Көннәрдән бер көнне Зәйтүнә авылга кайтып төшкәч, бөтен халык шаккатта.
Скопировать ссылку
Көннәрдән бер көнне Зәйтүнә авылга кайтып төшкәч, бөтен халык шаккатта.
Ун ел элек аның турында: “Исән түгел икән”, – дигән хәбәр таралган була. Шуңа күрә кайтуына беркем дә сөенми, хәтта кызы Фирдия дә колач җәеп каршы алмый үзен. Ана кеше начар гадәтләреннән һаман арынмаган икән. Аңа авырулар гына өстәлгән.
Башлангыч сыйныфларда укыганда ук өй җыештыру, кер юу кебек эшләр Фирдия җилкәсенә төшә. Иптәшләре белән урамда уйнарга да вакыты булмый аның. Бервакыт кыз сыйныфташлары белән урманга экскурсиягә барырга җыена. Укытучы балаларга үзләре белән азык-төлек алырга кушкач, ул да бер йомырка пешереп, ике кисәк ипи белән кечкенә банкага бераз гына варенье да алып, сумкасына салып куя.
Урманда уйный-уйный тамаклары ача башлаганнан соң, барысы да ризыкларын чыгара башлый. Фирдия дә әйберләрен алырга дип, сумкасына үрелә. Караса, анда берни дә юк. Ул салган ризыкларны әбисе алып калган икән. Шунда кыз үкси-үкси елый башлый. Аның ни өчен елаганын белгәннән соң, укытучы белән сыйныфташлары юата-юата үзләреннән өлеш чыгаралар.
Комментарийлар