16+

Бертуган абыем мине күрә алмый

Ә бит без аның белән туганнар гына түгел, бик якын дуслар идек. Абый миннән ике яшькә генә олырак, шуңа да яшь аермасы әллә ни сизелмәде. Кая гына барсак та, гел бергә булдык.

Бертуган абыем мине күрә алмый

Ә бит без аның белән туганнар гына түгел, бик якын дуслар идек. Абый миннән ике яшькә генә олырак, шуңа да яшь аермасы әллә ни сизелмәде. Кая гына барсак та, гел бергә булдык.

Абый минем группадаш кызга өйләнде. Мин аларны махсус таныштырмадым, димләмәдем. Гөлүсә – иң якын дустым иде. Өчәү еш күрешкәч, бер-берсен ошатып йөри башладылар. Әмма Гөлүсә без уйлаганча тәртипле, тыйнак булып чыкмады. Абыйны үзенә өйләндерде дә, берничә айдан соң ук сулга йөри башлады. Абый моны тиз белде, бер ел да яшәмәделәр, аерылыштылар.

Бу хәлләрдә абый бары тик мине генә гаепли. Әгәр дә мин Гөлүсәнең чын йөзен белгән булсам, аны абый янына якын китермәс идем. Күрә торып аңа өйләндерер идеммени соң? Абый мине ишетергә дә, күрергә дә теләми. Ул хәзер тирән депрессиядә, үз эченә бикләнде. Гөлүсә белән дә аралашмыйбыз. Абыем белән араларны ничек җайларга? 

Чаллыдан Ләйлә

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Абыен акыллырак булсын, син гаепле тугел бит монда, узе ойланган бит

    Мөһим

    loading