16+

14 яшьлек үги кызым бәйләнә

Миңа – 28 яшь. Хатыным белән 6 ел яшибез. Улыбызга 3 яшь тулды. Хатынның беренче иреннән 14 яшьлек кызы бар. Ләкин мин аны үз кызым кебек яратам, якын күрәм.

14 яшьлек үги кызым бәйләнә

Миңа – 28 яшь. Хатыным белән 6 ел яшибез. Улыбызга 3 яшь тулды. Хатынның беренче иреннән 14 яшьлек кызы бар. Ләкин мин аны үз кызым кебек яратам, якын күрәм.

Матур гына яшәп ятканда, әллә нәрсә булды. Һич уйламаганда, кызым миңа игътибар күрсәтә башлады. Гел үбешергә үрелә, кочаклаша, минем кулларны күкрәгенә куярга маташа. Мин аңа үрелергә ирек бирмим анысы. Ләкин, икенче яктан, балага наз, игътибар кирәк. Артык кырыс булып үпкәләтермен дип куркам.

Үзе белән сөйләшеп карадым. Үзенә тиң булырдай егет табарга киңәш иттем. Тыңлап та тормады, психланып бүлмәсенә кереп китте. Хатынга сөйләмәдем, чөнки йөрәге авыру. Аллаһ сакласын.

Хатын хастаханәдә эшли. Бервакыт төнге сменага эшкә китте. Балалар белән өйдә калдым. Йокыга китеп барам дигәндә, яныма кызым килеп ятты. “Синең белән ятып торыйм әле”, - ди бу. Терәлешеп ятмаска дип, стенага таба күчеп яттым. Йокыга кителгән. Берзаман бу штаныма “кереп” китмәсенме! Ничек сикереп торып, тиргәп атканымны да хәтерләмим! Кыз елап үзенә кереп китте. Төне буе йоклый алмыйча яттым...

Кызым белән кабат сөйләшүдән файда юк. Телефонга төшерү дә ахмаклык. Өстәвенә аңа ышаныч юк, теләсә нәрсә уйлап чыгарырга да мөмкин ул. Утырырсың аннары “читлек”тә. Хатынга да сөйләргә ярамый, йөрәге өчен куркам. Нәрсә эшлим? Бирегез бер киңәш!

Фото: https://pixabay.com

Исемем редакция өчен генә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ислам Дине буенча. Сойларга кирак. Сез энисе белан якынлык булып балагыз бар. Ул сезга узегезнен Кыз сыман. Аннары сез Аны АЛЛАh ризалыгы очен карарга ( ашатырга, кием, укыту) булырга тиеш. Аны уз этисе обеспечения итмаса. Так Шарият буенча сез ул баланы карарга тиеш тугел. Ул сезнен бала тугел ияреп килган гена. Элле под подросковый вакыт аннары сез кирак тугел анна.Ислам гыйлеме буенча спасает. Так юк выхода. PS: Ул Кыз кияуга чыгып анын кызы беланда уз апае Шулай кыланса риза булыр Иде микан? Иман һәм Хидият.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллах сакласын инде, авыр хэл. Бу кызга егет табып бирсэгез генэ инде, шулай котылып булса булыр. Аннан нинди кешелэрне яратмый, шуны белеп, шундый кеше булып кыланырга.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Анасы белән кыз бала алдында яратышып, күрсәтеп ятмагыз

        • аватар Без имени

          0

          0

          Энисе белэн сойлэшегез,юкса бетен тормышыгызнын астын остенэ китерэчэк.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Артык игтибар курсэткэнсез..килеп яткач нигэ куып тешермэдегез..йоклап киткинчэ яткырдыгызмы..акланым торасыз тагы..хатыныгыз жэл..кыз бала яшь эле ялгыша..сез олы кеше мескеннэнеп торасыз тагы...

            Мөһим

            loading