16+

Җәйне кайда уздырасыз, яки Нурания Җамалиның быел ял турында нигә уйлаганы да юк?

Cораштыруларга караганда, ни хикмәт, быел чит илләргә барырга теләүчеләр саны сизелерлек кимегән.

Җәйне кайда уздырасыз, яки Нурания Җамалиның быел ял турында нигә уйлаганы да юк?

Cораштыруларга караганда, ни хикмәт, быел чит илләргә барырга теләүчеләр саны сизелерлек кимегән.

Россиялеләргә ял итү өчен иң кулай урын булып Кырым кала бирә. Россия халкының 36 проценты җәйге ялны Кырымда уздырырга хыяллана, әмма хыял хыял белән, бары тик 8 проценты гына ярымутрауга барырга планлаштыра. Халыкның яртысы җәйне өйдә уздырачак, 35 проценты бакчада булачак.
Җәйне өйдә уздыруның сәбәпләре дә бар. Респондентларның 44 проценты акча юклыктан читкә чыгып китәргә ашыкмый, күпләр җәйне эшләп уздырырга җыена, өлкән яшьтәгеләр сәламәтлектән зарлана. Чит илләргә килгәндә, 56 процент халыкның чит илгә чыгу өчен паспорты юк, һәм ул аны алырга җыенмый да. Кыскасы, ничек кенә булмасын, кризис үзенекен итә, күрәсең.
Ә сез җәйне ничек уздырырга җыенасыз?

Рөстәм ХӘСӘНОВ, Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, профессор:
- Соңгы тапкыр кайчан ял иткәнемне хәтерләмим дә бугай. Казанда бакчамда да юньләп ял иткәнем юк әле. Россиядә дә ял итәсем килә, балачакта Кырымда «Артек» лагеренда гына булганым бар, дөньяның төрле серле почмакларын да күрергә хыялланам. Әле җәйге ял көннәрем кайчан буласы хәл ителмәгән, отпуск төгәл билгеле булгач, ял турында хыяллана башласам да була.

Нурания ҖАМАЛИ, «Яңа Гасыр» телеканалы режиссеры, Татарстанның атказанган артисты:
- Моңа кадәр Төркиядә ял итә идек. Быел ял турында уйлаган да юк. Акча юклыктан да түгел, юлда йөрергә бик яратмыйм мин. Таможня аша үтүләр, самолет көтүләр - болар барысы да ялыктыра. Шифаханәләрдә ял иткәнем бар, анда миңа күңелсез. Кырымда да булганым бар. Быел да барырга уйлаган идем дә, әмма, ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылып беттеме икән, дип, икеләнеп калдым. Балалар быел Абхазия якларына җыена. Бәлки без дә алар белән барырбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading