16+

Халык медицина хезмәткәрләрен “иң ришвәтчеләр” дип күрсәтә

Яңа эшли башлаган табибларның уртача хезмәт хакы 75 мең сум. Кайберләре әле тагын күпме ришвәт ала?!

Халык медицина хезмәткәрләрен “иң ришвәтчеләр” дип күрсәтә

Яңа эшли башлаган табибларның уртача хезмәт хакы 75 мең сум. Кайберләре әле тагын күпме ришвәт ала?!

Көн дә булса – 9 декабрь

Һәр елның 9 декабре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шушы дата уңаеннан, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференцияләре оештырыла. Республиканың министрлыклары, шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре ришвәтчелеккә каршы эшчәнлекләре белән таныштыра. Әгәр җитәкчеләргә көн саен, атна саен хисап тотарга туры килсә, ришвәтчелек динозаврлар кебек кырыла башлар иде, мәгәр.

Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов сүзләренә караганда, республиканың Икътисад министрлыгы башлангычында үткәрелгән сораштыруларда халык “иң күп ришвәтчелек сәламәтлек саклау тармагында” дигән.

— Медицина учреждениеләрендә бушлай күрсәтелергә тиешле хезмәтләр өчен дә кешеләрдән акча түләттерү, табибка электрон язылу тәртибен бозу очраклары күзәтелә. Балаларның җәйге ялын оештыру барышында да канун бозулар бар. Апаста һәм Яшел Үзәндә ялган исемлек төзеп, балаларның “ял”ын оештырганнар. Чынбарлыкта бернинди смена тупланмаган. Ата-аналар балаларына коммерция лагерына юллама сатып алган. Ялны оештыручылар “балаларны тукландыруга” дигән хәйлә белән ата-аналар акчасы өстенә бюджет акчасын да үзләштергән. Тикшерүләрдән соң, акчалар бюджетка кайтарылды. Кара диңгез буендагы ял лагерьларына балалар өчен “олимпиада яки конкурс җиңүчесе” дигән ялган белешмәләр тапшыру фактлары да ачыкланды, -диде Рөстәм Гаязов.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы чираттагы матбугат конференциясендә республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков белән сәламәтлек саклау министры урынбасары Марсель Миннуллин хисап тотты.

 Урманда күренми, димә

Республиканың коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча эксперт төркеме комиссияләре соңгы 3 елда Яшьләр эшләре буенча министрлык карамагындагы җәйге лагерьларда чынбарлыкта үткәрелмәгән ял чаралары өчен 12,5 миллион сум бюджет акчасын астыртын үзләштерүне ачыклаган. Җәйге ял лагерьларындагы төрле җиһазларның  сакланышы тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмәве сәбәбендә, 25 миллион сумнан артык бәяләрдәге җиһазлар юкка чыккан. Ихтыяҗ тумаган матди кыйммәтләрне-товарларны “списать” итү, ягъни гамәлдән чыгару гадәти күренешкә әверелгән.

— Балаларның ялын оештыруда ялган документлар белән эш йөрткән, “өстәмә вазифа” өчен хезмәт хакы алган хезмәткәрләр эшләреннән азат ителде, аларга административ чаралар күрелде. Кара диңгез буена балаларның ял лагерына сайлап алу тәртибенә үзгәрешләр кертеләчәк,- диде Ринат Садыйков.

 Авыруга – әҗәл, табибка – акча

Татарстанда сәламәтлек саклау тармагында ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләр өчен 2021 елда – 272, ә узган ел 174 җинаять эше кузгатылган. Быелның алты аенда инде 48 медицина хезмәткәре  җинаять җаваплылыгына тартылган. Шулай ук, быелның тугыз аенда “Халык контроле” (“Народный контроль”) дәүләт мәгълүмат системасына халыктан, медицина тармагындагы тәртипсезлекләргә зарланып, 2 912 мөрәҗәгать кергән.

Медицина тармагында эшләүчеләрнең, бәлки, хезмәт хаклары бик аздыр. Шунлыктан, ришвәт алырга мәҗбүрләрдер.

— Медицина хезмәткәрләре ничә сум хезмәт хакы ала?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

— Хезмәт хаклары клиникада, дәваханәдә, хастаханәдә, участок звеносында эшләүгә бәйле рәвештә түләнелә. Яңа эшли башлаган табибларның уртача хезмәт хакы 75 мең сум, шәфкать туташыныкы 45 мең сум,-дип җавап бирде Марсель Миннуллин.

Хезмәт хаклары ачтан үләрлек түгел икән, ләбаса. Ни кызганыч, медицина хезмәткәрләренең кесәләренә акча салу көндәлек күренешкә әверелде. Үзең яки туганың сәламәтләнеп чыкканда, рәхмәт йөзеннән акча кызганмас идең инде аны. Гомере санаулы гына калган авырулардан, аларның туганнарыннан ришвәт алган кайбер табибларны һәм хәтта “морг” хезмәткәрләрен бары тик оятсызлар дип кенә атап буладыр. Бу хәлгә үзебез дә гаепле, әлбәттә. “Халык контроле” адресына медицина тармагына караган 2 912 хәбәр кергән икән, димәк, тәртип салырга омтылучылар бөтенләй дә юк түгел.

 Министр Ринат Садыйков та, министр урынбасары Марсель Миннуллин да ришвәтчелек очраклары турында дәшми калмаска, ә шунда ук шалтыратырга чакырдылар. Аноним хәбәрләр дә тикшерелә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading