16+

Заһит Кәлимуллин: «Әнкәй, безне сыерсыз калдырасың икән, дип елады»

Ачык типтагы «Оргсинтез» акционерлык җәмгыятенең җәмәгать туклануы комбинатына кергәнче үк тирә-юнендәге тәртип, чисталыкка игътибар итәсең.

Заһит Кәлимуллин: «Әнкәй, безне сыерсыз калдырасың икән, дип елады»

Ачык типтагы «Оргсинтез» акционерлык җәмгыятенең җәмәгать туклануы комбинатына кергәнче үк тирә-юнендәге тәртип, чисталыкка игътибар итәсең.

Аның директоры - Татарстанның һәм Россия­нең атказанган сәүдә хезмәткәре Заһит Кәлимуллин эшчеләреннән бары тик сыйфатлы һәм яхшы итеп эшләүне генә таләп итә.

- Әтидән күчкән сыйфат ул, - ди Заһит әфәнде таләпчәнлеге турында. - Үзең эшләмәсәң, башкалардан таләп итеп булмый. Без өч малай, бер кыз үстек. Әти, балалар сугышып ятмасын өчен, төрле тәрбия чарасы уйлап таба иде. Эштән еш кына берничә агач салып кайта да, аны ярып, өеп ­куярга безгә куша. Шуңа күрә уйнарга да вакыт калмый иде. Аннары әткәй мал-туарны күпләп асрый башлады. Аларны көтәргә, печәнен әзерләргә кирәк. Җәен бакчадан чиләкләп карлыган җыябыз.

124 төп карлыган утырткан идек. Әткәй белән әнкәй колхозда гына эшләсәләр дә, Суык Чишмә авылында (Зәй районы) иң бай кешеләр иде. Келәтебез һәрвакыт икмәк белән тулы булды. Умар­тасын да тоттылар. Безне дә эш сөяргә өйрәттеләр. Әткәй исән чагында авылда мәчет төзетеп калдырды, мулла булды. Авыл халкы әтине һаман искә алып яши. Үзебез дә дини тәрбия алып үстек. Тәрбия чара­лары көчле булды безнең.

- Эштән туйган чакларда «Их,җитәкче генә булып утырырга иде» дигән чаклар булдымы икән?
- Укыган вакытларда һәркемдә буладыр ул хыял. Минем хыял тормышка тиз ашты. VIII сыйныфтан соң әти миңа: «Мин сине кулыңнан җитәкләп йөртмәячәкмен. Үз язмышың үзеңнең кулыңда», - диде. Шуннан соң райондагы сәүдә училищесына киттем. Аны тәмамлауга, Зәйдә кибет директоры итеп куярга булдылар. Башта өйгә кайтып әткәй белән әнкәйдән рөхсәт сорадым. Әткәй: «Курыкмыйсыңмы?» - дип кенә сорады. Ә әнкәй: «Безне сыерсыз калдырасың икән», - дип елап җибәрде. Армия­дән соң Казанга килеп, башта техникум, аннары сәүдә институты тәмамладым. Шактый еллар Авиатөзелеш районы хакимиятендә сәүдә бүлеге мөдире булып эшләдем.

- Җитәкче булу өчен сә­ләт кирәкме, әллә җаваплылык тоеп эшләүме?
- Кемнеңдер ул канында бар. Җитәкче ул ягымлы да, усал да, кеше хезмәтен бәяли белә торган да булырга тиеш. Оештыра белү сәләте булганнарга эшләү җиңелрәк. Җитәкчегә алга карый белергә, күп елга план корып куярга, икътисадын да, сәясәтен дә бергә алып барырга кирәк. Әгәр теләсәң, кеше ышанмаслык планны да тормышка ашырырга була.

- Сез кешене эшкә алганда беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсез? Аның документларына күз саласызмы, әллә киеменә карап каршы аласызмы?
- Кеше ишектән килеп керүгә үк, аның нинди булуын таныйм, дип әйтә алам. Әлегә кадәр ялгышканым юк. Тышкы кыяфәтләре белән җитәкчеләрне алдарга тырышып йөрүче­ләр дә бар. Әмма мин кешенең эшенә карап бәя бирергә яратам. Тагын шуңа игътибар итәм: үзебездә эшләүче хатын-кызларның кистермәгән чәчләрен матур итеп ясап йөргәннәренә конкурс­лар вакытында бүләкләр дә тапшырам. Яшьләргә андыйларны үрнәк итеп куям. Ир-атларның тәмәке тартканнарын өнәмим.

- Сезнең ашханә һәр­вакыт конкурсларда алдынгы урыннарны яулый. Җиңүне алдан ук максат итеп куясызмы әллә?
- Әйе, безнең пешекчеләр һәрвакыт үз осталыкларын арттырып торалар. Ашханәдә дә ярышлар оештырып торабыз. Кая гына барсалар да, безнең кондитерлар җиңү яуламыйча кайтмыйлар. Әле күптән түгел узган «Татар кухнясы» конкурсында шәһәр мэры­ның Рәхмәт хаты белән бү­ләкләндек.

- Бүлмәгезнең түрендә элек бухгалтерлар, кибетчеләр файдаланган счет тора. Ул үткәннәрне сагыну билгесеме, әллә һаман аннан файдаланасызмы?
- Безне шунда санарга өйрәттеләр. Иң беренче эш коралым ул минем. Шуңа күрә кадерләп саклыйм.

- Сез бит әле милли җанлы кеше. Анысы да гаи­ләдәнме?
- Иң элек туган телне яратырга кирәк. Ә аны гаиләдә генә тәрбияләп була. Мәктәпкә генә салынырга кирәкми. Бүген югары белемле кешеләр арасында үз туган телендә сөйләшмәгән кешеләр күп. Мин аны наданлык дип саныйм. Үзем балалардан өйдә татарча гына сөйләшүләрен таләп итәм. Исемнәрен дә Әдилә, Әдибә, Әминә дип куштыргач, танышлар сәерсенеп караганнар иде. Әти сыман, үзләрен укырга урнаштыру өчен артларыннан йөрүне максат итеп куймадым.

- Алар ниләр белән шөгыльләнә?
- Әдилә федераль университетның биология факультетында укый. Әдибә мәктәптә спорт белән дә шөгылъләнә, җырлый да. Бию буенча башка шәһәрләргә конкурсларга барып, дипломнар алып кайта. Хәзерге вакытта Эстониягә барырга җыена.

- Буш вакытларыгызда нәрсә белән мавыгасыз?
- Җәй көне Биектау районының Зур Сулабаш авылында буа ясап балык үрчетәм, кышын ау белән шөгыльләнәм. Күбрәк балалар белән табигатьтә булырга яратам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading