Яшьләр көнен – яшьләрчә!
Казан Яшьләр көнен экстремаль рәвештә каршыларга җыена. Яшьләр көне шәһәр кешеләре һәм кунакларына заманча урам мәдәнияте фестивале буларак тәкъдим ителәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казан Яшьләр көнен экстремаль рәвештә каршыларга җыена. Яшьләр көне шәһәр кешеләре һәм кунакларына заманча урам мәдәнияте фестивале буларак тәкъдим ителәчәк.
27 июнь бөтен Россия күләмендә Яшьләр көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда бу вакыйгага чын мәгънәсендә яшьләрчә якын килергә булганнар. Фестиваль Бондаренко урамындагы «Ватан» спорт комплексы биләмәсендә урнашкан скейт-паркында уза. Бәйрәм ике мәйданчыкта гөрләячәк. Беренчесе янына тартылучыларның кайберләренә тел асларына тынычландыргыч дару төймәләре салу да комачауламас. Ник дигәндә, спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнүчеләрне карап торганда да башлар әйләнә бит анда! Икенче мәйданчыкта заманча рәсем сәнгате, музыка һәм бию яратучыларны көтеп калалар. Татарстанның барлык почмакларыннан, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган яшьләр арасында уздырылган ярышларда җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Төп ярышлардан тыш бәйрәмдә иң-иңнәрнең паркур һәм стант райдинг буенча күрсәтмә чыгышларын да карап хозурлана аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”
-
#Кыскача яңалыклар
Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре катнашамы?
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
Комментарийлар