16+

Халыктан кергән һәр хәбәр тикшерелә

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

Халыктан кергән һәр хәбәр тикшерелә

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдимендә 2003 елда Мерида (Мексика) шәһәрендә ришвәтчелеккә каршы көрәш башлангычына имза кую старт ала. Документка 190 ил, шул исәптән Россия дә, имза сала. Быел әлеге дата “Бергәләшеп ришвәтчелеккә каршы көрәшик” шигаре астында уза.

– Ришвәтчелек халыкта хакимият органнарына карата ышанычны киметә, икътисадка зыян сала. Республикада ел саен коррупциягә бәйле 1 мең эш тикшерелә. Төрле эшләр башкару өчен күчерелгән 1 миллиард сум бюджет акчаларын астыртын үзләштерү очраклары ачыклана. Әлеге акчалар тулысы белән кире кайтартыла, канун бозучыларга карата дисциплинар чаралар күрелә. Прокуратура да тикшерүләр үткәрә, ләкин прокуратура органнарының кемне дә булса “эштән азат итү” турында карар чыгару вәкаләте юк, – диде Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

БМО бәяләмәләренә караганда, дөньяда елына 1 триллион доллар күләмнәрендә ришвәт бирелә, шул сәбәпле икътисад 2,6 триллион доллар югалта.

– Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча республика программасы да гамәлгә ашырыла. 2005 елдан башлап халык фикере өйрәнелә. Быелның ярты елында ришвәтчелеккә бәйле 53 мең хәбәр алынды, 21 хәбәр “Халык контроле” аша керде. Халыктан кергән һәр хәбәр тикшерелә. Массакүләм мәгълүмат чараларының да ришвәтчелеккә каршы көрәштә ярдәме зур, матбугатта 2847 хәбәр чыкты. Ришвәтчелеккә тискәре мөнәсәбәтне яшьтән үк тәрбияләү әһәмиятле, – диде республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading