16+

Янәшәдә басып торган кыз пәлтә чабуыма килеп ябышты, үзем берсенең җиңеннән эләктердем (Уены-чыны бергә)

Гадәттәгечә, язгы кояш нурларында коенып, ашыкмый гына тукталышка таба атлыйм. Кеше әллә ни күп күренми, димәк салонда иркенрәк булачак, уйларымны тәртипкә китереп, киләчәккә зу-уур планнар корып, җай гына хыял дөньямда тирбәлеп барырга менә дигән мөмкинлек. 

Янәшәдә басып торган кыз пәлтә чабуыма килеп ябышты, үзем берсенең җиңеннән эләктердем (Уены-чыны бергә)

Гадәттәгечә, язгы кояш нурларында коенып, ашыкмый гына тукталышка таба атлыйм. Кеше әллә ни күп күренми, димәк салонда иркенрәк булачак, уйларымны тәртипкә китереп, киләчәккә зу-уур планнар корып, җай гына хыял дөньямда тирбәлеп барырга менә дигән мөмкинлек. 

(Эшкә барышлый сериясеннән)

Бер-бер артлы узып киткән транспортны күзәтеп сизми дә калганмын, ни арада миңа кирәкле автобус килеп туктаган! Салонда шыгрым тулы халык, әллә нинди үзгә бер җанлылык сизелә. Кереп басуым булды, автобус ыргылып кузгалып та китте. Янәшәдә басып торган кыз пәлтә чабуыма килеп ябышты, үзем берсенең җиңеннән эләктерергә өлгердем. Әйтәм аны-ы-ы!.. Шуңа икән җанлылы-ы-ык! Ник кенә бер йоклап баручы адәм булсын! Бар да кайда, ничек булдыра ала, шунда ябышкан! Хәтта утыручылар да уяу, ике куллап тотынгычка ябышканнар, күзләре ачык. Ярар, бер утыргычның аркасына ике бармак эләкте. Автобустан ук төшеп калмам әле, боерган булса. 

Тукталышларда да озак торырга яратмый торган булып чыкты бу «тиз йөрешле» автобус. Туктарга да өлгерми, кузгалып та китә. Керсәң кереп каласың, кермәсәң юк. Дөрес! Подиумга менмибез бит, автобуска менәбез! Очып кына керәсе дә, барып ябышасы! Кәнфитләнеп маташырга вакыт юк, кондуктор белән автобус йөртүченең норма тутырасы бар.

Тукталышлар саен шулай бер алга, ике артка шуып, тирләп-пешеп, җилкәгә ауган күршегә эчтән генә «рәхмәт укып», кискен борылышка да җиттек. Кинәт кенә борылган автобуста куллар тотынгычтан ычкынып китте. Һавада болганган бармаклар ябышыр урын эзләде. Тотынгычның утыргыч белән салон түбәсен тоташтырганы да бар бит әнә, шунда гына ябышасы бит югыйсә.

Юк! Югары эленгәннәре кирәк! Алары исә тагандагыча атыныпмы атына, тырыша-тырыша сузылган кулга килеп бәрелә дә, үчекләгәндәй тагын югарыга чөелә. Һич эләктерәм димә! Ул арада салонда мәгълүмат яңгырый: «Тотынгычларга тотыныгыз, үзегезне дә, якыннарыгызны да куркыныч астына куймагыз». Әйе, тотынырсың монда! Эләктерә алсаң! Ярый шул янда басып торучы «якыннар» бар, алар белән бер-береңә биш куллап ябышмасаң, беттең: язгы кар сулы идән тулаем синеке! 

Шулай күңелле генә, салонда бар көченә яңгыраган Кавказ халыкларының танылган бер дәртле җырына хозурланып, юл буе «лезгинка» биеп, үземә кирәкле тукталышка килеп җиттем. Тирдән юешләнеп маңгайга ябышкан чәчләремне кубарып, алсуланган битләремне сыпыргалап җибәрдем дә, башны горур гына югары тотып, тукталыштан эшемә таба атладым. Горурланырсың да! Автобустан төшкәндә «Ты - моя самая красивая!» җыры озатып калды бит! Ярар, чишелгән төймәне төймәләп була, төшеп калмаган бит әле!

Сапогидагы 43ле аяк киеме эзләрен сөртеп алырга да салфеткалар кесәдә генә йөри, һич югы карга ышкы әнә, яисә күлләвеккә кереп чык! Чәчләреңне төзәткәлә дә, алга! «Самая красивая» ди бит әнә (сумасшедшая, дип тә өстәде өстәвен, тик анысы минем адреска түгел инде, ялгыш кына ишеттем ахры). Үзебезнең татар кешесе булса, бисмилласын әйтеп салмак кына тирбәтеп алып килгән булыр иде дә, нишләтәсең. Ярар, кайнар канлы Кавказ егетенә дә рәхмәт! Меңләгән чакрымнар үтеп безне эшкә йөртергә дип килгән бит әле! Иртүк торган, музыкасын кабызган! Күрәсең, шуңа күрә халык сабыр итә, йөзләрендә канәгатьсезлек булса да, атына-атына шыпырт кына баралар. Мин дә зарланмыйм, салондагылар белән дуслашып, кочаклашып бардык, бер-беребезгә карашып елмаештык, бер-беребез белән итәк-җиңнәребез белән «бүлештек». 

Эшкә дә 15 минутка алданрак килеп җиттем, шөкер, аяк-кулларым исән-сау, мине яраткан хезмәтем, коллегаларым көтә. Ни генә булса да, мин бүген кичкә кадәр «Ты – моя самая красивая» дулкынында.

Гөлнара Гатауллина.
Казан.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading