16+

Йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра

 Гомер юлында күп кайгы-хәсрәт кичергән, тормышның ачысын-төчесен татыганнар көчле рухлы, сабыр холыклы була, күрәсең. Теләче районы Лесной бистәсендә яшәүче Нурия Сөләйманова –  әнә шундый затларның берсе.

Йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра

 Гомер юлында күп кайгы-хәсрәт кичергән, тормышның ачысын-төчесен татыганнар көчле рухлы, сабыр холыклы була, күрәсең. Теләче районы Лесной бистәсендә яшәүче Нурия Сөләйманова –  әнә шундый затларның берсе.

Туганнан бирле әнисе ялгызы гына тәрбияләп үстерә Нурияне. Шуңа күрә яшьтән үк ул аның төп таянычы, ярдәмчесе булып үсә. Укуын тәмамлауга, фермада сыер да сава, такта яру цехында да эшли.

Тырыш, эш сөючән Олы Мәтәскә авылы кызына күрше авыл егете Муллахмәт яшьтән үк гыйшык тотып йөри. Алар кавышкан чакта Нуриягә – 19, егеткә – 20 яшь була. Бер елдан соң, мәхәббәт җимешләре булып дөньяга аваз салган кыз балага Гөлнур, дип исем кушалар. Беренче сабыйларына куанып яшәгәндә, аларның ишеген кайгы җиле “кага”. Табиб: “Баланың тын юлына ит үскән”, – дип яшь ата-анага күңелсез хәбәр җиткерә. Бернинди дәвалау чарасын таба алмыйлар. Шул чакта үзләренең яшь ярымлык нарасыен җир куенына иңдерерләр, дип кем уйлаган бит?!

Шуннан соң бер-бер артлы өч уллары һәм бер кызлары тууы сөендерә яшь парларны. Әмма Нурия белән Муллахмәткә гомер көзләрен бергәләп каршыларга насыйп булмаган икән шул. Гаилә башлыгы көтмәгәндә, 2000 елда үз-үзенә кул сала.

– Без 25 ел буе бик тату яшәдек. Ул яшьтән умарталар белән шөгыльләнде, хезмәтне яратты. Ни өчен бу якты дөньядан туйгандыр, сәбәбен бүгенгә кадәр белә алмадык. Аннан соң килгән кайгы-хәсрәтне берүземә генә күтәрергә калды, – дип сөйли Нурия.
 Уллары Марсель мәктәпне тәмамлауга, армия сафларына китә. Бераздан Чечняга – “кайнар нокта”га җибәрәләр үзен. Әмма егет бу хакта әнисенә әйтмәскә куша, чөнки аны борчыйсы килми. Ул чакта егет туган йортына исән-сау әйләнеп кайта, тик аның холкындагы үзгәрешләр нык сизелә бара. Баласының ничек үзгәреп кайтканын күреп, ананың йөрәге әрни. Озак та үтми, анысы да әтисе кебек, фаҗигале төстә вафат була.

 Икенче улы Васил Төньяк Осетиядә хезмәт итеп кайта. 2019 елда өйләнеп, ике балалары үсеп килгәндә, килен булган кеше иреннән аерылып китеп бара. Нурия ханым улы турында күз яшьләрсез сөйли дә алмый.

 – Балалар белән аралашмавына да эче пошты улымның. Көннәрдән бер көнне: “Контракт буенча хәрби операциягә китәм”, – дип мине борчуга салды. Китәр алдыннан, райондагы шифаханәдә медицина тикшерүе узган иде. 17 октябрьдә елый-елый озатып калдык үзен. Ул көнне туганнарда кунганнан соң, 18ендә частька барган. Миңа шалтыратмаска кушты. Ничек йөрәк түзсен инде. 27есенә кадәр бер хәбәр дә булмагач, барыбер шалтыратырга булдым, тик телефонын алмады. Ул 26 октябрьдә, туганнарга (икенче көнне китәсе булгач), саубуллашырга килгән. 27сендә иртән йокысыннан торып, киенеп китәргә дә өлгермәгән, аягына басуга, идәнгә авып төшкән. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, җан биргән. Үлеменең сәбәбен тикшереп карасалар: “Ашказаны асты бизе авырткан”, ─ дигән диагноз куйганнар. Район табиблары ничек күрмәгәндер инде ул авыруны. Әнә шулай 38 яшьлек улымнан да мәңгегә аерылдым, – ди газиз ана.

Әйе, газиз балакайлар шулай утларга сала икән шул. Бер-бер артлы килгән кайгылар, югалтулар ананың йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра булып кала. Нурия бүген улы Мулланур һәм ике оныгы белән бергә яши. 2019 елда килене короновирус белән авырып, гүр иясе була. Шул ук елны Мулланур да авырый башлый. Моннан ике ел элек кичергән катлаулы операциядән соң, аның тернәкләнеп килүенә сөенә ана.
 Бүген Нурия белән улының иң зур хыялы: сау-сәламәт булып, балаларны аякка бастыру.
 Ачы хәсрәтләр кичергән бу гаиләгә күркәм сабырлыклар гына теләргә кала.

Люция Хәбибуллина.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading