16+

Аларның соңгы күрешүләре дип кем уйлаган бит

Украинадагы хәрби операция барышында Кукмара районы Әсән-Елга авылы егете – 32 яшьлек Айнур Шәрәфиев һәлак булды.

Аларның соңгы күрешүләре дип кем уйлаган бит

Украинадагы хәрби операция барышында Кукмара районы Әсән-Елга авылы егете – 32 яшьлек Айнур Шәрәфиев һәлак булды.

– Айнурны хыялый дип йөртә идем. Айга алып мен, дисәң, анысын да эшләячәк. Андый ирләрне хәзер бик сирәк очратасың! Алты ел аның ышанычлы канаты астында, җил-яңгыр күрмичә яшәдем. Кешедән көнләшү, карале, болар шулай эшләгән бит, без дә алардан да артыграк төзик, корыйк, дигәне булмады. Теше-тырнагы белән тормышка, аның барлыгына гашыйк кеше иде, – дип күз яшьләре белән сөйләде безгә хатыны Гөлчәчәк Шәрәфиева.

“Бер күрүдә үк ошаттым”
...Гөлчәчәк белән Айнур очраклы гына таныша. Кыз Кукмара районы Иске Йорт авылыннан, егет – Әсән-Елгадан. 
– 2009 ел иде. Кышын ялга кайткан мәлем, дус кызым: “Әйдә, чыгып керик, күрше авылдан егетләр килә”, – диде. Чыгып киттек, – дип хатирәләрен барлый Гөлчәчәк. – Ике егет килгән, таныштык, берсе яңа гына армиядән кайткан. Мин ул вакытта Казанның медицина көллиятендә шәфкать туташы бүлегендә укыйм. Икебезгә дә 19 яшь.  Хушлашканда шундый итеп текәлеп карады, беренче күрүдә үк гашыйк булу шул булгандыр. Әле дә күз алдымда: озынча буйлы, шомырт кара куе чәчле, типсә тимер өзәрдәй гәүдәле, мөлаем йөзле, матур тавышлы егет. Үз сүзендә торучанлыгы, төгәллеге белән үзенә каратты. Бик озак көтте ул мине. Берәү булса, әйдә, өйләнешик, яки авылга кайт, дип тинтерәтер иде. Ә ул һәрчак минем белән исәпләште. Һәр эшен минем белән киңәшләшеп эшләде. Пар аккошлар сыман инде. Очрашып йөргән вакытта да, көнләшептер, төрле сүзләр ишеттерүчеләр дә булды. Алар турында Айнурга әйткәч тә, тынычландыра белә иде. Әти-әнием, энем Рөстәм белән дә уртак телне тиз тапты ул. Рөстәм белән бертуганнар сыман бик якын булдылар. Йөргәндә үк энем аңа “җизни” дип дәште. 

“Паркта тәкъдим ясады”
Гөлчәчәкнең шәһәрдә калу нияте турында белгәч, Кукмарада эшләп йөргән егет тә калага китү ягын карый. 2014 елда танышлары аша белешеп “Оргсинтез”га эшкә урнаша, биредә тулай торакта яши. Ялларын яшьләр сагынып көтеп ала. Ел артыннан ел үтә. Ниһаять, 2015 елда Айнур тәвәкәлләргә була.

– Эт тә урамга чыгарга курыккан салкын, җилле көн иде, – дип сөйли Гөлчәчәк. – Килеп җитте Айнур машинасы белән. “Бер кеше янына барып кайтыйк әле”, – ди. Машинага утырдык та, киттек. Парк янына килеп туктадык. Машинадан чыктык та, Айнур шарф алып күземне бәйләде. Бермәлне туктап калдык та, шарфны ачып җибәрде. Карасам, кардан бәләкәй өйчекләр ясалган, алар эчендә шәмнәр куелган. Ә үзем йөрәк ясалган түгәрәк эчендә басып торам. Телсез калдым, бер йөрәк формасына, бер Айнурга карыйм. Узып баручы кешеләр: “О-о-о!” – дип шакката. Шул чакны Айнур тезләнде дә: “Миңа кияүгә чык”, – дип тәкъдим ясады. Шау-гөр килеп туй үткәрдек. Күпмедер вакыт фатир арендалап яшәдек, Кызыбыз Айгөл дөньяга килде. Икебезнең исемдәге иҗекләр кергән исем куштык. Безне роддомнан каршы алганда, шатлыгыннан елап җибәрде. Елавын беренче тапкыр шунда күрдем. Нинди көчле, мәһабәт гәүдәле ирнең күз яше белән елавын күр әле син! Нечкә күңелле булды ул. Гел ике бала турында хыялланды. Улыбызга да исемне бик озак уйладык. Әнвәребезне кулыннан да төшермичә ашата, киендерә, юындыра иде. 

“Күз яшеңне миңа күрсәтмә”
Яшь гаилә 2019 елның 23 февралендә социаль ипотека буенча бирелгән фатирга, “Салават күпере” микрорайонына күченә.
Монда да ачык йөзле, аралашучан Айнур һәркем белән танышып чыга. Күмәк өмәме, кышын кар чистартырга кирәкме – ул беренчеләрдән булып чыга. Ә җәйләрен йорт ишегалдындагы волейбол мәйданчыгында күршеләре белән бер командага берләшеп, волейбол ярышларында катнаша.

– Эштән кайта да, ашап-эчкәч яныма килеп сырпалана: “Әнисе, йомышың булмаса, чыгып керер идем”. Каршы килмәгәч, куана-куана чыгып китә. Кеше гозеренә каршы килми торган ягы, аралашучанлыгы белән үзенә карата иде ул. Йорт ишегалдында беркемне белмим, ә ул бөтен кеше белән исәнләшә, күптән белгән танышы кебек хәл-әхвәлләр белешә. 26 сентябрь көнне өйгә кәефсез генә кайтты, кулында – повестка. Шуннан аңладым инде. 27се җыенып ЭКСПОга китте. Шуннан бирле телефон аша гел аралашып тордык, янына балаларны алып бара идем. Ике тапкыр үзе өйгә кайтып килде. Гел күтәренке кәефтә булды. Хыял-планнарга күмелеп яшәде. Һәр җөмләсен: “Менә кайтам да...” – дип төгәлли иде. Алар 24 октябрьдә китте. Күрешеп сөйләшә алмадык, бары автобус аша гына кул болгап калдык. Әле видеосы да калган, – Гөлчәчәк сөйләвеннән туктап тынып калды...

Аңа бу көннәрне искә алу бик авыр. Аларның соңгы күрешүләре дип кем уйлаган бит.
– Соңгы тапкыр күрешкәндә, әле ЭКСПОда вакытта түзә алмыйча елап җибәрдем. “Елама, син көчле, күз яшеңне миңа күрсәтмә, син көчсез булсаң, миңа да авыр була,” – диде. Һәр сүзендә мине куәтләп, үсендереп яшәде бит ул. Бәхетебезгә күз тидерделәр бугай. Әллә язмышмы, әллә күрәчәкме. Поездда барганда да сөйләшеп тордык, кая барганны белмибез, диде. Минем өчен борчыла күрмә, ашау әйбәт, үзеңне, балаларны кара, диде. Соңгы тапкыр аның белән 9 ноябрьдә сөйләштек. Аралашуыбыз берничә секунд булса да бу минем өчен сәгатькә тиң булды. “Матурым, мин сезне яратам, без алгы сызыкка керәбез. Мин кайтачакмын”, – диде. “Хәерле көн, без сине яратабыз,” – дидем дә элемтә өзелде. Шуннан соң шалтыратмады. Аның ротасында булган егетләрнең туганнары ватсапта бер төркемгә берләшеп, бер-беребез белән аралаша идек. Күбесе: “Минеке шалтыратты”, – ди. Аннан соң 12се көнне бик каты атыш булуы турында хәбәр иттеләр. Мин сизенмәдем, әмма шик кереп оялаган иде.  Энем 16сы көнне Оборона министрлыгының “кайнар линиясе”нә шалтыратты, аңа да берни әйтмәгәннәр. 14 ноябрь көнне төш күрдем. Яшел агачлар кырыеннан менеп барам. Рәт-рәт рәшәткәләр тезелеп киткән, берсе таррак, берсе зуррак. Рәшәткә артында ап-ак күлмәк, кап-кара чалбар кигән Айнур басып тора. “Җаным, сөенәм, күрдем, сине таптым бит”, – дим. Аның артында гына бер катлы бина күренә, эчендә эңгер-меңгер ут яна. Айнур бина артына ымлый үзе, күкрәкләрен сыпырдым, ул кулы белән эчен тотты, янәсе, авырта. Мин сызланып: “Яныңа чыгам”, – дим. Ул күңелсез генә: “Син теге якта кал, мин бу якта”, –  дип җавап кайтырды “Мине кертмисеңме?” – дигән соравыма: “Юк, кермисең”, – диде... 23е көнне кичке 9ларда ишектә кыңгырау чыңлады. Хәрби комиссар басып тора, янында берничә кеше: “Без бик үк яхшы хәбәр белән түгел”, – диде. Айнурым 12се атышлар вакытында мина кыйпылчыгы эченә эләгеп үлгән. Ахырга кадәр ышанмадым. Ялгышканнардыр, дидем. Миңа Айнурның йөзен күрсәтергә теләмәгәннәр иде, әмма табут аша йөзен күргәч, ышанырга, чынбарлыкка кире кайтырга туры килде. Кукмара районының Әсән-Елга авылы зиратына җирләдек, – ди Гөлчәчәк күз яшьләрен тыя алмыйча. 

«Балалар кызганыч»
Гөлчәчәкнең төп ярдәмчеләре – үз әти-әнисе Гүзәлия апа белән Мөдәррис абый, Айнурның әнисе – Сәкинә апа.
– Киявебезне үз улыбыз кебек бик ярата идек. Кызыбызны бәхетле иткән кешене ничек үз итмисең инде? Алар бер-берсен тулыландырып торды. Елмаеп кайтып керәләр, шау-гөр килеп кире китәләр иде. Авыл җирендә эшнең бетәсе юк, ике якны да тигез күреп яшәделәр, булышып тордылар. Кызыбызга бик авыр, аңа исәнлек, озын гомер бир, дип сорыйбыз. Балаларны әтиләре кебек тәртипле, акыллы итеп үстерергә язсын иде,  – дип сөйләде безгә Гөлчәчәкнең әтисе Мөдәррис абый. 

– Айнурны уйламаган бер генә көнем дә юк. Туганнары, гаиләсе өчен өзелеп тора иде. Олысын да кечесен дә бик хөрмәт итте. Эшендә дә бик яратканнар... Аны җирләгәндә урам тулы кеше булды. Һәркемгә рәхмәт. Беркемгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын, – диде безгә Айнурның әнисе Сәкинә апа.
Бу югалту балаларга да бик авыр тәэсир итә.  Биш яшьлек кечкенә кызлары Айгөлнең, өч яшьлек Әнвәрнең әтисен сорап елавы Гөлчәчәкнең йөрәген телгәли.
– Бергәләп әтиләре белән төшкән видеоларны карыйбыз. Шундый авыр сынаулар күреп тә,  балаларым хакына сыгылмаска тырышам, – ди Гөлчәчәк. 


 

Язмага реакция белдерегез

27

0

20

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading