– Алар укыган мәктәптә укытучы булып эшләдем, – дип сөйләде безгә Әлфия Сәфәрова. – Рөстәм Әлфинәдән бер яшькә өлкәнрәк. Икесе дә бик тырыш, эшчән. Гомумән, Әлфинә алтын кыз иде. Бик сәләтле, тырыш, отличница, әнисенең уң кулы. Рөстәм укуда әллә ни аерылып тормады, әмма эшчән, позитив, һәрвакыт йөзендә елмаю булды. Икесе дә, чын мәгънәсендә, дөрес тәрбия биргән һәм мәхәббәт белән үстергән гаиләләрдән. Мәктәпне тәмамлагач, Әлфинә Оренбургтагы педагогика университетының чит телләр факультетына укырга керде. Рөстәм аграр университетны сайлады. Әтисе вафатыннан соң ул аның фермерлык эшен дәвам итте. Авылда бер-ике ел яшәп алганнан соң, Әлфинә белән Рөстәм Оренбургка күченде. Әлфинә автотранспорт көллиятендә инглиз теле укытучысы булып эшләде. Аралар ерак булса да, аларның тормышы белән гел кызыксынып тордым. Күркәм, сокландыргыч гаилә иде алар.
– Бик игелекле, якты кеше, – дип сөйләде безгә тәрбия эшләре буенча көллият директоры урынбасары Тамара Крючкова вафат булган Әлфина турында. – Тәртипле, ярдәмчел, даими рәвештә үз квалификациясен күтәрү өстендә эшләде. Аннан балалар бик канәгать булды, яраттылар, ул сыйныф җитәкчесе дә иде. Һәркемгә якын килә, кирәкле сүзләр таба белә. Коллективыбыз өчен зур югалту бу!
Әлфинә, Рөстәм һәм аларның балалары белән хушлашыргахезмәттәшләре, район халкы, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре дә килгән.
– Бу фаҗига күпләрне берләштерде, – дип язды үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Шарлык районы башлыгы Дмитрий Волков. – Оренбургтан гына түгел, Дагстаннан да гади кешеләр һәлак булучыларның әти-әниләренә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. Җирләү үткәрү буенча барлык чыгымнарны төбәкнең социаль үсеш министрлыгы үз өстенә алды.
Кыштан ук хыялланганнар
Әлфинәнең икетуган абыйсының хатыны Зөһрә Гомәрова туганнары турында искә алганда күз яшьләрен көчкә тыеп торды.
– Күз алдыбызда үскән кыз бит ул Әлфинә. Әтисе Рамил җирле хуҗалыкта, әнисе Фирүзә Үрнәктә фельдшер булып эшли. Гаиләдә иң олысы иде Әлфинә, аннан соң сеңлесе, энесе бар. Шундый тырыш, эшчән гаиләдән. Оренбургка китеп, Кушкуль дигән микрорайонда үз көчләре белән өй салып чыктылар. Әти-әнисе бик булышты инде аларга. Ял саен шунда баралар иде. Рөстәм күршедән генә җир алып, ихата корды. Ел саен язын чеби алалар да, шуны бераз үстереп сатып йөриләр иде. Әлфинә инглиз теле укытучысы булып эшләде, моннан тыш репетиторлык эшчәнлеген дә алып барды. Күпме кеше йөрде аңа. Су кебек эчә иде чит телне. Улларына – 10, кызларына 8 яшь иде. 12 июль көнне корбан ашы үткәргәннәр. Рөстәм – гаиләдә төпчек бала, аннан кала тагын ике апасы бар. Аларның һәлакәткә юлыгуы турындагы хәбәр сәгате-минуты белән авыл буйлап таралды. Әлфинәнең телефонындагы соңгы номерга шалтыратып хәбәр иткәннәр икән. Рөстәм белән бергә укыган сыйныфташлары әнисе янына барып акчалата ярдәм иткән.
Зөһрә апа сүзләренчә, Рөстәм белән Әлфинә Дагыстанга бару турында кыштан ук хыяллана башлаган.
– Әниләре Фирүзә әйтүенчә, балалар гел Дагыстанда ял итү турында сөйләшкән. Сәяхәт итү өчен алдан ук маршрут төзеп куйганнар. Ашкынып бардылар, ди Фирүзә. Үлемгә ашкынганнар күрәсең. Газраилнең кайда һәм кайчан көтеп торуын беркем дә белми шул, – дип сөйләде Зөһрә апа.
Әлфинә һәм Рөстәмне, аларның ике балаларын Шарык районы Яңа Муса авылы зиратында җир куенына иңдергәннәр. Якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Фотолар: Әлфинә Габитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар
0
0
Бик кызганыч хэл. Эти эниляренэ, якыннарына туземлек бирсен ходай. Язмышлары шулай язылган булган дыр курясен. Язмыштан юк диляр бит.
0
0
0
0
Бик кыен ,кендэ кайтырлар дип кетэбез...????????Мин Рустамнын апасы.Урыннары ожмах турлэрендэ булсын??????????
0
0