16+

Бала язмышы: әнисенең яманаты чыккан, көн дә исерек...

Бу хәл мин студент чакта булган иде. Кышкы каникулга дип Чаллыда яшәүче апам янына кунакка кайттым. Беркөнне озак кына кибеттә йөрдек. Караңгы төшеп беткәч кенә кайтырга чыктык. Биш катлы бер йорт яныннан үтеп барганда, бала елаган тавыш ишеттек. Шундый әрнеп, үзәккә үтәрлек итеп елый бала!

Бала язмышы: әнисенең яманаты чыккан, көн дә исерек...

Бу хәл мин студент чакта булган иде. Кышкы каникулга дип Чаллыда яшәүче апам янына кунакка кайттым. Беркөнне озак кына кибеттә йөрдек. Караңгы төшеп беткәч кенә кайтырга чыктык. Биш катлы бер йорт яныннан үтеп барганда, бала елаган тавыш ишеттек. Шундый әрнеп, үзәккә үтәрлек итеп елый бала!

Тавыш өстән килә. Башны күтәреп балконнарны карыйбыз. Менә ул! Икенче катта. Әнекәй генәм! Күлмәкчән бит бу бала! Ә тышта нык суык! Апам: “Әйдә тизрәк!” – диде дә йөгерде генә. Ишек бик җиңел ачылганын хәтерлим. Бикле дә түгел иде, ахрысы... Балконга да җиңел генә үтмәкче булган идек. Тик каршыга бозау хәтле эт килеп чыкмасынмы?! Әллә бик куркыныч булганга гына зур күрендеме икән?! Аптырап калдык... Тик апам озак уйлап тормады, кухняга йөгерде. Бераздан зур куна тактасы белән килеп чыкты бу. Такта белән юлны ышыклап куйды да, миңа балконга таба барырга кушты. Эт сикерә, ырылдый! Шулай да бик курыксам да, ничектер балконга кадәр барып җиттем мин. Ишекне ачып, баланы алып кердем. Өшегән иде малай! Дер-дер калтырый. Үзе елый! Без аны тизрәк юрган астына, караватка яткырдык. Эткә исебез китте! Малайны коткаруыбызны аңлаптыр инде, ырылдавыннан туктады.

Инде бик күп сулар аккан... Малайның исеме бик тырышсам да, искә төшми. Ә менә этнеке истә: “Җастин”. Балконга чыкканчы яман усал кыланган маэмай, малайны өйгә алып кергәч, икесен дә шәпләп кенә ашаткач, бик сөйкемле, назлы эткә әйләнде дә куйды. Малайның тәпиләрен, кулларын бик озаклап ялаганы да истә калган. Баланы юатуы да, җылытуы да иде бу аның. Бераздан килеп эт минем дә кулларымны ялады. “Рәхмәт әйтүе”, – дип аңлатты малай, ризыкны шушы кулдан алды бит.
– Тукта әле, улым, әллә синең әниең Роза исемлеме?! – дип сорап куйды апам.
– Әйе, – диеп, малай баш какты.
– Аңлашылды, – диде апам. – Моннан бер ел элек чүт кенә янып үлми калган малай да син инде, алайса?!

Малай дәшмәде. Аңа җентекләбрәк карыйсы иттем. Уң як битенең пешү җәрәхәтләреннән укмашкан җөйләре “д” хәрефенә охшап торалар. Тамгалы икән бу малай, дидем. Югала торган түгел, дип өстәде апа да. Шәфкать туташы булып эшләүче күршебез, баланың өшегән җирләре юк, дигәч, өйгә җыена башладык. Малайны да үзебезгә чакырдык. Ризалашмады. “Әни кайтса?! Керергә ачкычы булмаса? Юк! Өйдә генә кунам!” – диде ул...

Ишекнең безгә дә җиңел генә ачылуы аңлашылды: малай ишекне бикләмичә әнисен көткән. Түземсезләнеп, кайтмыймы дип, балконнан да карамакчы булган. Балкон ишеге җил белән каты ябылып бикләнгән. Ачарга малайның көче җитмәгән. Әнисе яманаты чыккан, көн дә исерек хатын икән бит.

...Чаллыга бер кайтуда шуны белдем: Роза эчеп үлгән. Малайның үзен ятимнәр йортына озатканнар. Этнең дә язмышын беләсем килеп, сорау бирүемне апам бер дә ошатмады. Кеше язмышлары җимерелгәндә эт тормышы нәрсә инде, дип кырт кисте. Килешмәсәм дә, дәшмәдем. Баланы ялый-ялый җылытырга тырышкан эт гел күзалдында торды.

...Бу малай белән әллә ничә еллар үткәч тагы очрашырмын, дигән уй башыма да кермәгән иде, югыйсә. Тик бу тормышта әллә ниләр була! Шул исәптән, башка кереп тә карамаган очрашулар да. Язмыш кушуы буенча Казаннан Чаллыга күчендем. Әллә ничә еллар шунда эшләдем, яшәдем һәм әле дә шунда көн күрәм. Көннәрдән беркөнне шәһәр паркына бардым. Яраткан аттракционым – югарыга алып менә торган күзәтү тәгәрмәче. Хәзер аңа утырулар юк инде, баш әйләнә. Тик тәгәрмәчнең әйләнгәнен җирдән булса да карарга яратам. Ул көнне тәгәрмәчкә чират зур иде. Чиратның очына 3 яшьләр тирәсендәге бала күтәргән ир-егет килеп басты. Аның тирәсенә тулы бер гаиләдер инде, әллә күпме кеше җыелды. Тиктормас бала мин торган якка чабып килә башлады. Үзе: “Бабай, тот, тот”, – дигән була.

Бабай да, онык та миңа шундый якынайдылар. Бабайның чем-кара күзләрен һәм бит уртасындагы “д” хәрефен якыннан күрдем. Оныкны чабып барган җиреннән тотышырга булышуымны күреп, рәхмәтләр әйтеп торган иргә җавап бирергә дә баш эшләмәде инде. “Д” хәрефе зиһенне алды. Янына бармакчы булдым. Исемен белмим бит, дип туктап калдым. “Жастинны хәтерлисеңме?” – дип сорарга була бит. Янында суйган да каплаган, үзенә охшаган уллары, кызлары... Янында биеп кенә торучысы хатыныдыр. Ашка төшкән таракан булып, син үзеңнең Жастиның белән барып бас инде яннарына, дип әрләдем үземне. Иң мөһиме – “тамгалы малай” бүген бәхетле! Әнә онык белән бабай тәгәрмәчкә кереп тә утырды. Күргән кешесе булгангадыр, онык миңа да тырышып-тырышып кул изәде. Аңа иярептер инде... бабай да. “Их, тамгалы энем, белсәң иде, үткәннәреңә кул болгыйсың бит син...” – дигән уй үтте күңелдән. Тагы мондый уй да үтте баштан: һәркайсыбызның гомере – күзәтү тәгәрмәче. Ниләр генә күрмибез бит анда!

Нәсимә Садыйк.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading