Алтын көзләренә тигезлек белән атлаучы ярлар сирәк.
Әлки районының Яңа Чаллы авылында яшәүче Шакирә апа белән Фоат абый Галәүтдиновларның шөкер, тигезлекләре бөтен!
“Кая ашыгасың?”
Хәрәкәтләре салмак инде, әмма көн күрмешләре ипле. Яшьлектәге көч-куәт, егәр дигәне кими төшкән дә, ләкин уфтанмыйлар. Үзләре әйткәнчә, тыныч картлыгы да тәмле: чәчләрен көмеш, йөзләрен сырлар бизәсә дә килешә. Тик менә йөрәк тулы яралары гына әрнетә...
– Гәүдәгә тулырак идем дә, ябыктым әле. Чирләп кенә торам. Хәсрәтләр бетерә мине, борчулар эчтән кимерә. Йөрәкнең сыкрамаган бер генә көне дә юк. “Түз инде, син дә бер тынып, җиңеләеп калырсың”, – дим дә. Аның кайчан икәнлеген чамалыйсыңдыр инде, сеңлем. Ул сүземне балалар ишетсә ачуланалар. Фоат та пыр тузына. “Ялгызымны калдырып кая ашыгасың? Бер киткәч кире кайтып буламы? Мин нишләрмен?” – ди. Күпкә түздем бит сеңлем, йөрәкнең көче кимеп килә, үзем дә сизәм. Яшем дә бар, олыгайдым, 87 яшемне тутырдым. Фоат миннән ни дисәң дә 4 яшькә яшерәк әле ул! – ди Шакирә апа.
Үзе дә белә анысы, гомеркәйләр Аллаһы тарафыннан ана карында чакта ук билгеләнгән. Язмыш сынаулары да биштәрдә чакта ук бүленгән. Күрәсен күрмичә, гүргә кереп булмый, диләр...
– Алты баламның икесе яшь гомерләреннән гүрдә. Алар өчен елый-елый яшем кипте. Кайчагында йөрәгем зар елый, ә күзләремнән ник бер бөртек яшь тамсын. Йөрәктә көне-төне ут сеңлем, – ди Шакирә апа.
Аның сүзен Фоат абый бүләргә ашыкты:
– Елама һаман. Елау яхшыга алып бармый, үзеңне генә бетерәсең. Елап кына кире кайтарыплар булса икән ул балаларны. Нишләтәсең инде. Илгә бит без бер дигән балалар үстереп бирдек. Төпчегебез Марат исемле иде. Төп нигездә каласы диеп иркәләдек. Кеше кебек хәйлә белән дә эш итмәдек. Авылда әнә күпләр балаларын хәрби хезмәткә җибәрмәделәр. Ялган белешмәләр белән хезмәттән алып калдылар. Безнең андый әшнәләребез юк иде. “Ирлек бурычың ул! Син хезмәт итәргә тиешсең!” – дип үзебез чыгарып җибәрдек. Үч иткәндәй Чечняга эләкте. Гөрләп торган сугыш эченә кергәннәр. Бер ел гына хезмәт итсә дә, саулыгын калдырып кайтты бала. Башта безгә сиздермәде. Авырганын белмәдек тә. Табибларга алып баргач: “Соңга калгансыз”, – диделәр. Алар хәлләреннән килгәнчә дәвалап та карадылар. Химиядән Маратның чәчләре коелды. Чечня гына хәрәп итте аны. Телевизордан сугыш турында кинолар караганда елый иде балакай. “Үзәгенә үткән икән сугыш”, – дия идем. Кызлар кебек нык тәртипле, чибәр иде үзе. Әнисенә дә, миңа да берәр вакыт каршы дәштеме диген? 46 яшенә җитте, өйләнмәде. Йөргән кызы да бар иде. “Бер баласы булса да калмады ичмасам”, – дим. Вафатына 7 елдан артып китте инде. Җирләп кайткач, бер генә көн дә үтмәс шикелле иде, көне дә, төне дә үтә, яшибез бит менә. Каберенә ташны да, чардуганны да иптәшләре куйдылар. Озатырга да күпләп кайтканнар иде.
Картайган көнебездә терәксез иттеләр. Ә без менә илгә терәк булып яшибез әле, – ди Фоат абый.
“Зеңгелдәп килеп төшүләре...”
Иң яманы – бала хәсрәте, диләр. Ә Фоат абый белән Шакирә апа йөрәгендә ул берәү генә дә түгел хәтта.
– Зөлфиябез – Мараттан алда туганы. Туганда сау-сәламәт иде. Әйбәт кенә үсте. Мәктәптә дә укыды. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, укуыннан туктады. Башы авыртып җәфаланды. Өянәкләре кузгалып, егыла иде. Аның идәнгә кинәт кенә зеңгелдәп килеп төшүләре... Кайларга гына егылмады бит, тәне, гәүдәсе әле дә имин китте. Тәнендә бер күгәргән эз юк иде. “Ул егылганда фәрештәләр канатларын җәядер. Юкса моның кадәр бәрелүгә тәнгә күгәргән эз төшмәслекме?” – ди торган идем. Авыл эчендә бар хаҗәткә ул йөрде. Йомыш белән берәрсенә барырга кирәкме, гел Зөлфияне җибәрдем. Дөрес, авылдан читкә чыгармадык. Тавышы шул кадәр моңлы, матур җырлый иде балакай. Үләсе көнне башта кибеткә барып кайтты, юлда каршысына очраган бер кеше белән тукталып, сөйләшеп торган. Кайткач, баздан бәрәңге алып чыгып бирде. Эшкә иренмәс иде мәрхүмә. Бүгенгедәй хәтеремдә, өстендә зәңгәрсу күлмәк. “Әни, су коенасым килә”, – дигәч, каршы килмәдем, җибәрдем. Эссе көн иде. Шакирә күле бар бездә. Үләм дисәң дә батып үләрлек түгел, без су коенып үскән күл ул. Төбе дә комлы. Бер мәртәбә су коенып чыккан ул. Ял иткәч, тагын кереп киткән. Киенеп өйгә генә кайтып китсә дә була иде югыйсә. Үләсенә каршы суга кергәч, өянәге башланган. Су төбенә киткән... Әле бит Марат та шул күл ярында, иптәшләре белән читтәрәк кенә сөйләшеп утырганнар. Киемнәрен шәйләп, суга кереп эзләгәннәр, гәүдәсен тапканнар, ат арбасына салып кайттылар балакаемны. 22 яшь иде Зөлфиягә. Аны җирләгәнебезгә дә егерме елдан артып китте. Каберләре Марат белән янәшә. Зиратка баргач ике кабер уртасына басып елыйм. “Миннән алда сез килеп ятарга тиеш идегезме?” – дим. Башка балаларым имин генә. Һәммәсе дә гаиләле, икешәр бала үстерделәр. Фиргатем Чиләбедә, Нуриям белән Гөлиям Казанда, Рәфкатем авылда. Балалар тәрбиясендә яшибез сеңлем, – ди Шакирә апа.
“Интегүләребез...”
Тормышлары җитеш, барлыклы! Балачак сукмагыннан алып бүгенгәчә ипләп кенә сыный килгән язмыш сынауларыннан күптән арысалар да, сабыр итә беләләр. Аларга язганы аларга, димәк, язмыш язганнарны күндәм генә кабул итәргә кирәк.
– Әти сугышка бармады, аяклары тумыштан саусыз, нык шешенәләр иде. Язу-сызуны яхшы белгәнгә амбар тирәсендә эшләде. Әни төрле эшләрдә йөрде, бишәү үстек. Авырлыкны да җитәрлек күрдек. Гарип аяклы апабызга ияртеп, кырдан башак уып кайтырга җибәрәләр иде. Ут белән уйнаганбыз – тотсалар? Без йөгерербез дә соң, гарип апа нишләр? Аны калдырып без йөгерер идекме? Җиденчене бетергәч, Ярославльгә торф чыгарырга җибәрделәр. Җиңел хезмәт булмады ул. Интегүләребез... Аның каравы акча эшләп, шул акчага ситсылар җыеп, кием-салым алып кайта идек. 1957 елдан сыер саварга кердем дә лаеклы ялга чыкканчы эшләдем. Безгә бар хезмәт кулдан эләкте, көненә өчәр тапкыр 25 шәр сыерны кул белән саудык. Фоат абыегыз да авырлык күреп үскән. Әтисе сугышка киткәндә, әнисе йөкле калган. Язмышыдыр, әнисе аны тапкач, кайнанасына калдырып, үзе кияүгә чыккан. Икенче иренең гаиләсе ишле булган, бер кашык – Фоат сыймаган. Әтисенең әнисе үстергән Фоатны. Мин килен булып төшкәндә дә әби гайрәтле иде әле, көчендә каршы алды, безнең белән бер ызаннан торып тормыш тартты. Балаларыбызны да ул үстереште, рәхмәт. Гел догада мин аңа, – ди Шакирә апа.
Күңелдә бер генә сорау бөтерелә: Фоат абыйның үз әнисе белән аралашмадылармы икән?
– Аралаштык. Кайнанам җитәкче урыннарда эшләгән ханым иде. Нишлисең, язмышлар бик төенләнә кайчак, берәүне дә гаеплисем килми. Һәрберебез Аллаһы каршысында үз гамәле өчен җавап бирә, – ди Шакирә апа.
Кемнең дә гомер биштәрендә язмыш сынаулары мулдан. Читтән күзәткәндә генә кеше биштәре җиңелрәктер кебек тоела. Ләкин, күтәреп карасаң... Бер нәрсә көч өсти – сабырлык. Шакирә апа белән Фоат абый Галәүтдиновларның да тормыш юлыннан әлегәчә сабырлык белән җитәкләшеп килешләре. Түзем йөрәкләренә тибәр көч өстәлсен.
Комментарийлар
3
0
Озак и ен булыгыз сез безге БИК кирэк БИК тормыш авырын курдегез мин сезге БИК рэхмэтле эе эни сабыр булырга кирэк
0
0
4
0
Исэн сау тигез тормышта яшэгез, балалар оныклар бэхете сезгэ
0
0
0
1
Ходай саулык бирсен эби белэн бабайга
0
0