16+

Бер күрешү – бер гомер

Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Хак. Күптән түгел генә миңа дулкынландыргыч очрашуның шаһиты булырга туры килде.

Бер күрешү – бер гомер

Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Хак. Күптән түгел генә миңа дулкынландыргыч очрашуның шаһиты булырга туры килде.

Ульяновск каласында яшәүче әниемнең апасына гаиләбездәге яңалыклар турында телефон аша гел хәбәр биреп торам. Бер сөйләшкәндә, Равия апага Балык Бистәсенә кунакка баруыбыз турында да әйттем. Бу район аның яшьлек хатирәләре белән бәйле икән. Яшь чагында Казанда ашханәдә эшләгәндә, Балык Бистәсе Олы Әшнәк авылыннан Гөлсем исемле кыз белән дуслашкан булган.

Апа - тормышның ачысын-төчесен шактый татыган кеше. Сугыш башланган елның июнь аенда дөньяга килгән. Казанга да рәхәт тормыштан чыгып китмәгән. Бу вакытта инде ул кияүгә чыгып, бәби тапкан булган. Ләкин язмыш юлының кайчан син дигәнчә генә барганы бар?! Яшьли яратышып, бер-берләреннән башка яши алмыйбыз дип вәгъдәләр бирешсәләр дә, мәхәббәтләре озакка бармый. Аерылышалар. Кечкенә улларын каенанасы алып кала. Шактый йокысыз төннәрдән соң, яңа тормыш башлап карарга дип килә апа Казанга. Бар белеме авыл мәктәбеннән узмаган кызга ярый әле ашханәдә эш табыла. Авызы бер кат пешеп, шактый кыен татыган апам, ахирәте Гөлсемне ялгышлардан саклап калу өчен, киңәшләрен кызганмый. Дуслыклары көннән-көн ныгыган кызлар бер-берсенең туган нигезләренә - Балык Бистәсенең Олы Әшнәк һәм Буа районының Вольный Стан авылына кунакка да кайтып киләләр.

Тора-бара кызларның юллары аерыла. Гөлсем, авылларындагы Камил исемле егеткә кияүгә чыгып, үз якларына кайтып китә. Апамның да башкалада эчәсе суы күп калмаган була, күрәсең. Ялгызлыктан аптырап, хатыны каршына ялынып килгән ирен гафу итеп, ул да Ульяновскига китә. Малайларын да үз яннарына алып, яңадан тулы гаилә булып яши башлыйлар.

Баштарак ахирәт кызлар арасын хатлар тоташтыра. Аннары һәркем муеннан тормыш мәшәкатьләренә чумгач, җитмәсә, апам тору урынын да алмаштыргач, элемтә бөтенләй өзелә.

Минем Балык Бистәсе турында сөйләвем апамның шул яшьлек хатирәләрен яңартып җибәргән икән бит. Ул: «Кайсы авыл? Әшнәк түгелме?» - дип сорап куйды. Балык Бистәсендә Әшнәкләр икәү: берсе - Кече, икенчесе - Олы. Без кайтып йөри торганы - Кече Әшнәк. Бәхеткә, безнең дуслар Гөлсем апаны белә, хәтта чак кына туганмы, кодачамы да тиеш булып чыктылар. Тиз генә телефон номерын да табып бирделәр. Озакка сузмый гына, әлеге номерны җыеп, Равия ападан сәлам җиткердем. Гөлсем апа минем ахирәтенең сеңлесе икәнемне белгәч, бик шатланды. Аннары мин дә кош тоткандай сөенеп, Гөлсем апаның телефон номерын апама җиткердем. Ул шатлыгын ничек белдерергә белмәде. Елый-елый, миңа теләкләр теләде. Еракта калган яшьлекләрен сагынып, телефоннан сөйләшеп туя алмаган ак яулыклы ике намаз карчыгы. Күңелләрендә: «Ходай очрашу да насыйп итсен иде инде», - дигән теләк тә була.

Апрель аенда минем юбилей булды быел. Өйгә дә нур иңәр дип, Коръән мәҗлесе үткәрергә булдык. Әлеге мәҗлескә Равия апа беренчеләрдән булып әзерләнә башлады дисәм дә, ялгышмам. Аны да аңларга була, Казанга килсә, дусты яшәгән Балык Бистәсенә дә ерак калмый бит. Аның ниятен белгәнгә күрә, без дә бу ике карчыкны очраштыру турында уйлаша башладык.Рәхмәт инде, Кече Әшнәктәге дусларыбыз мәҗлескә Гөлсем апаны да алып килергә булдылар.

Гадәттә, мондый дулкынландыргыч мизгелләрне киноларда йә «Жди меня» тапшыруында гына күрергә мөмкин. Иңнәрендә озын гомер йөге булган ике карчык, бер-берләренең кочакларына сеңеп, шактый гомер: «Төш түгелме бу?» - дигәндәй, суларга да куркып басып тордылар. Аннан бер бүлмәгә кереп китеп, туйганчы серләштеләр. Мәҗлес башланыр алдыннан гына чыкты алар, икесенең дә күзләрендә яшь иде. Аларны аңлавы авыр түгел, арада күрешмәгән, аралашмаган 49 ел. Ныклап уйлап карасаң, үзе бер гомер. Равия апаның да сөйләр сүзләре күп. Ул инде дәү әни генә түгел, инде оныгының улы бар. Яраткан ире белән ике бала: бер кыз, бер малай үстергән, бәхетен туган җирендә тапкан, гомерен ашханәдә эшләп уздырган Гөлсем апа да - өч оныкның яраткан дәү әнисе. Ире генә бакыйлыкка иртәрәк киткән.

...Гомер йомгакларын бер сүтеп, бер чорнап, хатирәләр диңгезендә озак йөзде алар ул көнне. Иң мөһиме: икесе дә бик бәхетле иде алар, хәтта яшәреп киткәндәй тоелдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading