүләтләрнең аның мөмкинлеген гарантияләве, заманча стандартларны активрак кертүе бик мөһимлеген” билгеләп үтте.

Путин фикеренчә, мәгариф оешмалары «белем һәм күнекмәләрнең яхшы багажын» гына түгел, ә «яшь буынга үз илләренең һәм халыкларының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә нигезләнгән кыйммәтләрне» сеңдерергә тиеш.

– Россиянең көчле белем бирү потенциалы, көчле педагогик һәм фәнни мәктәпләре бар. Соңгы егерме елда безнең илдә бөтен мәгариф системасы яңартылды. Һәм мондый эш, белем бирү программаларын көйләү даими рәвештә яшьләрнең, җәмәгатьчелекнең сорауларын исәпкә алып дәвам итә, – диде Владимир Путин. – Форум барышында сез яңа кызыклы уртак проектлар тәкъдим итәрсез һәм фикер алышырсыз, ә сез эшләгән тәкъдимнәр сезнең илләрдә мәгариф өлкәсен камилләштерүгә һәм үстерүгә хезмәт итәр дип өметләнәм, – дип нәтиҗә ясады Россия Президенты. Ул катнашучыларга эш көннәренең нәтиҗәле һәм яхшы узуын теләде.

Халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында төп конференциядә төрле ил вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Куба, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Босния һәм Герцеговина чыгышлары балаларны тәрбияләү, әти-әниләр белән эшләү, белем дәрәҗәсе мәсьәләләрен дә күтәрде. Конференциянең төп алып баручы модераторы Россия Мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading