Безнең балачак, яшьлек еллары ничек бәхетле узган икән бит!
Хат диюгә, минем күз алдына океан ярына секунд эчендә барып җитүче смс-хат түгел, ә сагынуларын ак биткә сырлап, һәрбер сүзен күңел җылысы белән өркетеп, конвертларга салып, җавап өмет итеп, чакрымнар кочагына тапшырган чып-чын кәгазь хатлар килеп баса.
Интернет битләреннән 11 ноябрьнең хатлар язу көне икәнлеген белгәч, өйнең бары тик мин генә белән торган серле почмагына яшереп куйган бер кочак хатны тартып чыгардым да, өйдәгеләрнең йоклап китүеннән файдаланып, яшьлек елларының җылысын саклаган хатларга үрелдем. Уйларым үзеннән-үзе еракта калган үсмер елларыма, яшьлегемә әйләнеп кайтты. Нәкъ 75 хат! (болары ачудан ялкын кочагына ташлаган хатлардан соң калганнары). Араларында студент елларында бер-беребез белән язышкан хатлар да, сыйныфташ егетләрнең армиядән язган сагынычлы сәлам хатлары да, беренче мәхәббәтнең ихлас самими сүзләрен үзенә сыйдырган сөю хатлары да бар! Һәрбер язган сүз, сырлаган һәрбер җөмлә әле кичә генә кәгазь битенә төшкән кебек. Ә баксаң, хатларның кайберләренә 26 яшь икән инде! 75 хатны да укып чыгарга бер төн генә җитмәде җитүен. Әмма дә ләкин минем өчен аеруча кадерле булганнарның һәрбер өтер, һәрбер ноктасына кадәр тукталып укып чыктым. Кычкырып көлеп җибәргән мизгелләр дә булды, керфекләрне чылатып, борыннарны җебеткән урыннары да.
“Кадерле 11 классны бетерүче укучыларым, хөрмәтле якын булган Диләрә ханым! Тәбрик итәм сезне! Барыгызга да бәхет-сәгадәт, сәламәт, изге, галим булуыгызны, Аллаһы Тәгаләнең, Раббыбызның Илаһи ризалыгына, Илаһи дәрәҗәсенә, Илаһи гафуына ирешүегезне теләп: мөгаллимәгез – кардәшегез, Найлә Габдулхак кызы”. 25 нче май 2002 нче ел”. Монысы безне дин дәресләренә өйрәткән Наилә апабызның безнең сыйныфка язылган озын хатыннан бер өзек.
“Сәлам, Гүзәл матурым! Менә әле генә радиодан син яратып җырлый торган “Ялгыз тәкәрлек” җырын җырладылар. Ә минем сине сагынудан күзләремә яшьләр килде. Мин сине үтереп-үтереп, ну, “прости чертовски” сагынганмын икән бит”, - дип Киров кызы Филүзәнең миңа юллаган хаты.
Ә менә монысын һәрчак шаяртырга яратучы Чистай кызы Рамилә җибәргән. “Сәлам, сәлам, сәлам Казан шәһәренең 3 нче тулай торагында нәрсә эшләргә белми, арлы-бирле йөрүче Рамиләдән! Хәлләр ничек? Балаларыгыз исән-саумы? Барысына да памперс җитәме? Манныйны яхшы ашыйлармы? Ярар, хыял-балалар читкән китеп торсын, хәзер үзем турында сөйлим, дөресрәге, язам...”.
“Огромный привет из Нижнекамска! Математически точный, физически прочный, как уголь, пламенным приветом пишет тебе подруга твоя Айгуль. Знала бы ты, как я соскучилась по тебе…”. 2005 елның 26 февралендә балачак дустым Айгөл язган дүрт табак хаттан өзек бу.
Эх, социаль челтәрләрдә генә түгел, тормышта да бер күрешәсе иде сезнең белән, дусларым... Шушы хатларны укып, көлешә-көлешә, яшьлек елларын искә алып, бер кич утырасы иде...
Хатлардагы чуар-чуар сүзләр... Ничә төрле пасталар белән сырланды икән алар? Ә хаттагы рәсемнәр... Помадалы ирен эзләре... Конверт эченнән килеп чыккан открыткалар, “валентинкалар”... Кайбер хатны ачып җибәрүгә борынга хушбуй исләре дә килеп бәрелгәндәй булды хәтта. Һәрбер мизгел, һәрбер вакыйга күз алдыннан үтте. Һәрбер җөмлә, һәрбер сүз шундый кадерле.
Эх, нинди рухи азыктан мәхрүм бит без хәзер. Ватсап аркылы таратылган рәсемнәр, тапталган сүзләр җанга рәхәтлек бирми минем. Бик күбесен карап та тормыйча, бетереп ташлыйм мин. Хатлар кебек минеке генә булмагач, мирнеке миңа кызык түгел.
Почталар эшләп торган чакта, кулга каләм алып, ак кәгазь битендә шул каләмне биетә-биетә якын кешеләребезгә әллә нигә бер булса да кулдан хат язып сал инде юкса! Юк инде, җәмәгать, язмыйбыз! Гомер тәгәрмәче шундый зур тизлек белән әйләнгәндә, кайсыбызның атналар буе җавап хаты көтеп утырырга сабырлыгы җитәр икән?!
Балаларыбызның техникага бәйләнгән гомерләре кызганыч. Ә безнең балачак, яшьлек еллары ничек бәхетле узган икән бит! Кайтарасы иде…
Гүзәл Хәбибуллина
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар